Логотип «Мәйдан» журналы

Сыра шешәсе шартлап, Чаллыда бер бала зыян күрде

Аяклары яраланган тугыз яшьлек малайны Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр. Фото: социаль челтәрБала Энтузиастлар бульварында уйнап йөргәндә зыян күргән. Бу хакта медицина учреждениесе хәбәр ит...

Аяклары яраланган тугыз яшьлек малайны Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр.
uda4oqlrzdcosi0pbpea-watermark Фото: социаль челтәр
Бала Энтузиастлар бульварында уйнап йөргәндә зыян күргән. Бу хакта медицина учреждениесе хәбәр итә.
Шаһитләр сөйләвенчә, 23 майда кичке җиделәр тирәсендә бер төркем малайлар бульварда сырадан калган пластик шешә табып ала. Малайларның берсе аның өстендә сикерә башлый. Нәтиҗәдә, "уенчык" шартлый. Шартлау тавышы һәм зыян күрүченең кычкырулары якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләргә дә ишетелә хәтта. Малайның аягын шунда ук бәйлиләр һәм ашыгыч ярдәм чакырталар.
 
Медицина учреждениесендә балага ашыгыч ярдәм күрсәтелә, яралары тегелә.
Хәзерге вакытта зыян күрүче травмотология бүлеге табиблары күзәтүе астында дәвалана.
 

Комментарийлар