Логотип «Мәйдан» журналы

Татар радиостанцияләре арасында үткәрелгән пляж волейболы турниры җиңүчеләре билгеле

Татар радиостанцияләре өченче тапкыр үткәрелгән пляж волейболы турнирында җиңүчене ачыкладылар. Фото: http://intertat.ru/ttҖиде команда – "Болгар", "Азан", "Күңел", "Тәртип", "Татарстан", "Татар радио...


Татар радиостанцияләре өченче тапкыр үткәрелгән пляж волейболы турнирында җиңүчене ачыкладылар.


2e9da2620bd10682c2f5e61d7adbf7e8_L Фото: http://intertat.ru/tt
Җиде команда – "Болгар", "Азан", "Күңел", "Тәртип", "Татарстан", "Татар радиосы" һәм "Нократ дулкыннары" (Мамадыш) үзара гадел уеннары белән дуслар икәнен исбатлады. Башта төркем уеннары нәтиҗәсендә ярымфиналга 4 команда узды. Аннары исә финал уенында күчмә кубок иясе ачыкланды. Шулай итеп, узган елгы чемпион – "Тәртип" радиосы командасы күчмә кубокны быелгы җиңүче – "Татарстан" радиосына тапшырды. Икенче урында – "Нократ дулкыннары", өченче призлы урында – "Күңел" радиосы.
IMG_20160726_185648
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар