Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле үсешенә ничек ярдәм итәргә?

ел турындагы законнар һәрвакытта да эшләми һәм республика Конституциясен үтәүне таләп итү дә гел-гел барып чыкмый. Бу ысулларны куллану дәүләт структураларына карата кулайрак.Татар тематикасына баштан...

ел турындагы законнар һәрвакытта да эшләми һәм республика Конституциясен үтәүне таләп итү дә гел-гел барып чыкмый. Бу ысулларны куллану дәүләт структураларына карата кулайрак.
26.04.2019  - Мин татарча с?йл?ш?м ( Я говорю на татарском ) (фото Салават Камалетдинов)
Татар тематикасына баштанаяк чуммый гына һәрберебез телне популярлаштыра һәм аңа ихтыяҗны арттыра ала. Һәм моны ничек эшләп булуын аңлатырга телим. Бу татар теленә генә кагылмый, болай итеп Россиядәге башка төп халыкларның да телләренә ярдәм итәргә була.
Без барыбыз да кибетләргә, кафеларга, хастаханәләргә, почтага, матурлык салоннарына йөрибез, җәмәгать транспортыннан файдаланабыз. Һәм бар җирдә дә татар телен кулланып була.
1. Шулай итеп, мәсәлән, кафелар. Беренче булып үзегез татарча эндәшегез. Казандагы официантлар (әгәр алар башка төбәкләрдән килмәгән булса) татарча белә, ким дигәндә сүзнең ни турында барганын чамалый ала. Барысы да мәктәптә татарча укыган, бары тик бик наданнары гына клиентның ни теләгәнен аңламаска мөмкин. Шулай булгач, кыенсынмыйча беренче адымны үзегез ясагыз. Әгәр татарча белми икән инде, русчага күчәргә дә ашыкмагыз. Заказны татарча бирүне дәвам итәргә була, әмма менюдагы рәсемнәргә ишарәләп, «безгә ике чәй» дияргә һәм ике чәйне бармаклар белән дә күрсәтергә була.
Ләкин! Һәрвакыт елмаябыз. Ягымлы һәм әдәпле итеп сөйләшәбез. Бу бик мөһим. Еш кына официантларга мондый уен ошый һәм алар уенга кушылып китә. Алар өчен яңа белем, ә сезгә — бонус, татар телен үстерүгә өлеш кертәсез.
2. Мин кайвакыт болай эшлим: нинди дә булса оешмада татар телен белгән хезмәткәрләрнең булуы белән кызыксынам. Андыйлар һәрвакыт табыла! Бәлки миңа гына шундый бәхет елмаядыр, белмим. Һәм менә, миңа туган телемдә, дәүләт телендә сөйләшә торган официант хезмәт күрсәтә. Шулай эшләп карагыз әле!
Әмма минем алтын кагыйдә бар — китәр алдыннан һәрвакыт «Теләкләр һәм тәкъдимнәр» китабын сорап алам да, әдәпле, конкурентлыкка сәләтле официантны рәхмәт сүзләренә күмәм һәм җитәкчелектән аңа премия бирүләрен сорыйм. Аерым юлга кафе, ресторан хезмәткәрләренең телләр белүен, шул исәптән дәүләт телендә дә сөйләшүнең шәп булуын язам. Алар шундый шатлана! Ә белмәгәннәр татарча берничә җөмлә булса да өйрәнү начар булмас дип уйлана башлый.
Кайбер кафеларда официантлар мине таный башлады инде, хуҗалары белән татарча сөйләшәләр.
3. Андый җирләрдә еш кына анкета тутырырга тәкъдим итәләр, теләкләр-тәкъдимнәр язуны сорыйлар. Татарча хезмәт күрсәтү булсын, менюга татар ашлары, һичьюгы татар чәе кертсеннәр иде дип языгыз. Авыр түгел бит?!
4. Һәр җирдә дә хәләл меню булмый. Әмма һәрвакыт официанттан: «Ә ит хәләлме?» - дип сорыйм. Официант моны белешергә китә. Әмма үкенечле кыяфәттә кире килә. Миңа да кызганыч булуын әйтәм. Ихластан әйтәм. «Теләкләр һәм тәкъдимнәр» китабында менюга хәләл ризыклар кертүләрен сорап язам. Мондый язмалар күбрәк булган саен, хуҗалар кимендә, аудитория ихтыяҗлары турында уйлана, ә инде иң яхшысы дигәндә, хәләл ит куллануга күчә башлый. Һәркем өчен дә плюс: минем өчен дә, ит җитештерүчеләр өчен дә (алар да бит нигездә татарлар), бинага кешеләр күбрәк килә башлый, димәк, керем дә арта. Ә инде официантның хәләлнең нәрсә булуы турында уйлана башлавын аңлатып тору — артык.
5. Такси, җәмәгать транспорты. Монда да шул ук схема. Таксига утыргач «Исәнмесез!» диегез. Иманым камил, таксист шунда ук «Болгар», «Тәртип» яки «Татар радиосы»н кушачак. Минем очракта бу алым эшли. Һәрвакыт. Элегрәк бөтен таксист та: «Ә сез минем татар телен белгәнне ничек аңладыгыз?» (Ә миңа рульдә кем булуы мөһим түгел), «Беренче тапкыр клиент минем белән татарча сөйләшә!» - дип әйтәләр иде. Сүз уңаеннан, андыйлар сирәгәя бара. Күрәсең, минем кебекләр пәйда булгандыр.
Автобустта да шушы ук схема. Кондукторга: «Бер билет! Рәхмәт. Автобус бигрәк чиста», - дисең. Мондый мактау сүзләреннән соң йөртүче һәм кондуктор сезне исләрендә калдырачак. Мине истә калдыралар, мине күргәч, туктыйлар. Күңелле күренеш.
6. Минем стоматолог минем белән аралашканнан соң ярты ел узуга татарча китаплар укый башлады, баласын татар мәктәбенә бирде! (Укытучылар сынатмас дип ихлас өметләнәм). Хирург та мөмкин кадәр татарча аралашырга тырыша. Мин донор булып йөри торган кан үзәгендә дә минем татарча сөйләшүемә татар телендә җавап бирәләр. Аларга телне практикада куллану кызыклы, ә миңа бу күренеш ошый.
7. Яшәгән районымдагы кибетләрдә мине таныйлар. Бер тапкыр гына кассир минем татарча эндәшүгә дорфа җавап бирде, мине аңламый һәм аңларга да теләми, янәсе. Тыныч кына шикаятьләр дәфтәрен алдым да сатучының сатып алучыга карата әдәпсез мөнәсәбәтен язып куйдым. Хәзер анда йөрмим. Миңа һәм минем телемә хөрмәт белән карамаганнарны инвестицияләмим.
Өй янындагы бер кафеның хуҗасы Дарья исемле мөлаем гына рус кызы. Бөтен ризыклары хәләл, бу уңайлы, чөнки монда йөрүчеләрнең күбесе нигездә татарлар. Дарья татарча өйрәнә. Мине бары тик «Исәнмесез!» дигән сүзләр белән генә каршы ала. Әлбәттә, мин татар теленә уңай мөнәсәбәттә булган һәм клиентларының ихтыяҗын исәпкә алган өчен аның бизнесына үз өлешемне кертәм.
Менә шулай йомшак кына һәм елмаеп телгә игътибар җәлеп итәргә, аңа ихтыяҗны арттырырга була.Чыбык белән суктырып кына бизнесны дәүләт теле булган татар телен кулланырга мәҗбүр итеп булмый. Әмма аудиторияне җәлеп итү, татар телен куллану модасы турында аңлатырга була. Бәлки бу сезгә дә кызыклы булып китәр.
Болай эшләүче бер мин генә түгелдер дип ышанам. Теләкләр һәм тәкъдимнәр китабын ачкач, кафеда ризыкларның тәмле булуын, әмма кызганыч, татарча язулар булмавын миңа кадәр дә язганнарын күрәм. Чак кына еламый калам. Мин үзем генә түгел. Һәм KazanMall белән күңелсез хәл килеп чыккач та, күпләр язды, шалтыратты, мин моңа сөенәм. Бердәмлек инде бу.
 

Фото: Салват Камалетдинов 


https://intertat.tatar/comment/bikm-h-mm-tova-rimma/14-01-2021/tatar-telen-seshen-nichek-yard-m-it-rg-5799009

Комментарийлар