Логотип «Мәйдан» журналы

Табиб: Яз — варикозны дәвалау өчен иң кулай вакыт

Табиблар әйтүенчә, кешләр әлеге чир белән көрәшүне еллар буе кичектереп килә. Һәм юкка. Беренчедән, күпләр варикозның елдан-ел азып, тромбозга китерүен уйлап та карамый, ул көтмәгәндә баш калкытырга м...

Табиблар әйтүенчә, кешләр әлеге чир белән көрәшүне еллар буе кичектереп килә. Һәм юкка. Беренчедән, күпләр варикозның елдан-ел азып, тромбозга китерүен уйлап та карамый, ул көтмәгәндә баш калкытырга мөмкин. Икенчедән, нәкъ менә хәзер әлеге мәсьәләне хәл итәргә була — Казанның Достоевский урамында урнашкан «Варикоза нет» клиникасында «Сәламәтлек көннәре» акциясе уза.varikoz
Варикоз — бер башлангач, акрынлап көчәя бара торган авыру. Кан тамырларының варикоз киңәюе вакытында кан әйләнеше акрыная һәм кан тыгылып тору нәтиҗәсендә тромб барлыкка килә. Тромб исә кан тамыры стенасыннан ычкынып китеп, үпкәгә барып керергә мөмкин. Күп очракта моның ахыры үлем белән тәмамлана. Әгәр тромб үпкә артериясен томаласа, пациент шунда ук, санаулы секундлар эчендә вафат була.

Достоевский урамындагы «Варикоза нет» клиникасы белгечләре әйтүенчә, пациентларны караган вакытта тромб ачыклану аркасында, аларны «ашыгыч ярдәм» машинасында даими рәвештә хастаханәгә озаталар.
Галимнәр тромбозның коронавирусның авыр формасы вакытында иң киң таралган өзлегүләрдән берсе булуын ачыклаган. Әгәр варикоз вакытындагы кебек тромбозга бирешүчәнлек күзәтелсә, COVID-19 проблеманы кискенләштерергә һәм куркынычны тагын арттырырга мөмкин.
Якынча исәпләүләр буенча, тромб ычкыну аркасында ел саен ун миллионнан артык кеше вафат була. Тромбоэмболиядән кешеләр яман шеш һәм СПИДка караганда да күбрәк үлә.

Организмны шушы хәлгә китереп җиткермәс өчен, табибка күренергә һәм дәвалануны кичектермәскә кирәк. Сезне сагайтырга тиешле беренче билге — кан тамырларының кабаруы. Димәк, флебологка күренергә вакыт дигән сүз.
Табиб әйтүенчә, яз — варикозны дәвалау өчен иң кулай вакыт! Дача сезоны һәм җәйге эссе көннәр башланырга вакыт бар әле. Варикозны елның теләсә кайсы вакытында дәваларга мөмкин, әмма табиблар операцияне язын, чир «йоклаган» чагында ясатырга киңәш итә. Бу вакытта кан тамырлары тыныч һәм тотрыклы хәлдә була, шуның нәтиҗәсендә тернәкләнү этабы да җиңелрәк узачак. Шул рәвешле, җәй челләсендә хатын-кызларга — күлмәк, ә ир-атларга шорты кияргә берни дә комачау итмәячәк.

Варикозны дәвалауда төрле алымнар (мисал өчен, склеротерапия яки минифлебэктомия) кулланылырга мөмкин, болар барысы да җәрәхәтсез һәм наркоз ясамыйча гына үткәрелә торган процедуралар, операция ике сәгать дәвам итә. Шул ук көнне пациент өенә җәяү кайтып китә ала. Операциядән соң компрессион кием кияргә кирәк, ул язын бернинди проблема да тудырмаячак.
Сүз уңаеннан, Достоевский урамындагы «Варикоза нет» клиникасында компрессион трикотаж барлык пациентларга да операциядән соң бушка бирелә. Шулай ук анализлар тапшыру, гарантия, табибка ике тапкыр күренү дә бушлай! Башка шәһәрләрдән килүче пациентларга, икенче көнне дәвалаучы табибка күренү мөмкинлеге булсын өчен, клиника кунакханәдә бер тәүлек яшәү чыгымнарын да күтәрә. Моннан тыш, язын җәяү йөрү дә файдалы.
Достоевский урамындагы «Варикоза нет» клиникасы — варикозны дәвалау өлкәсендә эксперт, бөтен Россия күләмендә 30дан артык медицина клиникасыннан торган федераль челтәргә керә. Клиникада кан тамырлары хирургиясе, флебология һәм УЗИ-диагностика өлкәсендә махсуслашкан үз эшенең осталары хезмәт куя. Барлык табиблар да варикозны лазер ярдәмендә дәвалауда пациентларга зыян китерми торган методика белән эш итә.
Дәвалануны хәзер үк башлаган очракта, җәйгә инде бу проблема хакында онытырга да мөмкин!
Табибка күренү өчен уңайлы вакытны сайларга ашыгыгыз!
Клиникада «Сәламәтлек көннәре» 7 көн — 12 апрельдән 18енә кадәр дәвам итәчәк.
Бу көннәрдә нибары 500 сумга флебологка күренергә һәм УЗИ-диагностика узарга мөмкин.
Әгәр нервларыгыз какшаса, баш өянәге, йокысызлык һәм баш авыртудан интексәгез, неврологка күренергә чакырабыз. «Сәламәтлек көннәре» акциясе кысаларында кабул итү бәясе 500 сум тәшкил итә.
Түбәндәге телефон буенча алдан язылырга мөмкин: 8 (843) 212-20-10.
Казан шәһәре, Достоевский урамы, 40
Тискәре йогынтысы булырга мөмкин, белгеч белән киңәшләшергә кирәк
Лицензия 2018 елның 14 июнендә бирелгән: ЛО-16-01-006940 от 14.06.18

 

Фото: https://tatar-inform.tatar/


https://tatar-inform.tatar/news/health/12-04-2021/tabib-yaz-varikozny-d-valau-chen-i-kulay-vakyt-5818458

Комментарийлар