Логотип «Мәйдан» журналы

Табылдык

Хикәя.

Авыл Советына кечкенә сабыйны җитәкләгән бер ир килеп керде. Бу кешенең халык телендәге кушаматы “Җансыз Тимер” иде. Хәзер дә кушаматына хыйлаф адым ясамыйм диде бугай, ул кан өшеткеч салкын итеп әйтте:
- Артык бала таптым, кем ала?
Күк убылып җиргә төшсә дә, авыл Советындагылар бу кадәрле хәйран калмас иде. Секретарь Сәлимә белән чут төймәсе тарткалап утырган хисапчы Ләлә икесе тиң, авыз ачкан көе сүзсез торды.
- Теге, асылынып үлгән Мәгъфүр баласы бу, әллә бел­мисезме? - дип, Җансыз Тимер үзе тезеп китте. Әйтерсең лә авыл Советында эшләүчеләр биләүдә яткан һәр бала­ны белгән өчен акча ала. - Минем Җинан кичә үзен өй­гә сөйрәп кайткан. Әбисен, Былбыл Зәйнәпне, район бүлнисенә озатканнар икән. Йөрәк өянәге булган диме, башка чуртмы, ходай үзе белсен.
Тимерне авыл халкы мәңге өнәмәде. Кара сугыш ел­ларында хат ташучы иде. Тәртип сөйде. Вакытында хат ирешсен өчен, хуҗасын эзләп, хәтта бәкегә төшәргә дә әзер иде. Бүген берәү бәби көтеп түшәк өстендә җәфа чи­гәме, ялгыз хатын, каз өмәсе уздырырга җыенып күрше-күлән йортына канатланып кереп барамы - кызгану, кө­теп тору хисе һич булмады. Кара мөһер сугылган рәсми кәгазьме ул, әллә мең җәфалар аша килеп җиткән нәни өчпочмакмы - аермасы гел юк. Адресланган, санга кергән икән, кәҗәләнмә, рәхим итеп ал. Хет шатлыктан бие син аннары, хет кайгыдан үкер - төкереп бирде Тимер. Әнә шул төгәллеге, вакчыллыгы өчен еллар буе каһәрләде аны халык. Бүгенге адымы да шул мәңге төзәлмәс усаллык, миһербансызлыкның дәвамы булды, күрәсең.
- Ә анасы кайда? Сөмбел кайда? - дип   уйламаган сүзне Ләлә әйтте.
- Власть диеп аталалар, пычак. Ата - улын, ана кызын белми, - дип Җансыз Тимер теш арасыннан сытып сүгенде. - Ул кәнтәйнең баласын ташлап киткәненә айдан артты. Көз көне колхозга ярдәм итәргә дип килгән бер шо­ферга ияреп китте дә, әйтерсең, җәһәннәм аръягына олак­ты. Чыгып чапкан чакта эшкә урнашуга кайтып алам, дип алдап киткән иде. Мәгәр кая ул? Себеркегә бала кирәкме соң?
Хисапчы   Ләлә   белмәгәннәрне   Сәлимә   күптән ишеткән иде. Ул үзенә-үзе кул салган Мәгъфүр белән ун ел буе бергә укыды. Йомыкый, пошмас бәндә иде тегесе. Хатын-кызга сүз уйнату түгел, узган кешегә сәлам кату кебек гадәтне дә соңгы көненә тикле белмәде. Алма ага­чыннан ерак төшми, диеп, бар, тәкърарлап кара. Зәйнәп түтине авыл халкы гомер буе боегу белмәс, уен-җыр оныт­мас тол хатынга санап яшәде, исеменә тикле «Былбыл» кушты. Ә Мәгъфурнең йөзендә им өчен дә бер яктыру, көлү күрмәде. Ала да туа аттан, кола да туа, валлаһи, хак икән.
Пошмас Мәгъфүренә киленне Зәйнәп түти үзе эзләп тапты. Өмет өзеп, кул селтәрлек хәлгә җиткән булган, күрәсең. Килен буласы кешене Сөн аръягындагы Исәммәт дигән авылдан алып кайттылар. Ул инде бер мәртәбә кияүдә торып кайткан, сатучы булып эшли-эшли азау те­шен чыгарган чая хатын икән. Дилбегәне үз кулына хәтәр җитез алды. Типсә тимер өзәрлек яшь Мәгъфүрне колхоз мастерскоена төнге каравылчы итеп урнаштыртты да, мең мәшәкать һәм дә хәйлә белән моторлы пычкы табып бир­де. Төнлә белән йокы симертеп кайта да, дәшмәс Мәгъфүр көне буе бөтен тирә-юньдә утын турый, урман кисә, агач эшкәртә. Акчаны өйдә йөзәрлекләр белән генә Сөмбел чут­лый, күңеле булсын өчен Мәгъфүренә анда-санда «кызыл» алып кайта. Халык гомер буе «аягыңны юрганыңа карап суз», дип өйрәтә дә бит. Ә болар инде юрган дигән алама­ның чик-чамасын белми башлаганнар иде. Бәхетсезлек бүлде. Кайсыдыр бер җүнсезе, моның хатын табаны астында интегүен жәлләп, утын кискәннән соң бер арада чакырып сыйлаганда, Мәгъфүргә көмешкәне күбрәк са­лып биргән. Мәгъфүр үгез егарлык таза ир булса да, кө­мешкә аны җиңгән шул. Ихатага чыгып тагын эшкә ябы­шуга, Мәгъфурнең аягы таеп киткән дә, тырылдап әйлә­неп яткан пычкы чылбырына куллары белән егылган.
Берәр ай чамасы вакыт үткәч, әзмәвердәй Мәгъфүр больницадан сыңар кулы белән кайтып керде. Каравылчы урыны хәзер аңа нәкъ төс кенә иде. Ләкин килен кешене дә салкын түшәк тиз туйдырды, ахры. Район үзәгенә то­варга йөрүләре ешайды, барган саен йә машина ватылуын, йә склад мөдиренең урынында тормавын сәбәп итеп, ул әллә кайларда кунып кайта башлады. Сатучы килен кыл­ган кыек эшләрне халык та сизенде бугай. Сөмбел ире өстеннән йөри, дигән ачы гайбәт белән авыл тулды. Йо­мыкый Мәгъфүрдә ирлек горурлыгы дуамал булган икән. Бер таңда аны каравылдан ат арбасына салып кайтар­дылар. Гомере шулай сүнде. Тик Сөмбел генә моны бик сизмәде. Элеккечә сабыен каенанага ташлап, район юл­ларында типтерүен белде...
- Йә, бу баланы инде   нишләтәсез? - дип   Җансыз Тимер хатыннарның бәгыренә үтте. - Карчык белән минем ятим сабый карарлык җегәр беткән. Сез  Совет власте, чарасын күрерсез.
Җансыз Тимер артыннан калын ишек шап итеп ябылды. Ялгыз сабый, үзенең мескенлеген чамалаган кебек, күз­ләрен мөлдерәтеп, урындыкта җансыз утырып калды.
Яшь ярым, ике яшь чамасындагы нарасый кыз иде бу. Үзен тудырган җансыз кәккүкләрне гаепләрлек яки бу җиһанда тәмам артыклыгын аңларлык хәлдә идемени?.. Күзләрен зур ачып олы апаларга төбәлгән. Гаҗәеп эч­керсез, моңсу караш. Күбәләк төсле сылу, алсу ирен. Кү­мәч сыман янган ал яңаклар. Ятимме ул, түгелме, әмма җиһандагы һәммә сабый төсле садә, керсез, чибәр.
Моңсу карашына түзә алмый, Сәлимә белән Ләлә аны ике яктан килеп кочаклады. Сабыйны юату урынына, аның гәүдәсенә капланып, икесе тиң әрнеп еладылар. Са­бый гына түгел, үзләре дә кызганырлык, читен хәлдә иде шул алар.
- Нишләтәбез инде моны? - дип Ләлә телгә килде.
- Ашатыйк әле, аннары күз күрер, - диде Сәлимә.
Секретарь хатын өч бала тудырган, ис-акыл туплаган ана иде. Чәй куйдылар. Ләлә йөгереп кенә кибеттән әллә никадәрле прәннек белән конфет төяп кайтты. Сәлимә кран астында нарасыйның керләнгән итәкләрен тиз-тиз чайкап алды. Кайнар чәйнек өстендә киптерделәр. Сәлимә тыз-быз килеп чәй ясады. Ләлә, сабый каршында бөтерелеп, сүз кушарга җаен эзләде.
- Исемен дә сорап калмаганбыз, ике башсыз, - дип Сәлимә үз-үзләрен тиргәп алудан да тартынмады.
- Алия, - дип телгә килде кызый, күп сораша торгач.
- “Г” хәрефен әйтә алмый, ахры, - дип нәтиҗә чыгарды Ләлә.
Кыз янында әвәрә килеп йөри торгач, эш көненең тө­гәлләнүен дә тоймадылар.
- Зәйнәп түти кабат кайтканчы, икебезгә карарга кала инде, - диде Ләлә. - Ялгыш, ходай кушып, әнисе дә кай­тып төшмәс микән?
- Алия бүген минем янда кунар, - дип әүвәл сабый­ны Сәлимә үзе белән алды. - Өч балам янында үзенә дә күңеллерәк булыр. Без карамый аны кем карасын?
Икенче таңда Сәлимә кызны эшкә ияртеп килде. Алия гел яңа киемнән, ә Сәлимәнең йөзе боек иде. Балавыз сы­гудан да тартынып тормыйча, зарлана да башлады.
- Ул үз балам булса, һич курыкмас идем. Кичә уен­чык бүлешкәндә аңа улым суккан. Менә, җөен кара. Төне буе күкрәгемә кысып, елап чыктым. Ул-бу була калса, Зәй­нәп түти белән әнисенә ни әйтермен?
Кичен Алияне Ләлә алып китте. Анысының өендә каенанасы бар, кызны көндез шунда калдырса да була иде. Ләкин Ләлә дә эшкә иртән Алия белән килде.
- Кичә кичтән сыер савып керсәм, әнкәй тегеңә көнбагыш биреп ята. Чит кеше баласы бит. Тамагына көн­багыш чүбе кадалса, йә сукыр эчәгесенә зыян-зәүрәт бул­са, халык күзенә ничек карыйм аннан?
Фәкать шул көнне генә район больницасы белән сөй­ләшеп алырга кирәклеге уйларына килде.
- Зәйнәп апа бик нык авыр хәлдә, - диде трубкадагы ипле, тыныч тавыш. - Казанга ук озатмыйча да бул­мас, ахры. Исенә килгән   саен ниндидер   Алияне   сорап йөдәтә. Кирәк чакта сабый баланы да салырга ярамагач, нинди бүлнис бу, ди.
Хатыннар ашыга-кабалана телефоннан барысын да аңлатты. Доктор кеше ялынгандай әйтте:
- Түзегез инде, кызлар, башка чара юк бит. Әби са­выкканчы яки әнисе табылганчы карагыз баланы...
Ике ай буена кызны, чиратлашып, өйдән-өйгә алып йөрделәр. Яңа кием белән тәмле сый тик аңарга булды. Кызның алдагы язмышы турында һичнинди ачыклык юк иде. Көтмәгәндә хат ташучы Әсмабикә кереп, икесенең дә гүя өнен алды.
- Анасыннан килде, укыгыз, - дип алларына телег­рамма салган иде, икесе тиң шуңа ябырылды. «Заводка эшкә кердем. Торырга җирем юк. Квартира бирсәләр, кайтып алмый калмам. Утыз сум акча салам, кышкы паль­то ал. Сөмбел».
Укып чыктылар да, әрнеп еладылар. Сәлимә өстәл төя-төя үкседе.
- Ичмаса, «кызым» дигән сүзне дә язмаган бит, кәк­күк!
Ләлә тагын район больницасы белән элемтәгә керде. Ләкин докторның җавабы да күңел юатырлык түгел иде:
- Зәйнәп апа республика клиникасында дәвалана. Озак вакытлы дәвалану курсын узмаса, зәхмәт сугу куркынычы бар.
- Ә без нишлик? - дип ычкындырганын хисапчы Лә­лә абайламый калды.
- Район мәгариф бүлеге белән   бәйләнешкә   керер­мен, - диде ерактагы тавыш. - Алар сезгә ярдәм итми калмас.
Ике көн үтүгә район үзәгеннән инспектор хатын килеп төште. Алия ише ятим балаларны моңа кадәр дә күп очрат­кан булган. Алияне, иягеннән алып, төрле якка бо­рып карады да, йөрәк өзелерлек итеп, салкын дәште:
- Гадәти табылдык. Моның ишеләр  йөзләп.  Балалар йортлары, интернатлар ата-аналары исән килеш ятим бу­лып калган шул сабыйлар белән шыгрым тулы. Документ­лар алып тутырыгыз.
Хатыннарның уклау йоткан төсле кымшанмыйча уты­руын күргәч, янагандай катгый өстәде:
- Барыбер баланы сезгә калдыра алмыйм, күп суз­магыз. Чит кешегә ияләшү, соңыннан аерып алган чакта, баланың күңелен генә яралый. Өстәвенә, моңа ни әнисе, ни әбисе ягыннан бер рөхсәт юк. Кирәк булса, берәрсе кайткач, кабат барып алыр.
Күз яшьләре белән мана-мана, әллә ничә кәгазь тутыр­дылар. Барысы әзер булгач, инспектор хатын Алияне ма­шинага таба алып китте. Күңеле хәвеф сизеп ялваргандай, мөлдерәп артка каерылды сабый. Шуның карашына түзә алмый ике хатын ике якта койма өсләренә сыгылып төште. Узып барган кемдер, колакларны кисеп, пычак белән чәнечкәндәй әйтте:
- Дөньяда тагын бер ятим артты.
 

Вахит ИМАМОВ

 

Фото: vk.com

 

 

 

Комментарийлар