Логотип «Мәйдан» журналы

Таң алдыннан сандугачлар

Таң алдыннан сандугачларҖанымны салды моңга.Алай моңлы түгел идем,Әллә ни булды миңа?!Чык бөртеге, таҗдан күчеп,Керфек очыма кунды…Мөлдерәп елап җибәрдем –Миңа соң ниләр булды?!Тезләнеп торам каршыңда...

Таң алдыннан сандугачлар
Җанымны салды моңга.
Алай моңлы түгел идем,
Әллә ни булды миңа?!
Чык бөртеге, таҗдан күчеп,
Керфек очыма кунды…
Мөлдерәп елап җибәрдем –
Миңа соң ниләр булды?!
Тезләнеп торам каршыңда,
Сәер карама миңа!
Үзең мине моңга салдың, –
Күңелемне ач, дөнья!
Кил әле, тезлән каршыма,
Тотыныйк кулны кулга.
Куеныңа салып кына
Юатчы мине, дөнья!
 

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА


Фото: https://pixabay.com/


 

Комментарийлар