Логотип «Мәйдан» журналы

Таң атканда

Көнчыгышта күк алланды.Төрле төсле утлар балкый.Әйтерсең лә нур шәүләсеҮзән иңли, йөгерә-атлый. Җирне уятучы кояш,Кыяр-кыймас ача битен.Үткәннәргә күз салыйк берЧеметеп ачып хәтер читен. Әйд...

Көнчыгышта күк алланды.
Төрле төсле утлар балкый.
Әйтерсең лә нур шәүләсе
Үзән иңли, йөгерә-атлый.
 
Җирне уятучы кояш,
Кыяр-кыймас ача битен.
Үткәннәргә күз салыйк бер
Чеметеп ачып хәтер читен.
 
Әйдә карыйк, урман нишли?!
Эх, бу кошлар тынгысызлар!
Теләп барсын белер өчен,
Канат кагып җыр сузалар.
 
Оя кора кара карга,
Тиздән кайтыр сыерчыклар.
Канатында хәбәр ташый
Саесканнар-кыбырсыклар.
 
Таң атуы гаҗәп гүзәл:
Былбыл җырлый кояшка дан.
Сыгылмалы тал ботагы
Суга иелеп балдак салган.
 

Вера ХӘМИДУЛЛИНА


Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар