Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле

Фәрештә канатыннанҖиргә иңгән тел бит ул.Дөнья белән сөйләшкәнДипломатик тел бит ул.Утлы гасырлар кичкәнХуш исле бер гөл бит ул.Халык бит ул, ил бит ул,Син бит ул һәм мин бит ул.Иделләрдәй киң бит ул,...

Фәрештә канатыннан
Җиргә иңгән тел бит ул.
Дөнья белән сөйләшкән
Дипломатик тел бит ул.
Утлы гасырлар кичкән
Хуш исле бер гөл бит ул.
Халык бит ул, ил бит ул,
Син бит ул һәм мин бит ул.
Иделләрдәй киң бит ул,
Алмазларга тиң бит ул.
Җаным җылытыр кояш
Һәм сулар һавам бит ул.
Хаста хәлдә ятканда
Терелтер дәвам бит ул.
Оныкларым – телемне
Яшәтер дәвам бит ул!

Рәшит БӘШӘР


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар