Логотип «Мәйдан» журналы

Тарих пәрдәсен ачсак...

Бөек Ватан сугышында җиңүнең җитмеш ике еллыгы уңаеннан, 1945 елның маенда рейхстагка беренчеләрдән булып байрак кадаган татар егете Гази Заһитовка һәм аның полкташларына багышлана.Үз полкташлары белә...

Бөек Ватан сугышында җиңүнең җитмеш ике еллыгы уңаеннан, 1945 елның маенда рейхстагка беренчеләрдән булып байрак кадаган татар егете Гази Заһитовка һәм аның полкташларына багышлана.
7799
Үз полкташлары белән
Рейхстаг гөмбәзенә
Җиңү байрагын кадаган
Заһитовның үзенә,
Каһарман булып саналган
Егоров, Кантария
Исемнәрен өстен иткән,
Чал тарих башын ия:
Кешелек аңын томалап,
“Тугандаш” ике милләт –
Грузин һәм урыс солдаты
Батырлыгын тәфсилләп,
Ясалма легенда туа,
Кушканга “Бөек Ата”.
Генераллар кулы белән
Китә тарихи хата:
Җиңү байрагын элгәндә
Тарих анналларына
Керүчеләр, әйләнгәннәр
Ил каһарманнарына...
Данлы сәхифәләреннән
Айныган тарих бүген,
Хәрби сер пәрдәсен ачып
Яктыртты илнең күген.
Күкрәге яралы килеш
Байрак беркеткән чакта,
Татар исеме кан белән
Уелган рейхстагка!
Әйтәләр, Заһитов, сине
Герой исеме көтә.
Тик, хәтәр үткәч татарның
Кирәге генә бетә...
Герой исеменә лаек -
Әмма, булмаган насыйп.
Серләр төенен чишәбез
“Сугыш китабы”н ачып...
 
Фәүзия Мөхәммәтова.

Комментарийлар