Логотип «Мәйдан» журналы

Тарих җиле

Көнем өчен түгел, денем өчен.Мәкаль

Көнем өчен түгел, денем өчен.
Мәкаль
 
Булган көчле, гаярь чаклар,
Булган шанлы чаклар.
Хөр җилләрне узып чапкан
Безнең ярсу атлар.
Тоя йөрәк, ашкыл* йөрәк,
Тоя тарих җилен.
Нигә көнем − булмый икән
Телем, халкым, илем?
Баса алмый йөрәгемне,
Үткәннәргә чабам.
Тарих җиле дәва: без бит
Башлам түгел, дәвам.
Тарих көле тояклардан
Каладыр бөркелеп.
Нигә көнем − булмый икән
Илем, халкым, телем?
Чабам, чабам үткән аша
Киләчәккә таба.
Тарих уты ат ялына,
Йөрәгемә каба.
Хаклар гадел хакланмыйча
Сүрелмәс бу ялкын.
Нигә көнем −  булмый икән
Илем, телем, халкым?
 
*ашкынучан
 

 

Рәфикъ ЮНЫС

 

 

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан» № 10, 2022 ел

 

 

 

Комментарийлар