Логотип «Мәйдан» журналы

Татар гармуны

Синең эчләреңдә былбыллардыр,Моңнарыңда кара урмандыр,Синең телләреңнән йөгереп төшеп,Чишмә агып китә торагандыр. Иңгә аскан тальян гармунынаБөтен татар җаны сыярлык,Күңеленнән сагыш ташып чыкса,...

Синең эчләреңдә былбыллардыр,
Моңнарыңда кара урмандыр,
Синең телләреңнән йөгереп төшеп,
Чишмә агып китә торагандыр.
 
Иңгә аскан тальян гармунына
Бөтен татар җаны сыярлык,
Күңеленнән сагыш ташып чыкса,
Кеше түгел, ташлар еларлык.
 
Каян килгән бу моң, бу тирәнлек,
Кайсы дәрьялардан алынган?
Чөнки синең һәрбер үксүеңә
Татар фаҗигасе салынган.
 
Күпме сыкрау, канлы ыңгырашу,
Казан шәһитләре авазы,
Тыпырчына гармун теллләрендә
Язмышларның безгә язганы.
 
Уйна, тальян, Сабан туйларында,
Уйна, тальян, чыгып кырларга,
Икмәк тәме, дөнья, кеше гаме
Җитеп бетми әле җырларга.
 
Париж капкалары ачылдылар
Тальян уйнап кергән татарга,
Гармун, Наполеонны тезләндереп,
Җиңү белән кайтты Ватанга!
 
Басмачылар белән бәрелешкә
Татбригада җырлап юл чыга.
Иң беренче пуля – гармуннарга,
Тальян уйнап барган атчыга.
 
Җиңүчеләр рейхстагка исемен
Моңы, каны белән яздылар.
Фронтларда бергә сугыштылар,
Үлде солдат, үлде гармуннар.
 
Гармун белән татар! Янәшәдә
Аты тора йөгән чыңлатып.
Гармун уйнап үтәр әле татар
Киек Каз юллары буйлатып!..
 

Рафаил ГАЗИЗОВ


Фото: https://infourok.ru/prezentaiya-po-tatarskomu-yaziku-garmun-monari-1480762.html





«Мәйдан» №4, 2022 ел.

Комментарийлар