Логотип «Мәйдан» журналы

"Татар моңы" яшь башкаручылар телевизион конкурсының җиңүчеләре ачыкланды

Кичә, 29 ноябрьдә, Казанда "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында“Татар моңы” VII яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты булды һәм иҗади бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде.Быел татарның м...

Кичә, 29 ноябрьдә, Казанда "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында“Татар моңы” VII яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты булды һәм иҗади бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнде.


moni


Быел татарның мәшһүр  композиторы,  татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең тууына - 115 ел. Концерт та аның иҗат җимешләре белән башланып китте. Мисалга, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы "Татарика" оркестры "Наемщик" әсәреннән бию өлешен башкарды. Аннары сәхнәгә конкурс лауреатлары һәм дипломантлары барысы да бергә чыгып, "Татар моңы" гимнын башкарды.


Конкурсның сайлап алу турлары Казан, Алабуга, Зәй, Уфа, Дүртөйле, Мәскәү, Ташкент һ.б. калаларда уздырылган. Бәйгенең 2-3 нче турлары исә Казанда 23-27 ноябрь көннәрендә үткәрелде. Катнашучылар өчен бу көннәрдә мастер-класслар оештырылган иде. Шуны да әйтергә кирәк: яшь башкаручылар телевизион конкурсының 3 нче турын “ТНВ” телеканалында туры эфирда күрергә мөмкин иде. Тамашачылар үзләренең күңелләренә хуш килгән башкаручылар өчен тавыш бирә алды. Гала-концертны алып баручылар хәбәр иткәнчә, аларга барлыгы 5,2 мең кеше үзенең тавышларын юллаган.


“Татар моңы-2015” телевизион халыкара конкурсына быел былтыргыдан 2 мәртәбәгә артык - 302 заявка килеп ирешкән. Шуларның 156сы Россия төбәкләреннән булса, 146сы − ТР муниципаль берәмлекләреннән. Сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, II турга катнашучыларның 74е узган, РФ төбәкләре һәм БДБ илләре вәкилләре шуларның 30ын тәшкил иткән. Заявкалар Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Екатеринбург, Чкаловск, Оренбург, Сургут, Түбән Тагил, Төмән, Пермь, Омск, Чиләбе, Курган, Марий Эл, Үзбәкстан, Казакъстан һ.б. төбәкләрдән килгән.


Аерым алганда, чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты, БТК Башкарма комитеты, “ТНВ” телеканалы белән берлектә, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен популярлаштыру, сәләтле яшьләрне барлау, аларның иҗатын үстерү максатыннан оештырыла.


Конкурста татар җырларын башкаручылар (15-35 яшьлекләр) катнаша алуы билгеле. Алар сайлап алу турында татар халык җырын һәм татар композиторлары тарафыннан язылган бер җырны башкарырга тиеш иде. Профессиональ жюри “Ялгыз вокал” (“Сольный вокал”) номинациясендә 15-20 яшьлекләр һәм 21-35 яшьлекләр арасында I-III урыннарны яулаучыларны билгеләде. РФ төбәкләре һәм БДБ илләреннән катнашучыларга исә аерым бәя бирелә. Моннан тыш, “Инструменталь башкару”, “Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр”, “Академик вокал” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук, катнашучыларга  Тамашачы мәхәббәте" һәм ТР Мәдәният министрлыгының "Өмет" махсус премияләре тапшырылды.


Беренче урынны яулаган җиңүчеләр исә түбәндәгеләр: "Академик вокал" номинациясендә Руслан Абдрафиков (Казан), "Вокал. Соло" (төбәкләр) - Динар Джусоев (Санкт-Петербург), хатын-кызлар арасында (15-20 яшьлекләр) - Нәфисә Назарова (Башкортстан), хатын-кызлар (21-35 яшьлекләр) - Фәридә Сөнгатова (Казан), ир-егетлр (15-20 яшьлекләр) - Булат Закиров (Казан), ир-егетләр (21-35 яшьлекләр) - Илсур Сабиров (Башкортстан); "Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр" номинациясендә - Ирек Гыйләҗев җитәкчелегендәге "Дуслык" инструменталь ансамбле (Казан); "Инструменталь башкару" номинациясендә - Айнур Исламов (Сургут). Бу юлы исә жюри гран-прига лаек җырчыны билгеләргә ашыкмады, ягъни ул юк.


7нче тапкыр уздырылган быелгы конкурста катнашучыларга җырчылар Римма Ибраһимова, Резеда Шәрәфиева, Филүс Каһиров, баянчы Наил Сәгъдиев, дирижер Сәгыйть Хәбибуллин, жюри рәисе Салават Фәтхетдинов, аның урынбасары Фердинанд Сәлахов бәя биргән. Аларның кайберләре, лауреатлар белән бергәләп, аерым-аерым чыгыш ясады.


Җиңүчеләргә Казанның 40 нчы лицеенда эшләнелгән күн эшләнмәләр, чигелгән сөлгеләр, диплом һәм акчалата премия тапшырылды. Беренче дәрәҗә дипломга ия булучыларга 50 мең сум, икенче урынга 30 мең сум, өченче урынга исә 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.


ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгө ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова да катнашучыларга махсус бүләк тапшырды. "Татар моңы" конкурсы елдан-ел зурая, киңәя бара. Сәләтле яшьләр бик күп һәм алар төрле җирләргә сибелеп яши. Мин катнашучыларга уңышлар телим, ә камиллеккә чикләр юк", - диде һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән сәламләп, уңышлар теләде.


Гала-концертны тамаша кылырга шәрәфле кунак буларак ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да чакырулы иде.



Татар-информ ИА

Комментарийлар