Логотип «Мәйдан» журналы

Татар киносы - федераль каналда

Бу атнада татар телендә төшерелгән “Бибинур” киносын “Россия-Культура” каналында күрсәтәчәкләр. Татарның кино өлкәсендәге зур табышы булган әлеге фильмны 31 октябрь көнне 21:30да карарга мөмкин булача...


Бу атнада татар телендә төшерелгән “Бибинур” киносын “Россия-Культура” каналында күрсәтәчәкләр. Татарның кино өлкәсендәге зур табышы булган әлеге фильмны 31 октябрь көнне 21:30да карарга мөмкин булачак.



8JLc9_zZ13A


Исегезгә төшереп узабыз, “Бибинур” нәфис фильмы Казанда узучы VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең йөзек кашы булган иде. Шул вакыттан башлап татар киносы 14 кинофестивальдә, шул исәптән халыкара проектларда катнашып призлы урыннар яуларга өлгерде.
Продюсер Светлана Бохараева, режиссер Юрий Фетинг, сценарий авторы Мансур Гыйләҗев, рәссам Булат Гыйльванов, тавыш режиссеры Игорь Сиденко катнашындагы иҗат төркеме төшергән “Бибинур” фильмы мөселман фестивальнең ике номинациясендә җиңү яулаган иде. Бибинур ролен башкарган Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова “Иң яхшы хатын-кыз роле”н башкаручы дип табылуы да нур өстенә нур булган иде.
“Кино төшерү процессында ике йөзләп кеше катнашты. Бу - безнең күмәк уңышыбыз. Фильмда бер татар авылындагы әби турында гына һәм хәтта татар халкы турында гына да сүз бармый, биредә һәркемнең яшәү мәгънәсе хакында уйлану бар ”, - ди продюссер Светлана Бохараева.
“Сезнең Казанда бөтен нәрсә бар, тик кино студиягез генә юк. Мин ышанам, киләчәктә биредә яңа кино мәктәпләре ачылыр. Үзегезнең белгечләрегез үсеп чыгар!”- дип өметләндерә фильмның режиссеры, сценарий автордашы Юрий Фетинг.
Ирексездән “Без кемнән ким соң? Татар сәнгате дә дөньяга аваз салырга күптәнннән хаклы бит инде!” - дип горурланырга хакыбыз бар. Халык язучыбыз Аяз Гыйләҗев әсәренә нигезләнеп эшләнгән татар киносының федераль каналда тәкъдим ителүе башка киночыларыбызга да өмет, ышаныч, теләк өстәсен иде. Шулай итеп, 31 октябрь көнне 21:30да “Россия-Культура” каналын карарга онытмагыз!



Интертат.

Комментарийлар