Логотип «Мәйдан» журналы

Татар театры: традиция һәм экспериментлар

Санитар-эпидемиологик авыр шартларда иң беренчеләрдән булып театрлар эшләүдән туктады. Вакытлыча, әлбәттә. Әмма ул вакытлычалык сезон ябылганчыга кадәр сузылды.Шунысы бар – безнең татар театрлары телә...

Санитар-эпидемиологик авыр шартларда иң беренчеләрдән булып театрлар эшләүдән туктады. Вакытлыча, әлбәттә. Әмма ул вакытлычалык сезон ябылганчыга кадәр сузылды.
Шунысы бар – безнең татар театрлары теләсә нинди шартларда да тамашачыга хезмәт күрсәтергә әзер булуларын күрсәтә алды. Башта спектакльләр күрсәтү тыелган хәлдә саклык чараларын саклап, репетицияләр ясадылар. Аннары алары да туктатылып, артистлар өйләренә таратылды. Ул арада театрлар архив спектакльләрен YouTube-каналга куя башлады. Социаль челтәрләрдә артистлар шигырь укыйлар, җырлыйлар, зарядка ясаталар, ашарга пешерәләр... Болары түләүсез контент. Кайбер театрлар яңа спектакльләрен онлайн трансляцияләп, билетлар сатуны да оештырды. Кеше билет алгач та аңа код килә һәм ул шуның белән спектакльне карый. Иң беренче мондый мөмкинлек турында Камал театры хәбәр итте. Әмма иң беренче булып түләүле контентны Әтнә театры эшләтеп җибәрә алды. 
Әле кайчан гына татар театрының киләчәге турында уйлаган, үзен Россия һәм дөнья киңлегендә күрү өчен әвәрә килгән татар театры үзенең архивлары белән яши башлады. Алар әкренләп легендар һәм легендар булмаган спектакльләрен чыгаралар.
Алга таба театр ничек яшәр? Ул элекке форматта, элекке күләмдә, элекке тизлектә һәм тизләнештә эшен дәвам итә алырмы? Дәүләт аның барлык күргән зыянын капларга әзер булырмы? Айлар буе өйдә утырырга мәҗбүр булган тамашачының билет алыр акчасы калырмы? Ниһаять, айлар буе өйдә утырган артистлар ялкауланып китеп, квалификациясен югалтмасмы?
Театрның тукталып калган мизгеленә кадәр нинди уңышларга ирешкәнен теркәп куйыйк әле. Бу язма вируска кадәрге уңышлар һәм уңышсызлыклар турында. Экспериментлар турында.
 
Менә алар:
«Микулай»: татар драматургының яңа әсәре берьюлы ике театрда куелды;
«Сүнгән йолдызлар»: татар театры «иң классик татар пьесасын» яңача куйды;
татар театры артистлары әхлаксыз спектакльдә уйнаудан һәм рус телендә репетицияләрдән баш тартты;
Казан үзәгендә урнашкан татар театры рус телендә «читка»лар ясады;
«Әлиф» иҗатчыларының «Әллүки» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында «Алтын битлек» премиясе спектакльләре күрсәтелә алмый;
Дәрдемәнд: канлы бию һәм фотоальбом.
Карантин башлангач та булган, әмма коронавирус чоры буларак игътибарсызрак калган тагын бер яңалык – быел «Тантана» экспертлары Казаннан читтәге татар театрларын премиягә лаек дип тапмадылар. Аларга премия гаять аз бирелде. Үпкәләмәсеннәр дип махсус призлар гына бирелде. Әмма театрлар барыбер үпкәләде.
 

Драматургия:
татар драматургының яңа әсәре берьюлы ике театрда куелды


Заманында – туксанынчы елларда татар театрына иң авыр чакта татар драматургиясе ярдәмгә килде. Камал театры Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев әсәрләре белән үзен тамашачылы итте. Театрлар Данил Салихов, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди әсәрләрен рәхәтләнеп куйды. «Туксанынчы елларда милләтне театр саклап калган»,  – дигән иде театр директорлары. Мин татар драматурглары белән бергә дип өстәргә телим.
Еллар үтте. Театрлар яңа маркетингка өйрәнә башлады, соңгы елларда федераль акчалар да килә башлагач, бөтенләй җилләнеп киттеләр. Кыскасы, татар драматургиясенең бүгенге тамашачыны канәгатьләндермәвен танырга туры килде.
Раил Садриев: «Безнең язучылар үзләренә аерым бер сихри дөньяда яшиләр. Алар татар дөньясыннан аерым яшиләр. Берсен-берсе укымыйлар. Театрларга йөрмиләр. Но һәрвакыт гениаль әсәрләр “язалар” һәм “Бу кассовый. Син моны куярга тиеш”, диләр».
Драматурглар, җавап итеп, мәдәният министрлыгына барып зарланды. Мәдәният министрлыгы ярдәм йөзеннән «Яңа татар пьесасы» конкурсын элекке форматка кайтарып үткәрде.
Конкурс «делегациядәге» драматургларның яңа даһи әсәрен ачмады ачуын. Аның каравы, яңа драматург ачты. Артур Шәйдуллинның татар театрларында куелуын көтәбез.
«Укымыйлар театрлар безнең әсәрләрне», – дип зарлана Мансур Гыйләҗев. Насыйп ризык тешне сындырып керә ди: драматургның «Микулай» монопьесасы берьюлы ике театрда куелуы татар драматургиясенең барлыгын күрсәтте.
«Ниндидер яңа тема чыгарасыбыз килә. “Мәхәббәт өчпочмагын” гына түгел. Ир белән хатын, кемдер кемгәдер хыянәт иткән дә, тегесе ташлап киткән дә, берсе авырга узган да... Безнең драма әсәрләре шуннан узмый. Безнең комедия әсәрләре билдән түбәнгә корылган...» – дип тилмергән иде Фәридә Исмәгыйлева.
Кыскасы, театр белән драматургия консенсуска килде. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева белән Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюповка – афәрин!
Әсәрдә вакыйгалар 2019 елның бер җәйге иртәсеннән башлап, икенче көннең таңына кадәр, ягъни бер тәүлек дәвамында Сарсазкүл дигән керәшен авылында бара. Әсәрнең бердәнбер герое – шушы авылда берьялгызы яшәп ятучы керәшен агае Микулай. Ягъни, ул бүгенге көннең Экзюпери язган «нәни принцы» – үз планетасында ялгызы яшәүче шаһзадә.
Микулай авылда калган йортларны гына түгел, аның электрсыз калган чыбыкларына кадәр карап тора. Үзенә шөгыль дә тапкан – чүпрәкләрдән авылдашларының курчакларын ясаган. Әти-әнисе курчагы да, күршеләре дә, яшьтиләре дә, хатыны да, бар авыл малайларын яратырга өйрәткән Анфиса курчагы да бар. Микулай алар белән сөйләшә, аларны сагына. Ул, бер караганда, үзен дөньяның иң бай, бәхетле кешесе дип санаса, икенче караганда, ялгызлыктан сыза. «Мин гел сөйлим дә сөйлим, чөнки кеше сөйләмен онытырмын, телем кибәр дип куркам! Тик мин тере кеше тавышын ишетергә тиешмен, югыйсә колакларым ишетми башлаячак!..» – ди ул. Аның монологында – халкы тарихыннан башлап, аш рецептына кадәр бар.
Спектакльне куйган ике театр да драматург язган тарихны сәхнәгә генә сыйдыра алмыйча, театрда тулы бер панорама ясаган. Әлмәт театрында Микулай авылның күле кибүе турында сөйлиме – артыгызга борылып карасагыз, стенада видеоязмада күл балыклары. Декорация, костюмнар, сәхнәнең үзенчәлекле атмосферасы – болар барысы да алтай рәссамы Алан Саймин уңышы. Кариев театрында да тамаша фойеда оештырылган керәшен дөньясыннан башланды.
«Микулай» – татарның драматургиясе барлыгын ачык күрсәткән әсәр. Бу туксанынчы елларда татар театрына хезмәт иткән – арзанлы әсәрләр белән булса да, тамашачылы иткән драматургиянең дәвамы түгел. Бу – русның яңа драматургиясе стандартларына салынган әсәр дә түгел. Югыйсә, яшь буын драматурглары шушы рус стандартлары белән мавыга башлады. Биредә Мансур Гыйләҗев классик татар драматургиясенә нигезләнгән яңа татар драматургиясе үрнәген бирде. Бу яңа татар драматургиясе үсәргә тиешле юлдыр, мөгаен.
 

«Сүнгән йолдызлар»:
татар театры «иң классик татар пьесасын» яңача куйды


«Сүнгән йолдызлар» кебек халык бәгыренә үтеп кергән спектакльнең яңача куелуын без ничек кабул итәргә тиеш?
Шәхсән миңа спектакль ошады. Әмма бер чыгарылма белән. Мин спектакльнең XXI гасырга Сәйдәшсез чыгуын кабул итә алмадым. Спектакльнең «Җуна» (Juna) аранжировкасындагы яңгырашын кабул итә алмадым. Мөгаен, бу минем проблемадыр.
Бу куелышта бер мөһим әйбер бар: татарның беренче номерлы режиссеры Фәрит Бикчәнтәев милли сәнгатьтә «үзгәртеп кору»ны, кискенрәк итеп әйтсәк, җимерүне, стильле һәм талантлы итеп эшләп булу мисалын күрсәтте.
Ягъни, Кариев театры яңа урыс драматургиясе әсәрләре буенча эскиз ясап, татар сәнгатькәрләренең аны кабул итмәвен татарларның «искелеге» дип аңлатырга тырышса, Камал театры «искелек»не затлы итеп җимерү ысулын күрсәтте.
Инде Фәрит Бикчәнтәев спектакленә кире кайтыйк. Режиссер сәхнәгә мәхәббәт өчпочмагын күрсәткән «Сүнгән йолдызлар» классик спектаклен түгел, ә әсәргә бүгенге карашны чыгарган. Бүгенге яшь кеше язмыш, тәкъдир, сугыш турында уйлана һәм үзен Сәрвәр урынына куеп карый. Сәрвәр дә, Исмәгыйль дә, мәхдүм дә үлми, алар шушы геройларны уйныйлар гына, алар үлеп кенә карыйлар. Компьютер уеннары шикелле: бер гомер, ике гомер...
Бу – Марсель Сәлимҗанов куйган һәм өлкән буын тамашачысының һәр күзәнәгенә сеңгән спектакль түгел. Мин бу спектакльне өлкән буын кабул итәр дип уйламыйм. Әмма Фәрит Бикчәнтәевның авторитеты шулкадәр зур ки, спектакльне яратсалар-яратмасалар да, факт буларак кабул итәчәкләр. Ошатсалар-ошатмасалар да, сүз әйтмәячәкләр.
Шунысы факт – «Тантана» республика театр премиясе экспертлары әлеге спектакльне елның иң яхшы спектакле дип тапты. Чөнки 2019 елда һәм 2020 ел башында республика театрларында чыккан сәхнә әсәрләре арасыннан бары тик бу спектакль генә ике премия алды:
«Дебют» – Гатауллина Ләйсән Марат кызы – «Сүнгән йолдызлар» спектаклендәге Сәрвәр роле өчен;
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – Сабирҗанов Алмаз Реваль улы – «Сүнгән йолдызлар» спектаклендәге Надир мәхдүм роле өчен.
Игътибар итегез: экспертлар Надир мәхдүм ролен «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» дип бәяләделәр. Кабатлыйм – икенче пландагы. Ә бит гомер-гомергә бу спектакльдә Надир мәхдүм төп герой булды дип беләм.
Кыскасы, Фәрит Бикчәнтәев спектаклендә геройлар юк, алар масса белән тиңләштерелгән һәм калку булып өскә язмыш үзе чыккан. Тәкъдир, сугыш, хорафатлар – алар барысы да кешедән өстен. Бу шулай булган һәм булачактыр, күрәсең. Цивилизация бернәрсәне дә үзгәртмәде.
Сәйдәшнең Җуна белән алыштырылуы кызганыч. Juna — татар музыкасында яңа күренеш булмаса да, заллар җыя торган төркем түгел.
«Әйдә, бүгенге музыкага хөрмәт белән карарга өйрәник! – дигән иде композитор Марат Әхмәтшин. – Мин кичә баян алып элекке көйләрне уйнап утырдым. Әмма яшьләр аны тыңламаячак. Глобальләшү үз эшен эшли. Яңача караш кирәк. Әйе, бу фундаменталь музыка түгел. Ул бүгенге яшьләргә күңелсез булмаслык итеп эшләнде».
 

Тинчурин театры геройлары:
татар театры артистлары әхлаксыз спектакльдә уйнаудан һәм рус телендә репетицияләрдән баш тартты


Тинчурин театрының берничә артисты «Качышлы уены» репетицияләренә катнашудан баш тартты. Чөнки, артистлар, беренчедән, үз сәхнәләренә әхлакый әйберләр генә чыгарырга тиеш дип саный. Икенчедән, үз театрларында профессиональ, төпле фикерле режиссерлар белән эшләргә телиләр. «86 яшьлек театрыбыз эксперименталь мәйданчык түгел. Безнең белән эшләргә килгән режиссерның төп фикерне әйтә белмәве, үз артыннан әйди алмавы да безне туктатты», – диде Ирек Хафизов.
Беренче вариантта сюжет болайрак. Баласыз гына яшәп яткан ир белән хатын бер-берсен алдап, сөяркә тоталар. Драматурглар тандемы ситуация комедиясе язган – ир белән хатын һәм сөяркәләре бер фатирга туры килеп, азактан сөяркәләр өйләнешә. Икенче пәрдәдә әлеге сөяркәләр теге ир һәм хатын белән йөрүне дәвам итә. Нәтиҗәдә, ике ханым да балага узалар.
«Мин татар кешесенең әхлакый чиста булуын, уйнаш итмәвен, аракы эчмәвен аңладым. Алга таба шундый әсәрләр генә язарбыз, – диде драматург Мансур Гыйләҗев тәнкыйтьтән соң. – Хәзер без пьесаны эшкәрттек, икенче актны өр-яңадан яздык. Без ул геройларны иманга кайтардык».
«Бу пьеса куела башлагач, без Кәрим Тинчурин белән Фәтхи Бурнаш кебек, Мансур белән икебез репетицияләрдә басып торачакбыз. Режиссерга да, артистларга да аңлатып бирербез. Бу әсәр касса әйбере булачак», – диде аның автордашы Хәбир Ибраһим.
«Качышлы уены»нда үзгәртүләр баштан ук эшләнергә тиеш иде, шундый шарт белән алынып карарга булган идек. Театрларда андый хәлләр була: хәтта спектакль чыгарылып та, сәнгать советы кабул итмәгәч, репертуарга алынмаган чаклар була. Спектакль куела башлагач, режиссер алыштырулар да була. Барысы да эш процессы», – диде Фәнис Мөсәгыйтов.
Әлбәттә, монда тагын бер зур проблема – чакырылган режиссерның репетицияләрне рус телендә уздырырга теләве.
«Рус телле режиссер булганда, беренче көнне әсәрне русча уку табигый хәл. Әмма икенче, өченче, дүртенче, хәтта, бишенче көннәрдә дә безнең русча укып утыруыбыз татар театры өчен башка сыймаслык бер әйбер. Без бит әсәрне русча чыгармыйбыз. Без аны сәхнәдән татарча сөйләргә җыенабыз. Әсәрнең күләме саллы гына иде – 40 биттән артык. Русча укып утырудан безгә файдасы юк: аны бит әле артист кешегә ятлап та бетерергә кирәк. Без бу фикерне дә режиссерга җиткердек, әлбәттә. Ул татарча белмәвен әйтте», – диде Ирек Хафизов.
Мин бу очракта 100 процент Ирек Хафизов яклы.
 

Кариев театры:
Казан үзәгендә урнашкан татар театры рус телендә «читка»лар ясады


Кариев театрында рус телендә читкалар ясалды. «ASYL» драматургия конкурсына рус телендә килгән пьесалар тамашачы алдында оригиналда укылды. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, бу – тәрҗемә итү чыгымнары өчен акча каралмауга бәйле. Ул пьесаларның бары тик бер генә тапкыр укылачагына ышандыра.
«Безгә “читка”лар өчен акча бирелмәде. Аларны тәрҗемә иттерү театр өчен зур чыгымнар булыр иде. Без театрның баш режиссеры һәм конкурсның жюри рәисе Ренат Әюпов белән киңәшләштек тә, “читка” ул бер көнлек әйбер, язылган әсәр оригиналда яңгырасын дигән фикергә килдек», – ди Гүзәл Сәгыйтова.
Сүз уңаеннан, Кариев театры «Тамга» яшь режиссура лабораториясе үткәргән иде. Белгечләрдә әлеге эскизларның драматургик материалы борчу тудырды: әсәрләрнең берсендә алар суицид темасын күрсәләр, икенчесендә балигъ булмаган кызның интим мөнәсәбәтләренә ишарәләр сизгән. Иң кызу бәхәсләрне чакырылган ике режиссерның ике театраль эскизы – Норильскидан Тимур Фәйрузовның «Мой папа Питер Пен» һәм Уфадан Илшат Мөхетдиновның «Молчанка» эскизлары кузгатты. Кайбер экспертлар татар театры мондый юл белән барырга тиеш түгел, дигән фикер җиткерде. Бу бәхәс башка эксперименталь спектакльләр буенча барган фикер алышуларны да кульминация ноктасына җиткерде.
 

«Әллүки».
«Алтын битлек» кул сузымында


«Әллүки» спектакле нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. Шигырьләрне Казан Яшь тамашачы театрының өч актеры һәм дүрт чукрак-телсез кеше «сөйләде». Спектакльдә тамашачы артында баскан хор һәм композитор Эльмир Низамов катнашты. Ул зур төрки барабан белән чаң какты. Спектакль Илгиз Мөхетдинов һәм хор башкаруында «Әллүки» җыры белән төгәлләнде.
Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: «Туфан Имаметдинов җәмгыятьтә булган күренешләргә каршылыгын урамга чыкмыйча да сәхнә теле белән күрсәтеп бирә. Элекке классик формалардан чыгып, постдраматик әсәр белән ул чаң кага. Эльмир Низамовның набаты бу спектакльнең кульминациясе булды. Бу спектакль белән Туфан Имаметдинов җәмгыятькә янаган проблемаларны ачып бирде. Бу фикерне сүзсез дә, ишарә белән дә, пластика белән дә җиткереп була. Бу спектакльне әзерләгән егетләрнең позициясе көчле. Алар “Без шундый көнгә калырга мөмкин” дигән фикер әйттеләр. Әле турыдан-туры чаң кагылган мондый әсәр юк иде».
Әлеге спектакле өч номинациядә «Алтын битлек» милли театраль премия номинанты булды.
Шунысы кызык – «Әллүки» дәгъва итүче номинациянең берсе – «музыкаль театр». «Бу язмыш шаяруы кебек. Шәһәрдә музыкаль театр ачылуга зур финанслар һәм штат берәмлекләре бирелә, ә Туфан Имаметдинов дәүләттән бер тиен дә алмыйча ил күләмендә номинацияләр һәм абруй яулый», – диде «Әлиф» төркеме иҗатчыларының пиар-менеджеры, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың хатыны Алена Батулла.
Без, дөньяда афәт бетеп, әлеге спектакльнең лаеклы бәясен алачагына өметләнәбез.
 

Дәрдемәнд:
шагыйрәнә кан


«Әлиф»челәр темасын дәвам итеп, минем өчен татар эксперименталь театрның иң матур күренеше, әлегә иң югары ноктасы булган «Дәрдемәнд» импровизацион спектаклен атар идем.
Спектакль башлана. ...тамашачы алдына әкрен генә шәрә Нурбәк Батулла чыга. Бар булган киеме – ап-ак трусик. Күкрәк тирәсендә кан саркып тора. Кан тамчылары ак трусикка да тамган. Бу – канның бутафор буявы түгел, ә бәлки, чын кан икәнлеге тамашачы акылына әле соңрак барып җитәчәк. Без бит театрларда кан урынына бутафорның кызыл буявын күреп өйрәнгән.
Музыка тавышына җырчының контратеноры кушылды. Ул – Рөстәм Яваев.
Спектакльгә Дәрдемәнднең тугыз шигыре алынган. Туфан Имаметдинов ул шигырьләрдә кан сүзенең кабатлануына игътибар иткән.
Туфан Имаметдинов: «Инкыйраз темасын мин Дәрдемәнд аша тасвирлар идем. Дәрдемәнд бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татарның мәдәнияте оешкан кан булып калмасын, ә яңартылып торсын дип теләгән. Шуңа ул Тукайларны да чыгарган, гәзитләрне дә чыгарган, үзе дә язган, аның әдәби байлыгы күләме буенча әз, әһәмияте зур. Шуңа күрә Дәрдемәнд – минем өчен зур фигура».
Рабит Батулла, халык язучысы, Нурбәк Батулланың әтисе: «Мин карт кеше, аңлап та бетермим инде аны. Әмма ассоциацияләр бар. Монда үлем җәрәхәтләре алган Дәрдемәнднең агониясе. Яки үлеп барган татар агониясе. Әмма бу спектакль өмет бирсен өчен эшләнгән. Ул канын агызган икән – бу тикмәгә генә була алмый. Ул канында коена. Мин улымның каны ага дип кызганып утырдым дия алмыйм. Бу – сәнгать. Ул аны үзе шулай кабул иткән. Ә хатын бик борчылып утырды. Кан басымы булган кешеләрнең кан басымы да күтәрелгәндер...»
Әлегә бу спектакль бер генә мәртәбә күрсәтелде. Әйе, ул шактый шау-шулы да булды. Иҗатчыларны натурализмда гаепләүчеләр дә, дини яктан килешеп бетмәүчеләр дә булды.
Әмма спектакль яшәргә хаклы. Бу инде бүгенге заман рус драматургиясен татар җирлегенә әйләндереп каплау гына түгел. Бу – үз Дәрдемәндебез, үз каныбыз...
Дәрдемәнд темасына дәвам итеп... Быел Тукай премиясенең комиссия әгъзалары үз карарларында Дәрдемәндкә якынлаштылар. Әмма башкача, бик җиңел, традицион юл белән якынлаштылар.
Яңа лауреат – 87 яшьлек Лирон Хәмидуллинның Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Дәрдемәнд» китабы – татар шигърияте классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган фотоальбом. Ягъни, премияне (500 мең сум) Лирон ага алса да, бу премиянең аңа бирелүен татар халкының Дәрдмәндкә хөрмәте дип карарга мөмкин.
Миңа калса, «Әлиф»че егетләрнең иҗаты Дәрдемәндкә якынрак тора. Дәрдемәндне фотоальбомга караганда, шушы спектакль күбрәк ача. Әмма комиссия әгъзалары бездән сорап тормый, әлбәттә. Хәер, монысы бөтенләй башка тема.
Көтелмәгән афәт театрларны эштән туктатты. Татар театры хәзергә тайм-аутта. Театрлар тамашачыга алынган билетларының акчасын кире кайтарды, өйдә утырган артистларга һәм барлык хезмәткәрләренә хезмәт хакы түли. Архивларын ачты. Әле бит онлайнга ияләшкән тамашачаны залга җыярга да кирәк булачак. Хәер, залда утырып спектакль карау өчен әллә ниләр бирердәй булган тамашачы да бар инде. Ачылсын иде театрлар, әллә нинди экспериментларын да дәшми-тынмый карар идем диярдәй буласың кайчакта онлайн трансляция карап утырып...
 

Рузилә МӨХӘММӘТОВА


Фото: www.instagram.com

 
"Мәйдан" №6, 2020 ел.
 

Комментарийлар