Логотип «Мәйдан» журналы

Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча мастер-класска чакыра

15 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстанның Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча «Боз әкияте» мастер-классына чакыра. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр ит...

15 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстанның Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча «Боз әкияте» мастер-классына чакыра. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.


017 Фото: mincult.tatarstan.ru


"Тиздән Казан өстенә ак йомшак юрган ятачак, ул шәһәр урамнарына яктылык һәм уңайлылык өстәячәк. Бу көннәрдә сезгә үз кулларыгыз белән кечкенә генә кышкы могҗиза тудырырга тәкъдим итәбез. Моның өчен “Бозлык чоры”нда яшәүчеләрдән илһам алырбыз, алар кышкы салкыннар белән яхшы таныш. Кунактан кайткач, эшкә тотынабыз: ак кәгазь, ак калька, ак карлардан могҗиза тудырабыз", диелгән әлеге хәбәрдә.
Барлык кирәкле материалларны музей бирәчәк.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176895/

Комментарийлар