Логотип «Мәйдан» журналы

Татар егете Бөтенроссия сугыш сәнгате уеннарында беренче урын алган

Анапада узган IX Бөтенроссия сугыш сәнгате уеннарында татар егете, Болгарның 1нче санлы урта мәктәбе укучысы Әмир Вәлиев беренчелекне яулаган.Әлеге уеннарда Россиянең төрле төбәкләреннән 300ләп яшь сп...

Анапада узган IX Бөтенроссия сугыш сәнгате уеннарында татар егете, Болгарның 1нче санлы урта мәктәбе укучысы Әмир Вәлиев беренчелекне яулаган.
Clipboard1004
Әлеге уеннарда Россиянең төрле төбәкләреннән 300ләп яшь спортчы катнашкан.
Әмир Вәлиевнең Россия дәрәҗәсендәге мондый бәйгеләрдә моңарчы да катнашканы булган: Анапада чыгыш ясап, икенче урын алган, Кострома, Тольяттида үткән бәйгеләрдә дә булган. Шулай да беренчелекне яулый алмаган булган әле.
Әмир Вәлиев арамей кул көрәше белән сигез яшьтән шөгыльләнә. Ул беренче Болгар урта мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Мәктәпне бетергәч, спорт академиясенә керергә ниятли.
Хәзер Әмир кыш көне Костромада узачак арамей кул көрәше буенча Россия беренчелегенә әзерләнә. Тольяттида үтәчәк Россия дәрәҗәсендәге кара-каршы көрәш фестивалендә дә катнашырга уйлый, дип яза Татар-информ.

Комментарийлар