Логотип «Мәйдан» журналы

Танылган җырчы Илназ Минвәлиевнең уллары – спортта беренче

Кешегә гомер игелекләр эшләү, үзеңнән тәрбияле буын калдыру өчен бирелә.Ир-ат үз гомерендә йорт салырга, батыр уллар үстерергә, агач утыртырга тиеш. Халкыбызның танылган иң көчле моң иясе Илназ Минвәл...

Кешегә гомер игелекләр эшләү, үзеңнән тәрбияле буын калдыру өчен бирелә.
p_lhufygh24
Ир-ат үз гомерендә йорт салырга, батыр уллар үстерергә, агач утыртырга тиеш. Халкыбызның танылган иң көчле моң иясе Илназ Минвәлиев белән Динара ханым илебез горурлыгы булырдай өч егет үстерәләр. Кечкенәдән аларны батыр, кыю, игелекле, эшчән итеп тәрбияләү өчен бар көчләрен җәлләмиләр. Улларын Илназ Минвәлиев спорт ягыннан көчле булу серләренә төшендерсә, әниләре дини тәрбия бирә.
Уртанчылары Салават кечкенәдән спортның тхэквондо төре белән шөгыльләнеп үсә. Тхэвондо буенча Россия, Татарстан уздырган бәйгеләрдә күп тапкырлар беренче, икенче, өченче урыннарга лаек була. “Җиңелмәс бөек дәүләт”,”Алтын очкын”дип аталган тхэквондо конкурсларында Татарстан данын яклап җиңүләр яулый. Бүгенге көндә Казанның төзелеш техникумында белем алган Салаватның үзен дә “Алтын очкын”дип атасаң була. Тырышлыгы, максатына омтылучанлыгы аңа укуы белән бергә спортта да ярдәм итә. Быел “Кара билбау” исеменә лаек булуы – күп көч куйган эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Тхэквондо таләп иткән сынауларны узып, зур баскычка күтәрелүе – үзе бер куаныч. Әти-әнисенең ышанычын аклау, ярату белән күтәрелгән дәрәҗә. ”Кара билбау”– әти-әнисенең дә тырышлыгы, йокысыз төннәре. Яшь егетнең уку йортларында узган бар чараларда теләп катнашуы, өздереп гармунда уйнавы – алдагы тормышының ныклы адымнары. Алма агачыннан ерак төшми, – диләр бит. Салават бүгенге көндә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Аның һәр көненең һәр сәгате эш белән бүленгән. Әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын хөрмәт итеп, алдагы көнгә зур планнар белән яши ул.
v0f7oc8vlpu
Зур уллары Алмаз – энеләренең терәге, алар өчен җан атучы. Алмаз да чын күңеленнән энеләренең уңышларына сөенә, әнисенең өйрәткән догаларын кабатлый, күңеленнән әтисенең җыр-моңнарын көйли. Кешелекле, кайгыртучан, ягымлы Алмазның исеме җисеменә туры килгән.
Ильяс – иң төпчекләре, иң чаясы, иң сөйкемлесе. Шуклыгы белән барысын үзенә каратып тота, шуның өчен кайчакта эләккәли дә. Гел бишле билгеләренә генә укучы энеләрен абыйлары да ярата. Ильяс та абыйларыннан калышмый, җырлый-бии, гармунда уйный, спорт төреннән тхэквондо белән шөгыльләнә, уңышлары да бар. 7 яшендә тхэквондо буенча беренче кубок яулавы – тырышлык үрнәге. Яңа үрләр яуларга абыйларының тырышлыгы, әти-әнисенең изге киңәшләре дә ярдәм итә аңа. Яхшы укуы, сәләтле укучы булуы белән күпләрнең күңелен яуларга да өлгерә. Салават абыйсы белән Ильяска тапшырылган медаль-грамоталар санап бетергесез. Җырчы, көрәшче әтисенекен дә кушсаң, сокланырлык үрләр яулаганнар.
Танылган җырчыбыз Илназ Минвәлиев белән Динара ханымның берсеннән-берсе сөйкемле, көчле рухлы, спортсмен улларын әби-бабалары да ярата, алар өчен җан атып яшиләр. Илназ Минвәлиев үзе әти-әни, туган җанлы булганнан да киләдер, бу үзара якынлык. Өчесенең дә әниләренә өй эшләрендә булышулары, уку арасындагы ялларда әби-бабаларына ярдәмгә ашыгуларында изгелек ята. Илназ Минвәлиев улларын иркәләми, өчесен дә тигез күрә. Җәйге, көзге, кышкы, язгы каникулларның беренче көненнән ахыргы көненәчә әби-бабаларына булышырга кайтара, ә авылда эш җитәрлек. Иң яраткан оныкларына әби-бабалары да яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр. Бүгенге көндә шундый талантлы оныклары булуларына бик канәгать алар. Шулай әби-бабаларының, әти-әниләренең,туганнарының кадер-хөрмәтенә төренеп яшәргә язсын сабыйларга.
Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни йортның тоткасы, ә балалар аның көзгесе. Әлеге тырыш гаиләгә: "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – дигән татар халык мәкале бик туры килә. Улларына әтиләренең үз тырышлыгы белән халкыбызның яраткан, танылган җырчысына әйләнүе, әниләренең хатын-кызларга гына хас сабыр, сөйкемле, дини, тырыш хуҗабикә булулары да үрнәк. Киләчәктә изге эшләренең куанычын күреп яшәргә язсын. Сәламәтлек белән уңышларга төренеп яшәүләрен телибез
Альбина ЗАКИРОВА.

Комментарийлар