Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген татар радиожурналистлары пляж волейболында көч сынаша

Бүген республиканың татар телле радиостанцияләрендә эшләүче хезмәткәрләр арасында пляж волейболы турниры оештырыла. Ярыш Казанның Су спорты төрләре сарае янындагы пляж волейболы үзәгендә 14.00 сәгатьт...

Бүген республиканың татар телле радиостанцияләрендә эшләүче хезмәткәрләр арасында пляж волейболы турниры оештырыла. Ярыш Казанның Су спорты төрләре сарае янындагы пляж волейболы үзәгендә 14.00 сәгатьтә башлана.
1599
Әлеге турнирның кагыйдәсе буенча, җиңгән команда киләсе елда ярышларны оештыра. Былтыр турнирда “Тәртип FM” җиңгән иде, быел ярышларны алар үткәрә.
"Тәртип ФМ", "Татар Радиосы", "Болгар", "Татарстан", Чаллының "Күңел", Мамадышның "Нократ дулкыннары" һәм "Азан" интернет-радиосы хезмәткәрләре көч сынашырга җыена.
 
Ярышларны тамаша кылу – бушлай. Беренче урынны алучыга күчмә кубок биреләчәк. Хөкемдарларның да спорт журналистлары булуы көтелә.
Шулай итеп, сез бүген яраткан журналистларыгызны колакчыннар киеп тапшырулар алып баручылар ролендә түгел, ә пляж волейболын уйнаучылар сыйфатында күрә алачаксыз.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар