Логотип «Мәйдан» журналы

Таң ата. Кояш нурлардан

Таң ата. Кояш нурларданКеләмнәр тукый сыман.Җилләргә ятып болытларТөш күреп йоклый сыман.Томанга чумган басуларТын ала тирән-тирән.Киерелеп кенә болытларУяна берәм-берәм.Күзәтеп торам аларныңСәфәргә к...

Таң ата. Кояш нурлардан
Келәмнәр тукый сыман.


Җилләргә ятып болытлар
Төш күреп йоклый сыман.
Томанга чумган басулар
Тын ала тирән-тирән.
Киерелеп кенә болытлар
Уяна берәм-берәм.
Күзәтеп торам аларның
Сәфәргә китүләрен.
Озатып кала аларны
Авылның көтүләре.


Дамир ГАРИФУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар