Логотип «Мәйдан» журналы

Татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды (ВИДЕО)

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узучы Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта беренче урын алды. Ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева икенче урында. Икесенең...

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узучы Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта беренче урын алды.
 
maxresdefault-1
Ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева икенче урында. Икесенең дә тренерлары - Этери Тутберидзе.  Италия спортчысы Каролина Костнер өченче урынны алды.
Алинә Заһитова – ялгыз фигуралы шууда зур уңышларга ирешкән һәм Россия Спорт мастеры исеменә лаек булган яшь россия фигуристы.
 
Алинә 2002 елның 18 маенда Удмуртиянең Ижау шәһәрендә туган. Әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде. Алинәнең Ижауда яшәүче сеңлесе Альбина бар.
Спорттагы зур казанышлары әти-әнисенең тырышлыгы дип әйтү бер дә ялгыш булмас. Әнисе спорт белән бәйле кеше булмаса да, гомер буе фигуралы шуу белән шөгыльләнергә хыялланган. Шуңадыр да, бәлки, ул тормышка ашмаган хыялларын кызына күчергәндер. Билгеле булганча, кызга Алинә исемен Алинә Кабаева хөрмәтенә кушканнар. 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=F8cP5dxgzc8[/embed]

Комментарийлар