Логотип «Мәйдан» журналы

Тансык сый

Без кайтуга әни аш пешергән,Эх, белсәгез икән тәмнәрен! Яңа шытып чыккан балтырганныңӨзеп салган ашка бәбәген.Ерак балачакка кайттым гүя -Искә төште болын, урманнар,Басудагы Ташлык чокырыннанСусыл ачы...

Без кайтуга әни аш пешергән,
Эх, белсәгез икән тәмнәрен!
Яңа шытып чыккан балтырганның
Өзеп салган ашка бәбәген.
Ерак балачакка кайттым гүя -
Искә төште болын, урманнар,
Басудагы Ташлык чокырыннан
Сусыл ачы кукы җыйганнар...
Бәпкә саклаганнар көннәр буе,
Су буенда камыш өзгәннәр,
Кәҗә сакалының тамырын әрчеп,
Сагыз итеп чәйнәп йөргәннәр. Эх...
Мүк баса барамы күңелләрне,
Урманга барабыз бик сирәк?
Ярыша-ярыша кузгалак җыйган
Болынны да баскан тал-тирәк...
Мәтрүшкәле чәйдән тәмлерәкне
Белмәсәк тә элек, күбебез:
- Кыйммәтле бу, затлы! - дия-дия,
Кофе белән кунак сыйлыйбыз.
Үлән җыеп вакыт уздырмыйбыз,
(Аптекада барын табасың).
Бөтнек, мәтрүшкәне санга сукмый
Шәһәрләшкән авыл баласы.
Рәхмәт, әни, тансык сыең өчен,
Әле тәме озак сакланыр!
Дарулардан күпкә файдалырак
Яшь кычыткан, бәбәк ашлары.
 
Гөлфия ШӘЙХРАЗИЕВА.

Комментарийлар