Логотип «Мәйдан» журналы

Таиландның 70 ел хакимлек иткән патшасы вафат булган

Бангкокта Таиланд патшасы Пхумипон Адульядет вафат булды. Патшага 88 яшь иде, ил белән ул 1946 елдан бирле җитәкчелек итте.Адульядетның сәламәтлеге начараю турында мәгълүмат бар иде инде. Әлеге хәбәрд...

Бангкокта Таиланд патшасы Пхумипон Адульядет вафат булды. Патшага 88 яшь иде, ил белән ул 1946 елдан бирле җитәкчелек итте.
9EA3D16A-BD32-4B81-82ED-EB2B6BE508EB_cx3_cy1_cw93_w987_r1_s_r1
Адульядетның сәламәтлеге начараю турында мәгълүмат бар иде инде. Әлеге хәбәрдән соң хастахәнә янына меңләгән кеше килде.
Пхумипон Адульядет 1927 елның 5 декабрендә Массачусетс штатының Кембридж шәһәрендә туган. Бу вакытта аның әтисе Һарвард университетында укыган булган. Соңрак Адульядетның гаиләсе Таиландка кайта. 1946 елда абыйсы үлгәннән соң, Пхумипон тәхеткә утыра.
Таиланд патшасы илдәге ике сәяси көч арасында тынычлык урнаштыруда мөһим роль уйнаган шәхес.
Тәхеткә Адульядетнең бердәнбер улы – 64 яшьлек Маха Вачиралонгкорн утырыр дип көтелә.
 
http://www.azatliq.org

Комментарийлар