Логотип «Мәйдан» журналы

Тастымалларны үсемлек мае ярдәмендә ничек агартырга?

Аш бүлмәсендәге тастымалларга бик тиз ис керергә, төрле таплар төшәргә мөмкин. Тастымалны үсемлек мае ярдәмендә агарту ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та язылган.Моның өч...

Аш бүлмәсендәге тастымалларга бик тиз ис керергә, төрле таплар төшәргә мөмкин. Тастымалны үсемлек мае ярдәмендә агарту ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та язылган.
2472241_960_7201
Моның өчен суга үсемлек мае салырга кирәк.
5 литр кайнар суга бер аш кашыгы коры агарткыч матдә, 3 аш кашыгы теләсә нинди кер порошогы һәм 1 аш кашыгы үсемлек мае алыгыз.
Порошокны, агарткычны, үсемлек маен кайнап торган суда эретегез. Зур таз яки чиләк алу хәерле. Шушы эремәгә тастымалларны салыгыз һәм су суынганчы җебетегез.
Тастымалларны әлеге эремәгә төнгә салып калу хәерле. Ашыгыч булганда, бер-ике сәгать тоту да җитә.
Үсемлек мае тастымал җепселләрендәге тапларны чыгарырга ярдәм итә, порошок белән агарткыч бу процессны төгәлли.
Аннары тастымалларны тиз генә юып куегыз.
Аш-су бүлмәсендә катмарлы тукымадан ясалган тастымал тотмау хәерле. Алар бик озак кибә һәм чистарту да кыен, диелә бу хәбәрдә.
 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар