Логотип «Мәйдан» журналы

Татар чәе

Нихәл, туган, ниләр майтарасың,Ике куллап әйдә күрешик.Ишек ачып кергән икән кунак —Рәхәтләнеп бергә чәй эчик.Маңгайлардан тирләр бәреп чыксын,Пар бөркесен кабат самовар.Татардагы ихлас кунакчыллыкБаш...

Нихәл, туган, ниләр майтарасың,
Ике куллап әйдә күрешик.
Ишек ачып кергән икән кунак —
Рәхәтләнеп бергә чәй эчик.

Маңгайлардан тирләр бәреп чыксын,
Пар бөркесен кабат самовар.
Татардагы ихлас кунакчыллык
Башка җирдә, әйтче, кайда бар?!
Тарих үзе шаһит минем сүзгә,
Без беркайчан чәйсез тормадык.
Хәмер түгел, татар чәе эчеп,
Сабантуйларында җырладык!
Тик ул гына баса сусауларны,
Эссе көндә тамак кипкәндә.
Бисмиллалы чәйләр эчеп чыктык,
Бусагага дошман килгәндә.
Ишекләр дә, күңелләр дә ачык,
Ничек итеп түргә үтмисең.
Чишен, әйдә, шундый гадәт бездә,
Чәй эчмичә чыгып китмисең.

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: vk.com 

Комментарийлар