Логотип «Мәйдан» журналы

Татар авыллары турында телетапшырулар әзерләү ниятеннән, экспедиция оештырыла

Беренче августта “Сәмрух” иҗат берлеге Казаннан Уфа, Оренбургка кадәр экспедициягә чыга. Фото: Салават Камалетдинов/архивЭкспедициянең максаты - татар авылларының тарихы, яшәеше турында мәгълүмат тупл...

Беренче августта “Сәмрух” иҗат берлеге Казаннан Уфа, Оренбургка кадәр экспедициягә чыга.
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Экспедициянең максаты - татар авылларының тарихы, яшәеше турында мәгълүмат туплау. Бу хакта тулы мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә “ТНВ” каналы алып баручысы Альберт Шакиров сөйләде.
“Экспедицияне “Без тарихта эзлебез” проектының дәвамы буларак планлаштырабыз. Казаннан Уфа, Оренбургка кадәр машина белән барачакбыз. Төрле татар авылларынының тарихын, яшәешен сурәтләргә уйлыйбыз. Тапшыруга иң кызыклы һәм иң күп тарихлы авыллар керәчәк. Бертуктамый эшләргә уйлыйбыз. Материалны төшереп кайтып, монтаж ясап, дизайн уйлап, тапшыру форматына китерергә иде исәп”, - дип сөйләде Альберт Шакиров.
“Кайсы авылларда нинди кызыклы әйбер табарга була, шуларны эзләячәкбез. Бәлки изге шифалы чишмәләре, борынгы мәчетләре бардыр. Татар авылларының кызыклы урыннарын танытасы, бер яктан авыл тарихын ачып салу, икенчедән, туристик ягын күрсәтү кирәк. Мәсәлән, осталары кем, җыр-тел осталары бармы бу авылда. Фольклор, риваять, такмакларын күрсәтү. Элеккеге аш-сулар ничек булган. Иттән нинди ризыклар пешергәннәр. Мәсәлән, бер авылда үзенчәлекле уха пешерәләр ди”, – дип планнары белән уртаклашты Альберт Шакиров.
“Татар дөньясы Финляндия татарлары, Австралия татарлары белән генә чикләнми бит. Кечкенә генә авыллар да зур тирән тарихлы була. Шулай ук авылда булган риваятьләрне тикшерергә уйлыйбыз. Мәсәлән, риваятьтә бу авылда кеше ашаучы яшәгән дип язылган ди. Архив документларын тикшереп, дөресме-юкмы икәнен күрсәтергә уйлыйбыз”, – дип сөйләде Альберт Шакиров.
Экспедиция барышында 14 тапшыру эшләргә дигән план корылган. Тапшыруның һәрберсе 26 минут булачак.
“Тапшыруны әзерләгәч, “ТНВ” каналына бирергә уйлыйбыз. Анда хәзер “Талант” конкурсы бара. Шунда катнашып, җиңәргә иде исәп. Программа интернетта да чыгачак. Әлеге тапшыруны үз исәбебезгә төшерәбез. “ТНВ” идеяне хуплады. Сөйләшүләр күп булды. “Без тарихта эзлебез” проектының дәвамы буларак яхшырту ягын да карадык. Әлегә шул финанс эше бар инде”, – диде Шакиров.
Экспедициягә өч кеше: сценарий авторы, алып баручы буларак Альберт Шакиров үзе, режиссер Артур Набиуллин һәм оператор барачак. Оператор әлеге төгәл билгеле түгел икән.
Тапшыру коптерга һәм профессиональ камерага төшереләчәк.
“Сәмрух” иҗат төркеме егетләре сәяхәт барышында палаткада яшәргә ниятли.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар