Бу вакыйга 1950 елның апрель аенда Ютазы районының Кәрәкәшле авылында булды. Ул вакытта мин әле беренче класста гына укый идем.

Безнең өй Кәрәкәшле авылының хәзерге Комсомол урамында, аның да Ютазы елгасына барып чыга торган очында, урам башыннан (елга ярыннан) икенче генә өй иде. Ютазы елгасы яз айларында, бигрәк тә боз кузгалган вакытларда, Кавказ елгалары кебек ярсый, ярларына сыеша алмыйча, тирә-якка ташып чыга һәм безнең урамны да, бакчаларны да су баса иде. Кайсы елларда су басу шулкадәр көчле була, безнең ишек алларында бозлар агып йөри, өй базына су тула; абзардагы сарык-кәҗәләрне кая куярга белмичә, абзар түбәләренә, сәндерәләргә менгереп куеп, азапланып бетә идек. Җитмәсә, бакчабызны икегә бүлеп, су тулы Кылы чокыры уза. Кылы чокырының бер башы Ютазы елгасына килеп тоташа, ә икенче башы безнең урамны аркылы кисеп чыга – шулай итеп без һәм безнең күршеләр (барлыгы өч-дүрт йорт) ташу вакытында еш кына тирә-ягын су уратып алган кечкенә генә утрау булып кала идек. Ишек алларын су басканга күрә, өйдән чыкканда чабаталарга агач күтәртмәләр тагып чыга идек тә, шуның белән шак-шок итеп басып йөри идек. Ә инде су кире чигенгән чакларда, безнең ишек алдындагы уйсулык чокырларда вак кына балыклар чупырдаша, ә без, балалар, шуларны тотарга азапланып, мәш килеп бетә идек.
Ул елларда Ютазы елгасы аркылы күпер безнең очта да бар иде. Урамнан килүче җигүле атлар, машиналар, безнең өй турыннан үтеп, каршыдагы Шәйхетдин бабайлар тыкрыгыннан борылалар да, күпер аша чыгып, авылның үзәк урамына, Совет тавына таба юл тоталар иде. Ул вакытта Ютазы елгасы буенда тимерчелек алачыгы да, колхозның күп гектарларга сузылган яшелчә бакчасы да булганга күрә, халыкка бу күпер кирәк иде әле. Ул агач күпер иде. Ел саен диярлек ташу вакытларында ул күперне боз алып китә дә, ел саен диярлек аны яңадан салалар иде. Күпер салган вакыттагы агайларның «Ра-а-з! Два-а! Взя-я-ли!» дип субай сугу тавышлары әле дә, ничә еллардан соң да, минем колагымда бүгенгедәй яңгырап тора.
Шулай бер тапкыр, Май бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә, иртән сумкамны алып, чабаталарыма күтәртмәләр тагып, мәктәпкә барырга чыктым. Чыксам, тирә-якны ниндидер ят гүләү тавышы басып алган: «Ур-ра! Боз кузгалган!»
Ютазы елгасын тутырып, актарыла-актарыла боз агып ята. «Әле ярый урамны су басмаган», – дип куанып атлый бирәм. Шәйхетдин бабайлар тыкрыгыннан борылып бераз гына барган идем, күрәм – яр буенда безнең урам малайлары, кызлары җыелган. Якынрак килсәм – менә сиңа мә – күперне боз алып киткән бит, елганы тутырып ташу суы ага. Минем арттан ук, боз кузгалуын ишетеп, «Күпер китмәдеме икән?» – дип борчылып, әни дә килеп җитте. Ул да аптырап калды. Инде нишләргә? Урамның икенче башына барып, икенче күпердән чыгар идең, аркылы торган Кылы чокырын су баскан – аннан чыгарлык түгел. Монда да күпер бөтенләй агып киткән, ә башка юл юк! Күпер урынында бары ике ярны тоташтырып тора торган ике тимер торба гына исән калган. Алар ташу суыннан шактый өстә, бер-берсенә якын гына янәшә сузылганнар: берсе астарак, берсе өстәрәк ике юан торба. Кайберәүләр шуннан чыгып карамакчы булды.
Бишенчеме, алтынчымы класста укый торган бер абый (кем икәне хәтеремдә калмаган): «Әй, мин моннан чыга алам!» – диде дә, батыраеп, астагы торбага басып, өстәгесенә тотынып, теге якка чыга башлады. Бераз баргач, торбалар чайкала, тирбәлә башлады. Бу абый аптырап калды: туктап, торбаларның чайкалуы бетүен көтеп торды да, тагын китте. Тагын чайкалды, тагын көтеп торды.Ул шулай теге ярга җиткәнче, дүрт-биш тапкыр туктый-туктый, әкренләп кенә каршы ярга чыгып басты. Чыгып җитте дә: «Һәй, куркаклар! Нәрсә куркасыз? Әйдә, чыгыгыз!» – дип, безне чакыра башлады.
Аны күреп, әлеге «басма»га бер-ике кыз да бер-бер артлы кереп, торба буйлап барып караганнар иде дә, ерак китә алмадылар, бер-ике атлау белән куркынып-кычкырышып, кире бу якка чыктылар.
Минем үз гомеремдә моңа кадәр бер генә тапкыр да дәрескә бармый калганым да, хәтта соңга калганым да юк иде. Мәктәпкә бөтенләй бармауны яки соңга калуны мин башыма да сыйдыра алмый идем, аны коточкыч бер нәрсәгә саный идем. Әни дә минем өчен борчыла башлады: «И-и-и! Нишләргә инде?.. Балам укуына соңга кала бит!» – дип хафаланырга тотынды. Бераз карап тордым-тордым да, «Ни булса да була!» – дип, мин дә шушы «чуен басма»дан чыгып карарга булдым. Сумкамны аркама астым да шушы ике торбадан торган «басма»га кереп киттем.
Башта бу «басма» миңа кызык кына булып тоелды. «Һи-и, нәрсәсе бар соң моның? Җиңел ич бу!» – дип уйладым мин эчтән, кире борылып чыгучылардан көлеп. Әмма, ярдан аерылып бераз бара төшкәч, мин кинәт үземнең җир белән күк арасында бер ялгызым, бернинди ярдәмчесез калуымны аңлап алдым. Кара әле, аягың белән җиргә ныклап басып торганда гына, аяк астында ышанычлы җир булганда гына рәхәт икән бит ул йөрүе! Ә монда? Аяк астында бердәнбер ныклы нәрсә – ул тимер торба! Аяк белән иркенләп баса да алмыйсың, шуарга гына тора. Аның өстенә, тыныч кына тормый да әле үзе, атлаган саен тирбәлә, чайкала башлый. Аны ничек итеп селкетмичә, чайкалдырмыйча гына чыгарга соң теге якка?.. Әһә, башта чайкалганы туктаганын көтеп торырга да, аннан соң яңадан аякны сак кына шуыштырып барырга кирәк икән. Аз гына ялгышрак бастың исә, тимер торбадан аерылып аска очып төшәсең икән монда. Ярдан ераклашкан саен баруы да авырлаша. Монда елганың тавышы да көчлерәк, агымы да куркынычрак икән. Җиле дә салкынрак. Җитмәсә, яр кырыенда бер-берсеннән ераграк торган бу торбалар, елга уртасына җитәрәк, бер-берсенә шактый якынаялар икән. Ярга якынрак җирдә әле торбаның берсенә басып, икенчесенә кулың белән тотынып баруы җиңел! Ә менә уртагарак җиткәч, тотынып бара торган торба аскарак төшү аркасында, аңа тотынып торуы да читенләшә: аңа ышанып ныграк тотынган саен, ул тагын да ныграк тирбәлә һәм астагы торбага тагын да якынрак кына килә икән. Димәк, бөтен ышаныч – астагы торбада, аңа аягың белән ныклап басып торуда, ә икенче торбага җиңелчә генә тотынып барырга кирәк…
Шулай уйлап, әкрен генә аякны шуыштыра-шуыштыра, барам да барам. Ярдагылар миңа көч бирергә теләп: «Курыкма! Курыкма!» – дип кычкыралар. Аларга кушылып әни дә: «Курыкма, улым, курыкма!» дип кычкыра. Аларның «Курыкма!» дигәннәрен ишеткәч, бервакыт карасам, мин елганың нәкъ уртасына килеп җиткәнмен. Алга карыйм: алдагы ярга әле шактый ерак; артка карыйм – инде арттагы яр да еракта калган, артка китеп тә булмый. Инде нишләргә? Аска караган идем, минем аяк астында шактый аста, тирәндә, бөтен тирә-якны тутырып, ургыла-ургыла, актарыла-ажгыра эре-эре бозлар ага. Кинәт башым әйләнеп китте: мин гаҗиз булып кычкырып җибәрдем. Ничек елгага барып төшмәгәнмендер шул чакта – үзем дә белмим. Моны ишетеп, ярда калган әни: «Аска карама, улым! Алдыңа гына кара! Алдыңа гына!..» – дип кычкырды һәм: «Әй, нишләтим инде? Нишләтим? Нишләп кертеп җибәрдем соң?» – дип өзгәләнә дә башлады. Аңа ияреп, башкалар да миңа: «Аска карама! Читкә карама! Курыкма!» – дип кычкыра башладылар. Әйе, минем хәлем чыннан да шәптән түгел иде. Миңа хәзер беркем дә ярдәм итә алмый иде инде, хәтта әни дә! Чөнки әгәр ул ярдәм итәм дип миңа таба килә башласа, торбалар тагын да ныграк тирбәлә башлаячак һәм әле аягымда да көчкә генә басып торган мин, бөтерчек кадәрле генә малай, ул торбадан шуып, елгага очып төшәчәк идем.
Әнинең бу өзгәләнүләре, ярдагыларның кычкырып торулары миңа бераз хәл кертеп җибәргән кебек булды. Башка чара юк иде: мин елга уртасында шулай чайкала-чайкала, торбаларның тирбәлүе туктаганын көтеп, шактый вакыт басып тордым. Бу миңа бик озак булып тоелды. Елга уртасында шулай озак кына тирбәлеп торып та аска егылып төшмичә калгач, мин бу хәлгә бераз ияләшә дә башладым кебек. Ләкин озак басып торырга да ярамый: нәрсәдер эшләргә, йә алга, йә артка таба барырга кирәк иде. Мин торбаларның тирбәлүе бетүен көтеп тордым да бик саклык белән генә алга бер адым ясадым. Бераздан тагын бер адым. Торбаларның селкенүе бетүен көтеп торам да бер адым атлыйм, көтеп торам да икенчене атлыйм. Шулай итә торгач, бервакыт күрәм: елганың уртасы инде артта калган, алдагы яр якынлаша төшкән. Бу хәл миңа тагын да ныграк көч кертеп җибәрде һәм мин бары шул чакта гына үземнең исән-имин килеш ярга чыгып җитә алачагымны аңладым. Ә бераздан инде мин каршы як ярда, ныклы, ышанычлы, каты җирдә басып тора идем! Менә шул чакта мин œз гомеремдә беренче тапкыр туган җиргә нык басып йөрүнең нинди рәхәт, нинди зур бәхет икәнлеген аңладым.
Ярга чыгып җиткәч, инде бөтен куркынычның артта калуына ныклап ышангач, мин мәктәпкә йөгердем. Әни миңа: «Кайтканда моннан кайтма. Теге күпердән чыгып кайт!» – дип кычкырып калды.
Мин мәктәпкә барып җиткәндә, звонок булмаган иде әле. Мин канәгать идем, ничек булса булды, тәки дәрескә өлгердем бит!
Ул көнне мәктәптә үзебезнең урам малайларын да, кызларын да очратмадым мин. Соңыннан белдем: миннән соң ул «чуен басма»дан башка бер бала да чыкмаган икән. Басмага кереп караганнар да өйләренә кайтып киткәннәр.
Мәктәптән өйгә мин авылның «Киров очы» дип аталган җиреннән урап кайттым. Үзебезнең урам аркылы сузылган Кылы чокырына килеп җиткәч, күрәм: кемдер, берничә агачны бергә бәйләп, кечкенә генә «сал» ясап куйган. Кылы чокырын мин шуңа басып чыктым. Анысы куркыныч булмады, чөнки бу чокыр киң түгел, андагы су да акмый, ә тын тора иде.
Өйгә кайтып керүгә, әни мине кочаклап алды да: «И-и, улым! Җиде картайттың бит мине бүген!» – дип елап җибәрде. Аннан соң үзен гаепләргә кереште: «И-и, үзем дә башсыз инде. Йә, әйт инде, кем үз баласын, күрә торып, шунда кертеп җибәрә? Соң шунда ташу суына аккан булсаң?! Беркем коткара алмый иде бит! Коткарырлык кешесе дә юк иде бит аның якында гына», – дип сөйләнде. Мин бары тик шунда гына үземнең нинди куркынычтан исән-имин котылуымны бөтен тирәнлеге белән аңладым шикелле.
…Шушы вакыйгадан соң күп еллар узгач кына мин бер хакыйкатькә төшендем. Тормышта да, берәр максатка ирешәм дисәң, минем әни әйткән кагыйдәне тотарга кирәк икән бит: тормышта да бары турыга гына карап бар икән! Аска да, өскә дә, читкә дә карама! Аска карап мавыксаң, упкынга егылып төшәсең; өскә карыйсың икән, аяк баса торган ышанычлы туфрагыңны, ышанычлы нигезеңне югалтырга мөмкинсең. Бары тик турыга, алга карап барганда гына, читкә тайпылмаганда гына үзең теләгән максатка ирешергә мөмкин икән бит!

 

Әнвәр ШӘРИПОВ.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга