Логотип «Мәйдан» журналы

Сыңар канатлар

Повесть.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

«Сезнең яшь чакны беләбез без».

 

Сәлимә карчык бүген дә йокламыйча таң арттырды. Соңгы елларда, җәйгә чыкса, шул инде аның оныгының кызы Эльвира кайта да тормышының бөтен тәртибе бозыла да куя. Юк-юк, карчык зарланмый, берүк кайта гына күрсен. Җәйге ике ай аның тонык тормышына җете төсләр өсти, ул үзен хәтта бераз яшәреп киткәндәй хис итә. Дөрес, оныкчыгы бәләкәй чакта рәхәтрәк иде. Иде… Көн буе күрше кызлары белән уйнап, су коенып,көтүдән кайтмаган сарык бәрәннәрен эзләшеп, эттәй арып, караңгы төшкәнче үк хәлдән таеп, кыз үзенең ничек йоклап киткәнен дә сизми кала иде. Хәзер хәлләр үзгәрде: җиткән кыз көндез күбрәк йоклый, төн буе кайдадыр йөри. Сорасаң, җавап бер:
– Бабуль, әй, әбием, син кайгырма, без просто тусуемся.
«Тусуемся» дигәне нәрсәдер инде, кыз җиңел генә әйткәч, Сәлимә карчык куркыныч нәрсә түгелдер дип белә. Ул оныкчыгының «әбием»дип, җылы йомгак булып, куенына чумган чакларын сагына. Көтү куар вакыт җиткәндә генә кайтып кергән оныгы өчен соңгы вакытта карчыкның эче поша.
synar-kanatlar
Әти-әнисе аңа ышанып җибәрә бит. Ә ул кызның кайда, нишләп йөргәнен дә белми. Җитмәсә, гел бер егет белән кайтып туктый. Кайбер көнне, өйгә кермичә, капка төбендә музыка кычкыртып утыралар. Авыл кешесенең җәйге йокысы санаулы, бик кыска. Күршеләрдән кыен. Әйтсәң килештерми. «Әниеңә әйтәм», – дисәң дә файда булмас инде.
Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри торгач, таң да атты. Карчыкның бөтенләй йокысы качты. «Кайтып керсә, тегеләй итәм, болай әйтәм», – дип гайрәтләнеп торуын онытты. «Исән генә кайтып керсен, ачуланып бер сүз дә әйтмәс идем, ипләп кенә аңлатыр идем», – дип тели башлады. Аптырагач, иске камзулын җилкәсенә салып, болдырга чыгып басты. Август үзенекен итә. Таң алдыннан бик салкын икән. Күтәрелеп килгән кояштан, әйтерсең, җылылык нурлары түгел, калтыраткыч салкын энәләр сибелә.«Кайда йөрмәк кирәк шул гомер?» Югыйсә, «Озак йөрмә. Иртәгә иртәрәк торырсың, кыяр-помидорларны эш итәрсең. Кыш буе кибеттән сатып алып ашыйсыз тозлы кыяр-помидорны. Үзеңә тозларга өйрәнергә кирәк. Миңа да калыр, сезгә дә җитәр», – дип әйтеп куйган иде. Дөрес, Эльвира кайтарып сүз әйтмәде, көлемсерәп кенә куйды да чыгып китте. Сиксәнне узып киткән карчык, тозлы яшелчә бик кирәктән түгел, эш булмаганнан, эш булсын дип әйткән иде. Ник дисәң, күрше Ясминәләргә кайчан керсәң дә, апасының оныгы Язиләнең я варенье кайнаткан, я яшелчәдән нәрсәдер ясаган чагына туры килә. Аның да, Ясминә кебек, кыш көне күршесе кергәч: «Менә, Эльвира кызым ясап киткән варенье белән чәй эчик әле», я булмаса, «Кыярыннан авыз ит, бүген тозлаган кебек», – дип мактанасы килә.
Уйларын бүлеп, капка төбенә, чыелдап, машина килеп туктады. Ишек ачылганы, аннары Эльвираның тавышы ишетелде:
– Иди к своей лохундре! Чтоб глаза мои тебя больше не видели!
Ишек шапылдап ябылды. Машина урыныннан кисәк кузгалып китеп барды.
Капка ачылганчы дип, Сәлимә карчык тиз генә өенә кереп китте, киемен дә салып тормыйча, юрган астына чумды. Кыз да урамда озак тоткарланмады. Кереп, суыткычтан нәрсәдер алып капкалады да йокларга ятты. Күп тә үтмәде, тыныч кына сулап йоклап та китте.
Төштән соң гына уянган оныкчыгы белән сөйләшү Сәлимә теләгәнчә барып чыкмады.
– Бабуль, булды инде, җитте. Минем кайда нишләп йөрүем сиңа нигә кирәк инде, в натуре. Это для тебя вообще не интересно. Все нормально дидем бит инде.
– Бәбекәем, ничек «нигә кирәк?»булсын? Син кайтып кермичә, тынычлап йоклый да алмыйм. Синең өчен борчылам, әти-әниең алдында ни дип җавап бирермен ул-бу булса дип куркам. Безнең дә яшь чаклар бар иде, бу кадәр дөньяны онытып йөрми торган идек. Дәү әниең дә…
– Беләм, беләм сез яшь чакта нинди кристально чистая совесть булган кешеләрнең. Мораль превыше всего булган. И секса не было. Алайса, нигә Кәримә апа дәү әнием белән бергә үсмәде? Нигә дәү әни Эдикның әбисен «әти кызы» дип йөртә.
– Сиңа кем әйтте моны?
– Барыбер түгелмени?
– Һе, барыбер булса, ыштанны баштан киярләр иде. Бик остарып кайткансың әле син, кызым, бу юлы. Син ул вакытларны хәзергесе белән чагыштырма, яме. Бөтенләй башка замана иде ул. Без күргәнне сезгә күрергә, без кичергәнне кичерергә язмасын, диген син. Ул вакыттагы кызларны да үзегез белән чагыштырма… Чагыштырма…
Сәлимә карчык хәле киткәнен сизеп, кулы белән арттагы урындыкны капшады. Эльвира, йөзенә җиңүче кыяфәте чыгарып, түр якка кереп китте.
Үз каны булса да, оныкчыгы белән уртак сүзләр беткәндәй тоела башлады Сәлимәгә.
Әллә җен алыштырган тагын бу баланы. Сөйләшеп аңлашып та булмый. Аңа сиздермәскә тырышсалар да, олы кызы Вәсимә кайткан чакларда телефоннан кызы – Эльвираның әнисе белән сөйләшкән сүзләреннән чамалый иде чамалавын: тәртип ягы аксый башлаган оныкчыгының. Мәктәпне бетергәч, ата-анасы тырыша-тырмаша, институтка укырга керттеләр. Быел икенче курсны бетерергә тиеш иде. Бетергәнен-бетермәгәнен ата-анасы да төгәл генә белә микән? Ник дисәң, дәү әнисе Вәсимә:
– Бетерә алдыңмы ул«койрыкларыңны»? – дигәч,Эльвира сәер генә итеп җавап биргән иде:
– Дәү әнием, у тебя больше проблем нет что ли?
Сәлимә карчык бу шәһәр кунакларының сөйләшү җаен вакыт-вакыт аңлап та бетерми. Урысчасы да чамалы. Эльвира быел бигрәк тә сәерләнеп кайткан. Бәләкәй чагында рәхәтләнеп сөйләшкән татарчасы хәзер ярым-йорты.
– Һы, «сезнең яшь чакны беләбез, имеш…» Белмисез шул, белмисез. Белсәгез «Нигә?» дип гаепләп утырмаган булыр идегееез…
Оныкчыгының сүзләре, дистә еллар узса да кансырап торган, кеше күзеннән яшерергә тырышкан яраларны кузгатты. Һаман да бүгенге кебек күз алдында…
 
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Җиңүчеләр җиңеп кайткач…
– Йә, нишләтерсең?… Нишләтерсең?! Күзләрең белән ашардай булып йөргәнеңне күрмимме әллә? Телең белән әйт!
– Син хәсис белән сөйләшеп тормыйм да мин. Бар, юлыңда бул! Кирәгең бер тиен. Үзеңнең дә…
– Әйтеп бетер әйдә. Тагын кемнең кирәге юк? Син чыгарып атсаң, бәлки, безгә ярап куяр.
Сәлимә кулындагы чиләген җиргә томырды.
– Ах, себерке! Әле син мине үртәп торасыңмы? Адәм тәганәсе!
Хатын, мәче тизлеге белән, каршысында бөеренә таянып, мәсхәрәле елмаеп торган Дәнәгә таба атылды.Тегесе, күрәсең, Сәлимәдән моны көтмәгән иде. Сыерлар утарына чигенеп, үзен саклардай таяк-такта сыман нәрсә эзләде. Тик бу шулкадәр тиз булды ки, Дәнә уңга-сулга каранганчы, Сәлимә аның чәченнән умырып тотып, җан ачысы белән яр читенә сөйрәп китерде. Сыер дуласа аттан яман, диюләре шулдыр, ике хатын, бер-берсенә каргыш-рәнҗеш сүзләрен кызганмыйча, кыргый тавыш белән чинашып, яр читендә әүмәкләшә башладылар. Үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән авыл хатыннары – башка савымчылар кайсы кайдан йөгерешеп килгәндә, алар ярдан су читенә үк тәгәрәп төшкәннәр иде. Сәлимә, эчендә җеннәре уянган кеше сыман, анда да беренче булып сикереп торды. Таралып төшкән толымнарын пычрак куллары белән аркасына алып атты. Тубыктан суда торган хәлдә, сыер тизәге белән катнашкан яр балчыгын учлап алып, Дәнәгә томырды. Анысы гына, һәрнәрсәдән ваз кичкән сыман, ике кулы белән эчен тоткан да бөгәрләнеп җиргә түнгән иде.
– Нәрсә, кирәкмимени инде? Әле яңа гына гайрәт чәчә идең бит, ярап куяр дип… Менә, күрәсеңме моны?
Сәлимә, итәкләре белән яр ләменә уралып, ярсуыннан еш-еш сулап, Дәнә янына чүгәләде. Кәҗә тоягын хатынның борын төбенә китерде дә илереп такмаклавын дәвам итте:
– Сиңа бирергә дип, өч ел армиядән, дүрт ел сугыштан көтеп алмадым мин аны. Синең кебек, килгән бер упалнамуч белән себерелмәдем…. Тор, нәрсә кәмит куясың? Хәзер бөтенесенә мине явыз, үзеңне яхшатлы итеп күрсәтәсең киләмени? Тор, себерке!
Сәлимә, ярсып, Дәнәне җилтерәтергә, кая эләксә, шунда типкәләргә тотынды. Тегесе, көтмәгәндә, аның аягына ташланды.
– Зинһар, Сәлимәкәем, эчемә генә тибә күрмә, баламны гына харап итә күрмә. Бердәнбер өметем бит ул минем. Иреңнең кирәге юк миңа. Мин аннан аласымны алдым инде. Аны якын китермәгәнемә айдан артык. Миңа бала гына кирәк иде… Бала гына-а-а… Зинһар, харап итмә!
Сәлимәнең тибәргә дип ярсыган аягы, сугарга дип күтәрелгән кулы паралич суккандай асылынып төште.
Эшнең нидә икәнен иртәрәк төшенеп алган көтүче Шәйхерази карт, нигәдер, башта кесәсеннән махоркалы янчыгын сөйрәп чыгарды, аннары янчыкны, нигә алай эшләгәнен үзе дә аңлап бетермичә, икенче кесәсенә тыгып куйды. Черт итеп җиргә төкергәннән соң, бу хәлләргә гаепле кешене тапкандай, яр читенә вакыйганың дәвамын карарга җыелган хатын-кыз җәмәгатен куып тарата башлады.
– Барыгыз, бар, карга балалары кебек авызыгызны ачып карап тормагыз, аю биетмиләр. Үзләре генә сөйләшсеннәр. Сез кирәкми монда. Сыерларыгызны савыгыз әнә. Кигәвен талый мескеннәрне.
Хатыннар теләми генә таралыштылар. Сыерларның кигәвенгә чыдый алмыйча холыксызланып тибенүләренә, тышавын өзеп качарга маташуларына ачуы килгән савымчыларның «тәмле» сүзләре савым утары өстендә йөзгән кичке тынчу һавада озак тирбәлеп торды.
– Шәйхерази карт та еллар буе хезмәт итүдән шомарып беткән агач бүкәненә барып утырды, иске гәҗит кисәген сак кына ертып, аңа бер төрерлек тәмәкесен салып кабызды. Тансык исне күзләрен йомып иснәп бераз ләззәтләнде, аерым бер канәгатьлек белән төреп, авыз читенә кыстырды. Үпкәләренә таралып, башны әйләндереп җибәргән тәмәке төтене беразга дөнья уйларын оныттырды. Берничә тапкыр суырганнан соң, тәненә йөгергән рәхәтлеккә кәефе килгәч кенә, карт чынбарлыкка кайтты. Тукта, яр астындагы теге ике хатынның кычкырышкан тавышлары тына төшкән түгелме соң? Карт титаклап яр читенә килде. Кайчандыр ахирәтләр булган, хәзер кара дошманга әйләнгән ике хатын, һәрберсе үз язмышына рәнҗеп, такмаклый-такмаклый үксеп елап утыра иде.
– Минем дә, бәлки, синең кебек бала үстерәсем киләдер… Ирем сугышта үлеп калганга мин гаеплемени?
– Балаңа ата кирәк булгач, минем иремнән башканы таба алмадыңмы? Ничә еллар сердәш булып, барын-югын бергә бүлешеп яшәгән дустыңның ирен аздырмасаң…
– Кемнән табарга иде соң миңа? Теге сасы көзән уполномучларданмы әллә? Син курыкма… Ул бала минеке генә булачак. Бүген кит дисәң, бүген авылдан чыгып китәрмен. Тик балама гына тимә. Ул минеке генә. Сезнең тормышыгызга кара елан булып кермәс…
Шәйхерази карт авыр итеп көрсенде.
– Ә-ә-й, язмышлар диген, ә! Нишләттең син, сугыш, бу балаларны!? Кайсының тәне яралы, кайсының җаны… Берсеннән берсе дастуен егетләрне харап иттең дә…
 
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Коммунист хатыны
Дәнә авылда калмады. Казанга китеп ишек алды себерүче булып эшкә кергән, бүлмә биргәннәр икән, диделәр. Берничә ел үткәч кенә Сабантуйларга кунакка кайта торган булды. Кызы белән. Күрер күзгә үк аныкы икәне күренеп торган бала белән Салихның очрашканы булды микән – анысын Сәлимә белми, чөнки ул үзе дә ирен бик сирәк күрә.
Сәлимәнең тормышы хәзер икенче яссылыктан ага. Башта иренең «сулга» кемнәр янына йөрүен чамаласа да, элекке эчкерсез, җанга-җан, тәнгә-тән кушылып, бербөтен булып яшәгән чакларны кайтару өмете белән яшәде. Аннары шул өмет әкренләп әллә кая юкка чыкты, әйтерсең кичке эңгердә эреп таралды.
Сугыштан, бәхетенә каршы, авыр яралар алмыйча, күкрәк тутырып орден-медальләр белән кайткан, үзе әйтмешли «гвардии лейтенант, орденоносец Рахматуллин Салих Самигуллович», җиңүче солдатка тиешле дөнья рәхәтенең һәммәсен тизрәк татып калырга тырышкандай кыланды. Кайтуына колхозны тоттырдылар. Кышын кошевкалы, җәен тарантаслы атта вәкарь белән генә утырып йөрү бик тә ошады Сәлимәнең бәгырь кисәгенә. Ятим-җилпе солдаткалар, ирләр сугышта чакта үсеп җиткән яшь кыз-кыркын белән алышырлык чамасы юк иде хатынның. Ире сугышка киткәч дөньяга килгән Вәсимәсе, сугыштан соң бер-бер артлы туган Хәлимә белән Кәримәсе; улының читкә йөрүен килененнән күреп, җае чыккан саен җанын талкыган кайнанасы, фермадагы җелекне суыра торган авыр эше, аның өстенә, абзардагы сыеры-сарыгы – һәммәсен бергә тарта торгач, Сәлимә Салихның сатучы Җәннәт янына ничек чыгып киткәнен дә сизми калды. Юк, сизгән икән. Ничек сизмәсен ди?
– Мине югалтма. Бүген партсобрание. Соң кайтырмын, – диде Салих, кичке аштан соң фетр итеген акбур кушылган он белән чистарта-чистарта.
– Әле партсобрание, әле идарә утырышы. Көн саен нинди бетмәс-төкәнмәс җыелыш булды инде ул төн ката? Су туглап, май төшми. Фермага барсаң, андагы сыерлар ач, өйгә кайтсаң – өйдәгесе. Партбилетың белән күкрәк кагып йөргәнче, шулар турында уйласаң иде син, – диде Сәлимә беркөнне сабырлыгы тәмам төкәнгәч.
– Нәрсә туглыйбыздыр – анысына синең тавыкбаш кына җитә торган түгел. Партиягә каршы мондый сүзләреңне ишетсәләр, алып китәргә дә күп сорамаслар.
Салих ишекне каты итеп ябып чыгып китте. «Партсобраниең ярты төнсез бетмәячәк инде синең. Җәннәт «партиясе» белән микән, башкасын таптың микән? »
Кич буе балалары белән юанырга, бетмәс-төкәнмәс мәшәкать белән онытылырга тырышса да, ул көнне эч пошуын баса алмады Сәлимә.
– Мин тиз генә җиңгәчәйләргә барып кайтам әле. Пирчәткәлек кара бәрән йоны бирермен дигән иде, – диде Сәлимә кайнанасына. – Иптәшкә Хәлимәне алам. Кәримәне апасы йокларга салыр.
– Биләмгә барам, диген инде…
Кайнанасы, борын астыннан мыр-мыр килеп, чаршау артына кереп югалды.
– Әнкәй, син җиңгәчәйләргә барабыз, дидең бит. Алар бу якта торалар.
– Ул тыкрыкка кар салган, кызым. Идарә урамыннан барабыз.
Юк-барны сөйләштереп баргач, Хәлимәгә каян барсаң да барыбер. Анысын әле алдап була. Вәсимәсен алсаң, нигә якында гына торган җиңгәчәйләргә әллә кайдаг идарә урамыннан барганыңны шундук чамалап алыр иде.
Идарә йортында, әлбәттә, ут юк, аның каравы, сатучы Җәннәт капкасына яңа яуган кардан, пичәт кебек, фетр итек эзе кереп киткән.
– Нигә парторг Хәмит абзыйга сөйләп карамыйсың? Партийныйларның койрыкларын бик тиз кысалар бит, – диде Ясминә дустының өзгәләнүен күреп.
– Кирәкми. Чыгып китәрдәй булса, тизрәк чыгып китсен иде инде. Сөйдергеч бөти урынына партбилетны тагып йөреп булмас гомер буе, – диде Сәлимә.
Чыгып киткәндә, ире болай диде:
– Үземә йорт җиткергәч, инәйне алып китәрмен, хәзергә монда калсын. Бу – аның өе.
Балалар турында ләм-мим. Ишекне ябар алдыннан тагын бер җөмлә өстәгән икән әле:
– Тавыш чыгарып йөрмә, минем тормышка кысылма.
Монысына аеруча рәнҗеде Сәлимә. Әйтерсең, моңарчы тавыш чыгарганы булган.
Дәнә белән яр буенда елашканнан соң, йөрәгенә кан сауса да, эчендәгесен тышка чыгарганы булмады, соң булса да акылына килер, дип өметләнгән иде бит ул. Юк, булмагач, булмады инде.
Ай, кыланып та күрсәттеләр инде! Клуб сәхнәсендә унсигез яшьлек яшь-җилкенчәк кебек (хәер, унсигез яшьлекләрнең дә тыйнагы алай ук кыланмый иде әле ул чакларда) куллар тотышып, күзгә-күз карашып мәхәббәт җырлары җырлау дисеңме, тырантаста кочаклашып-үбешеп, ихахайлап, урам буйлап бару дисеңме, кибеткә килгән балаларны «Кибет ябыла инде, иртәгә килерсез» дип кайтарып җибәрү дисеңме… Түзде инде Сәлимә, нихәл итәсең. Түзми ни чарасы бар иде соң аның.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
«Әткәй, кайт инде!»
Шулай да күңелендә «Кайтыр!» дигән яшерен бер өмет тә яшәде, чөнки Җәннәт Салихтан һаман бала таба алмады. Балалар хакын хаклап, бәлки кире кайтыр дип, беркөнне ике кызын – Хәлимә белән Кәримәне Салих торган йортка җибәрде:
– Куркып тормагыз, «Әткәй, без сине сагындык» дип әйтегез, – диде.
Уртанчы кызының сөйләвенә караганда, ул көнне төн җиткәнче, Салих кайтып кермәгән, балаларга Җәннәт караңгы чырай катмаган, ашатып-эчертеп йокларга салган. Хәлимә,таңнан уянып, үзләренең нишләп йөрүләрен искә төшергән дә, кеше –кара күргәнче дип, өйгә йөгереп кайткан.
– Кәримә кайда? – диде төнне йокысыз үткәргән Сәлимә беренче сүз итеп.
– Ул йоклый әле. Соңрак барып алырмын. Без әткәй белән барыбер сөйләшә алмадык. Кичтән йоклап киткәнбез. Әле алар йоклап калды. Әнкәем, мине аларга бүтән җибәрмә яме. Күрәсе килсә, үзе килер иде. Җибәрмә бүтән, әнкәем, ярыймы, – диде сабый, анасының күзенә карап. Алты яше дә тулмаган бала бер төн эчендә олыгаеп калган сыман тоелды Сәлимәгә. – Без үзебез генә дә бик әйбәт торабыз бит.
– Мин баштук әйттем бит, әнкәй, бармасыннар дип.
Сәкедә йоклап яткан Вәсимәсе, уянып, сүзгә кушылган икән. Әллә дүрт яшькә кадәр ата белән бала бер-берсен күрмичә яшәгәнгә, алар арасында җылы хисләр, гомумән, булмады да бугай. Салих Вәсимәнең үз кызы булуына шикләнмәсә дә, аңа «балам» дип егылып китмәде. Сабый күңеле белән бу салкынлыкны тойгач, Вәсимә дә «әткәй» дип үлеп тормый. Яхшы белән яманны аера башлаган вакытта, бөтен авыл алдында хур итеп ташлап чыгып та киткәч, үсмер кыз күңелендә әтисенә карата нәфрәт кенә бар иде.
Сәлимә кызын кочып алды. Күзеннән яшь атылып чыкты.
– Юк, юк, бәбекәем, бүтән җибәрү юк. Болай гына, әтиләрен сагынганнардыр дип кенә җибәргәнием. Дөрес әйтәсең, безнең үзебезгә генә дә бик рәхәт. Әйе бит, Вәсимә?
Батканда саламга ябышкандай, олы кызына эндәште. Вәсимә стенага таба карап яткан иде. Борылмый гына теш арасыннан ике җөмлә чыгарды:
– Мин үлсәм дә бармыйм аларга! Тегесенең дә кирәге юк.
Хәлимә сеңлесен алырга барганда, әтиләре инде чыгып киткән, Кәримә Җәннәт белән чәй эчеп утыра иде. Ул килеп керүгә, сеңлесе:
– Апакай, кала әле, миңа нинди мәмәй билде Зәннәт апа! Камфит! Кил утыл, сиңа да билелләл! – дип кычырып җибәрде.
– Әйдә, киттек кайтып. Өйдә эчәрсең чәйне.
– Юк, кайтмаем. Мин тагын монда йоклаем. Монда кәмфит бал.
– Әйдә, дим, тиз бул. Әнкәй көтә.
– Минем монда толасым килә.Әнкәй дә монда килсен, сез дә килегез. Әткәй дә монда тола.
– Дивана, киттек дидем мин сиңа.
Апасы сәкедән сөйрәп төшерергә җыенгач, Кәримә разбой салып акырырга ук тотынды. Шунда сүзгә Җәннәт кушылды:
– Матурым, миңа хәзер эшкә барырга кирәк. Сиңа тагын мәмәйләр алып кайтырмын. Кич тагын килерсең яме.
Монысына сабый риза булды. Кич тагын барды Җәннәтләргә. Тагын барды, тагын барды. Сәлимәгә көннәрдән-беркөнне кызына ияреп, Салих та кайтыр сыман тоела иде. Ә сабый, анда йөреп, әтисенә түгел, күбрәк Җәннәт апасына ияләште. Бу хәлгә Сәлимәнең эче пошса да эчтән үзен: «Монысы булса да әтисен күреп үсә. Без ашамаганны ашый», – дип акларга тырышты. Шулай Кәримә әтисе белән Җәннәт атлы үги әнисе янында торып калды. Уртак балалары булмаганга, ул анда бердәнбер булды, тамагы тук, өсте бөтен иде. Әнисе, апалары янына кайтып йөрде.
Сәлимә бик еш: «Нигә бу хатын минем балама бик яхшатлы булырга тырыша соң әле?» – дип уйлый иде. Кәримә ун яшькә җиткәч, сәбәбе ачыкланды. Салих балаларын, хатынын, үскән нигезе белән карт анасын ничек җиңел ташлап чыгып киткән булса, аның Җәннәткә булган кайнар гыйшкы да тиз узган икән. Төпчек кыз Кәримәне өйгә ияләштереп, Җәннәт ир кисәген үзенә ныграк бәйләмәкче булган. Тик алай да барып чыкмады. Салих ике хатынын, өч баласын авылда калдырып, район үзәгенә китеп барды. Анда да аның баласы үсә икән. Шулай итеп, «гвардии лейтенант, орденоносец Рахматуллин Салих Самигуллович» ның туган авылында шәхси фронттагы «батырлыклары» тәмам булды.
Сугыш китергән кайгы-хәсрәт әкренләп ераккарак, кешеләрнең күңел төбенәрәк күчте. Кайтасылар кайтты, кайтасы булмаганнарны сабыр күз яшьләр белән искә ала башладылар. Көтеп ала алмаганнар турында берәүдән дә оялмыйча, похоронканы мең дә бер мәртәбә күз яшьләренә чылатып, сагыну катыш горурлану белән сөйләделәр. Ә Сәлимә… Юк, каргамады ул Салихын. Рәнҗедеме? Рәнҗегәндер. Саф хисләрен аяк астына салып таптаганы өчен, гомер буе хыянәтсез сөюенең кадерен белмәгәне өчен рәнҗегәндер. Сагышларның сары җиленнән кибеп сулган чакларында, шөкер, янында юанырга балалары бар иде, алар дип яшәлде. Ирсез хатыннар авыл тулы. Һәрберсе үзенчә бәхетсез, һәрберсенең бәхетле буласы килә иде.
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Бәхилләшү
Кәримә кибетен ачты, сатучы килгәнне көтеп алды да сумкасына күчтәнәчлек тәм-томын салып, туган йортына юнәлде. Әнисе, яшенә күрә, әйбәт кенә яшәп ята. Гомер буе фермада эшләп, пенсиягә чыкты, ялгызы ике кызын аякка бастырды. Ничәмә-ничә тонна сөтне кул белән савудан кәкрәеп калган куллары вакыты-вакыты белән тыңлаудан баш тартса да, үз-үзен йөртә әле.
Җәннәт апасының хәле көннән көн авырая барганын, үзе әйтмәсә дә, Кәримә күреп тора. Ашаганы – сыек шулпа белән җылы сөт. Анысын да бал калагы белән генә. Кәримә: «Кая, бир, үзем ашатыйм», – дисә дә, һаман калтыранган куллары белән үзе ризыкланырга, күбрәк, янында кеше булмаганда ашарга тырыша. Газапланганын күрсәтәсе килми торгандыр
Үзгәрде Җәннәт, бик үзгәрде. Үзе дә, тышкы кыяфәте дә. Заманында шайтанны да аздырырдай мут күзләрендәге очкыннардан сүлпән тонык караш кына калып бара. Мәмрәп торган җиләк кебек сусыл, күперенке иреннәре төссезләнеп эчкә убылган.
Кайчандыр ачлы-туклы яшәп, дөнья арбасын тартып, иртә картайган авыл хатыннарының җенен котырткан тутырган тавык кебек гәүдәсе бүген бушап калган. Ябык гәүдәдә җылы да тормый. Катлы-катлы кофтасы, җиңсез сырмасы өстеннән иске мамык шәлен урап куйган.
Ул үзенең көннәре санаулы икәнен чамалый. Күренердәй табибларга күренде инде. Берсе дә өметләнерлек сүз әйтмәде. Вакытың җитсә, бернәрсә дә алып кала алмый икән. Соңгы вакытта сөйләшүенең дә атасы-анасы юк. Күптән гүр иясе булган әти-әнисен искә төшерә, үзе генә калганда, әллә кемнәр белән сөйләшеп тә ята шунда. Җүләр дисәң, җүләр түгел, акыллы дисәң, хәтерең калыр.
Беркөнне Җәннәт Кәримәне үз янына чакырып алды.
– Кызым, тыңла әле сүземне, – диде, тынын көчкә алып. – Китәргә вакытым җитеп килә, ахры, минем. Көн дә әрвахлар белән саташам. Чакыралар. Тик бу дөньядан киткәнче эшләп бетерәсе эшләрем, сөйләшәсе кешеләрем бар. Әнкәңне чакырып кайт әле. Аның мине күрәсе киләдер, димим. Шулай да чакыр. Килмим дисә, ялын. Ходай хакы өчен дип ялварды, диген. Миңа аның белән сөйләшмичә китәргә ярамый. Зинһар, килсен. Барып әйт. Бүген үк. Хәзер үк.
Сәлимә, барса да барды, бармаса да барды, дигәндәй, бүген-иртәгә бу дөнья белән алыш-бирешен өзәсе кешенең үтенечен аяк астына салырга күңеле тартмады. Мәңге үтмәс тоелган рәнҗеше еллар узу белән тоныкланган иде инде. Аннары, Кәримәне үз куллары белән диярлек Җәннәт йортында калдырды бит. Тавыш-тынсыз гына Җәннәт аны ирсез дә, кызсыз да калдырды.
Ни дип чакырды икән инде? Салихны аздырып, үзенеке иткәненә дә ярты гасырдан артты. Шул гомер бер авылда яшәделәр. Көн саен ук булмаса да, очрашып тордылар. Салих аны да бәхетле итмәде. Ул берәрсен бәхетле итә алды микән соң? Үзе бәхетле була алды микән? Ташлап калдырган балалары, хатыннары, инде дә килеп, соңгы елларда бәгырьсез баласын күрергә зар-интизар булып дөнья куйган әнисенең рәнҗешләре аны бәхетле яшәтте микән? Анысы Сәлимәгә караңгы. Дөньяның тагын бик күп яклары караңгы аңа. Гомер кичте, тырыша-тырмаша балалар үстерде, кайнанасын карап, бәхиллеген алып, бакыйлыкка озатты. Нәрсә күрде инде ул, нинди рәхәт күрде? Икенчеләй караса, шөкерана кылырлыгы да бар кебек. Шул Җәннәтне генә ал. Ул нигә иреште? Күз явын алырдай чибәрлеге бар иде. Күпләр сыер тизәге ерып йөргәндә, ул ак эштә булды. Тамагы тук, кыяфәте матур иде. Тик ана бәхете дә татый алмый үтте гомере. Кәримәне үз баласыдай карап үстерсә дә, карында тугыз ай бала күтәрү, шаулап күкрәккә сөт төшкәнен тою, бала имезү рәхәтлекләрен татый алмады бит ул. Салих белән яшәгән берничә елны санамаганда, ялгыз канат булды, салкын түшәктә йоклады. Кешенекен урлап, бәхетле булып булмый шул, булмый. Берәрсенекен урлыйм дисәң, үзең өчен бәхетсезлеккә әйләнә дә куя ул. Аңламый дисеңме шуны үзе? Аңлый, бик аңлый. Дөнья белән алыш-бирешен өзәр алдыннан аның белән сөйләшәсе килер идемени, югыйсә.
Кәримә, ишегалдына алданрак узып, ишекне ачты.
– Бу – без, Җәннәт апа, әнкәй белән.
Түр яктан ыңгырашкан тавыш ишетелде.Сәлимә, чишенеп, эчкә узды. Иркенлек, муллык булса да, өй эчен моңсулык сарган. Мондый чакта бусаганы атлап кергәнсең икән, кем булуына карамастан, әйтелә торган сүзләр бар.
– Ни хәлләрең бар, Җәннәт ? Авырып киткәнсең икән.
Җәннәт нидер әйтте. Күгелҗем-сары төскә кергән йөзгә карап тору авыр иде.
Кәримә карават башына килеп басты.
– Җәннәт апа, әнкәй яныңда утыра. Аңа нәрсәдер әйтмәкче идең бит.
– Күрәм, кызым. Әйтәсе сүзләремнең рәтен таба алмый торам. Син мине мендәргә күтәребрәк яткыр да безнең икебезне генә калдырып тор әле. Миңа синең алда сөйләшүе авыр булыр.
Кәримә, коры сөяккә калган карчыкны күтәреп утырткандай итте, ике яктан ике мендәр белән терәтеп куйды.
– Менә шулай. Рәхмәт, балам!
Кәримә, бүлмә ишеген ябып, алгы якка чыгып китте.
– Сәлимә… Моңарчы… синең алдыңа кичерүеңне сорап бармадым. Синең алдыңда гаепле икәнемне белсәм дә… баш иеп, сүз кушасым килмәде. Син минем кемлекне беләсең. Кәпер Гайнетдин кызы булып яшәдем… гомер буе. Синең алда гаепле мин. Гаебемне аз гына булса да йола алганмындыр. Кәримәне кулымнан килгән кадәр җил-яңгыр тидермичә, караңгы чырай катмыйча үстердем. Кеше кимәгәнне киде, кеше ашамаганны ашады. Эшкә өйрәттем. Әдәпсез-әхлаксыз да булмады. Сезне дә оныттырмадым… Ялгызлыгы гына менә…
Җәннәткә сөйләве авыр иде, тавышы өзек-өзек чыга. Буылгандай туктап кала да тагын сөйләп китә.
– Салихның сезне ташлап китүендә мин гаепле. Кеше сыман минем дә ир хатыны булып яшисем килде. Мин кемнән ким, дип уйладым. Миңа китмәгән булса, барыбер башкага китәр иде. Булдыра алсаң, бәхиллә син мине, Сәлимә. Дөньяныкы дөньялыкта калсын. Әҗәл, үз вакыты җиткәч, алып та китәр. Бәхиллегең аңа түгел, миңа кирәк…
– Ходай кичерсен, Җәннәт. Аннан узып мин ни әйтим. Буласы булган инде. Үткәннәрне актарып торма. Миңа да авыр, сиңа да җиңел түгелдер.
Авыру карчыкның тагын нидер әйтәсе килде, кулын алга сузарга теләгәндәй талпынды. Сәлимә сүзен аңламады, үзенә таба күтәрелгән кулны гына тотып алды. Җәннәтнең йөзенә елмаюга охшаган хәрәкәт сызылып үтте. Аннары күзен йомып, иреннәре арасыннан авырлык белән:
– Ардым мин, – дигән ике сүз чыгарды.
Кичкә таба Кәримә, кабат әнисен алырга, машиналы күршесен җибәрде. Җәннәт дөнья куйган. Белгән кадәр Коръән укып, төнен мәетне саклап чыктылар. Икенче көнне, бөтен йоласына туры китереп, Җәннәтне җирләп тә куйдылар. Сәлимә ахырга кадәр кызы янында булды.
 
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Солдат сөйгәне
Кайтып, өстен алыштырырга өлгермәде, артыннан бастырып диярлек, Ясминә карчык килеп керде.
– Кайттыңмы? Тәрәзәдән карап көтеп торган идем, югыйсә, кай арада гына узып киткәнсеңдер. Ул арада капкаң шыгырдады да кердем әле менә.
– Кайттым. Үлсәң, озатуы озак түгел лә инде аның. Берәүне дә җир өстендә калдырмыйлар. Яшәве генә авыр.
– Әйе, җир өстендә ничек яшәдең, дип сораучы юк. Барысы да Ходай Тәгалә хозурына баргач.
Карчыклар диван читенә утырып,дога кылдылар.
– Чәем кайнаган. Әйдә, эчмичә дә сине көтеп тордым. Ашыгып кайтмадың тагын, Кәримә янында булыйм, дигәнсеңдер инде.
– Бала бит. Җанны ярып чыккан. Кеше ни генә сөйләсә дә, минеке бит ул.
Ясминә ахирәтенең кайтуын коймаклар пешереп көткән икән. Элеккечә, мичтә куз өстендә пешкән коймаклары телеңне йотарлык иде. Сиксәннең теге ягына чыгып, тормышның төрлесен күргән ике карчык, бүгенге тормышларына шөкерана кылып, тегесен-бусын сөйләшеп, ашыкмый гына чәйләп, бик озак утырдылар. Сүз тагын мәет озату темасына кереп киткәч, Ясминә сорап куйды:
– Күңелең йомшап бардыңмы Җәннәтне озатырга, Кәримә хакынамы? Канлы яшьләреңне аз түктермәде бит ул синең, тәмуг кисәве, әстәгыфирулла, әллә ниләр әйтерсең әле…
Ах, бу сорау! Аның Сәлимә күңелендә йөрүенә дистә еллар инде. Тик җавап кына таба алганы юк. Кичердеме ул аны?
– Үзем дә белмим, ахирәт. Кичә иртән Кәримә аркылы чакыртып, бәхиллегемне сорагач та берни дә әйтә алмадым. Күңелемдә рәнҗеш саклап, ничә еллар үз-үземне елаттым. Кемгә авыррак булганын бер Ходай гына белә. Кичермәсәм нәрсә үзгәрә дә, кичерсәм нәрсә була? Хәзер бәндә алдында бирәсе түгел, тегендә бирәсе җавапларыбызны барлый башларга вакыт инде безгә.
– Анысы шулай. Мин менә озатырга бара алмадым. Нигә икәнен үзең беләсең бит инде. Аягым тартмады. Гөнаһлы булсам булганмындыр. Үземне көчлисем килмәде. Болай да елыйсы килгәндә, көлгән булып үтте гомер.
Ясминә белән Җәннәтнең үзара алыш-биреше еракка – кырык икенең  көз көннәренә барып тоташканын Сәлимә әйбәт белә. Ясминә аннан берничә яшькә кечерәк. Шулай булса да  гомерләре янәшә үткән, күрәсе бергә күрелгән. Аерма бик азда.
– Күңелең киң шул синең, Сәлимәкәем. Никахлы иреңне тартып алса да, ачуыңны онытырга тырышасың. Ә мин булдыра алмадым менә. Синең балаларың бар шууул! Калганы барыбер ваграк мәсьәлә…
– Бүгенгедәй хәтеремдә: кар бер явып, бер эреп газаплады бит ул елны. Сибгатуллага сугышка китәргә повестка килгән көнне дә кичтән кар яуды. Повестка да, кары да көтелмәгән хәл түгел иде инде.
– Унсигезем тулганны гына көтеп торалардыр инде минем дә. Каласың бит, җаный, – ди торган иде, икәү генә калган саен. Әй озак та йөрдек ул кичне. Ап-ак кар төшә акрын гына. Вакыт-вакыт тулган ай да, безнең бергә чакны күреп каласы килгәндәй, чыраен ачып ала иде. Кул очларыннан тотынышып кына барабыз. Әллә ниләр әйтеп каласы килә, әйтеп кенә булмый – оялта.
– Көтәрсең бит мине? – дип кабат-кабат сорады җаныкаем. Ә мин, җебегән, «Көтәрмен!» дип телем белән әйтергә дә оялдым. Яңа яуган карга гына язып куйдым «Үлгәнче көтәрмен» дип.
Иртәгә фронтка чыгып китәсе дигән көнне иртән иртүк, гомер булмаганны, өйгә үк килеп керде.
– Чык әле, сөйләшик, – ди.
Чыктым.
– Әйдә бүген үк Әгъдәс бабайны чакыртып никах укытабыз. Күңелем әллә нигә урынында түгел. Мине әткәй-әнкәй янында көтеп торсаң, күңелгә тынычрак, кайтуым ышанычлырак булыр, ди.
– Син нәрсә, Сибгатулла, – дидем. – Урын өстендәге әнкәемне калдырып, нинди кияүгә чыгу, нинди никах ди ул?
– Мин үземнекеләр белән сөйләштем. Аны да безгә алып кайтырбыз. Бергә-бергә җиңелрәк тә булыр.
– Авыру анасын тагып кияүгә чыккан кызны күргәнең бармы соң синең? Кеше ни әйтер? Җитмәсә, үзең иртәгәдән сугышка чыгып китәсең. Язган булса, кайткач кавышырбыз. Минем сине болай да көтәчәгемне беләсең бит, – дидем.
Озак сатулаштык. Ахырда миңа үпкәләп кайтып китте. Кызу кеше иде бит мәрхүмкәем. Бүтән якыннан күрешмәдек. Иртәгесен янына барырга йөрәгем җитмәде. Капка төбенә солдат озатырга җыелган халык: «Җәннәт бер минутка да аннан  калмады. Күптән кызыгып йөргән иде, теләгенә ирешкән, янында кундырып чыгарган», – диделәр. Ул вакытта егетләрнең кызлар янында кунып чыгу гадәте бар иде бит инде, үзең беләсең. Кыз үзе теләмәсә, эш үбешүдән ерак китми торган иде. Гөнаһларына керә алмыйм. Тик Сибгатулланың хаты барыбер аңа түгел, миңа килде. Баштагы хатларына җавап бирмәдем. Аннары Җәннәт Сибгатулланың әти-әниләреннән адрес алып, минем турында теләсә нәрсә язганын белгәч кенә җавап бирәсе иттем. И-и, ахирәткәем, сугыш эчендә йөргән җанымнан кадерле кешегә ачулана алмадым инде, үпкәләсәм дә. Бик килештереп яза да белә торган иде инде үзе. «Сиңа үч итеп кенә кердем мин ул көнне Җәннәт янына. Үзем аның янында, күңелем синең янда булды», – дигән булып язган иде беренче хатында ук. Шулкадәр ышанасым килде әлеге сүзләренә. Кәперәеп йөргән Җәннәткә дә шулай дидем: «Бер-ике ай да үтмәс, син аны онытырсың. Ә мин аны көтеп алырмын». Шулай булды да. Минем өчен Сибгатулладан башка ир-егет заты дөньяда гел булмады. Ә Җәннәт ничә кешене бәхетсез итте. Бер уйлаганда, аның минем алда гаебе дә юк сыман. Минем кочагымнан тартып алмады алуын. Тик барыбер, кочак җәеп каршы алмаган булса, Сибгатулла ул көнне минем янга барыбер кире килер иде кебек. Бәлки, мин дә аның шартына ризалашкан булыр идем. Килмәде шул әйләнеп. Үкенечләргә калды. Көтеп кенә җиткерә алмадым бугай инде үзен. Моңарчы кайтыр дигән өмет белән яшәлде. Хәзер өметләнмим инде. Теге дөньяда очрашырбыз дип өметләнсәң генә. Анда китәр вакытлар да җитә торгандыр.
– Әйтмә дә инде. Сабырларга һәйкәл куясы булса, беренчесе сиңа тиештер инде аның, Ясминә. Башта үз әнкәңне карап озаттың. Өч улының берсе дә әйләнеп кайтмагач, Сибгатулланыкыларны. Никахлашып, беркөнлек кенә хатыны булып калсаң да әллә дөресрәк тә булыр иде.  Бәлки, Сибгатулланың төсе – балаң да булыр иде.
– Әй, теге вакытта ризалашмаганыма үзем дә гомерем буе үкенеп яшәдем. Әүлия булган икән бәгырькәем. Кеше сүзе, имеш. Кемдә кемнең эше бар диясе генә иде дә… Биана-биата йортына әнкәемне ияртеп барып, аны да, үземне дә кимсетүдән курыктым шул. Апамның да балалары эреле-ваклы, бианасы өстенә әнкәйне дә карарлык җае юк иде. Бөтен сөенечем шул: Сибгатулланың рухын рәнҗетердәй бер генә гамәл дә кылмадым кебек. Аның алдында йөзем ак минем. Озатканда бирермен, дип чиккән кулъяулыгым гына аның җылы куеннарын күрә алмады.
Ясминә карчык, яшьләре кипкән күзләрен угалап, урыныннан торды. Күпертеп куелган мендәрләрне алып куйды да ашыкмый гына сандыгын ачты. Таслап салган чүпрәк-чапракларны да бер читкәрәк алып куйгандай итте.
– Болар – үлемтекләрем инде, беләсең. Синнән башка кешегә күрсәтеп тормадым. Язган булса, үзең тәртибе белән генә карап озатырсың инде.
– Кем кемне озатасын кем белә инде. Син әле миннән яшьрәк. Чиратны бозып, кая ашыгасың? – диде Сәлимә, күршесенең сүзен шаяруга борып. Ясминә әйтәсе сүзен дәвам итте:
– Менә моны минем яныма салырсың. Нәзер итеп әйтәм. Теге дөньяда булса да тапшырырмын җаныкаема…
Ясминә кулындагы саргая төшкән ак батисны сүтеп җибәрде. Бу – аллы-гөлле чәчкәләр чигелгән кулъяулык, читенә «Сибгатуллага вәгъдәм билгесе» дип язылган иде.
– Сәлимә карчык күршесеннән соңлап кына чыкты. Акрын гына, күбәләк кебек бөтерелеп, кар төшә иде. «Ясминә белән Сибгатулланың соңгы кичендәге кебек, – дигән уй килде аның башына. – Фронтовик аналары , фронтовик хатыннары, фронтовик  балалары бар. Бәйрәмдә булса да, аларны да хөрмәтлиләр. Толларга да фатир бирә башладылар әнә. Балалары, оныклары сугышып-ызгышып ята шул фатирлар өчен. Берсенең дә солдатын гомер буе хыянәтсез көткән, кыз булып картайган сөйгән ярлары турында искә төшергәне юк. Алар берни дә сорамыйлар да, югыйсә… ”
 
ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Кәримә
Шыксыз, буш өйне юкка гына мәет чыккан өй кебек, димиләр икән. Кәримәнең өйгә керәсе килмәде. Гүрнәчә кебек йортта аны көтүче җан иясе юккамы? Урын өстендә ятса да, Җәннәт апасы исән чагында, күңелгә җиңелрәк булган икән. Ярый әле ишегалды патшасы – Джек кушаматлы эте бар. Тик ул да бүген, өйдә кайгы барын сизгәндәй, кергән-чыккан кешеләргә дә битараф, ишегалдына адашып чыккан кош-кортка да. Ике күзеннән яшь ага. Кәримәнең юк эшне бар итеп йөрүен алгы тәпиләренә башын куеп, бераз күзәтеп торды да салынкы күз кабакларын җиргә төбәп, оясына ук кереп китте. Җәннәт аны көчек килеш, шәһәрдәге бер танышларыннан алып кайткан иде. Бергә картайдылар бугай инде. Хайван гына дисәң дә кеше акыллары бар, ахрысы, бу эттә. Булмаса, нәкъ менә бүген елар идемени?
Җиргә караңгылык иңде. Кар да төшкәли. Төн буе болай йөреп булмас, барыбер керергә кирәк. Кунарга иптәшкә күршедә яшәүче Бануны чакырган иде дә, анысы да, юкны бар итеп сәбәп тапты. Имеш, малайлары кайткан, иртүк торып камыр куясы бар! Аларның китеп торганнары да юк инде. Совет заманында, башта Җәннәт апасы, аннары үзе авылдагы бердәнбер кибеткә баш булганда, икенче төрлерәк сөйләшәләр иде. Кирәксә-кирәкмәсә дә, чыгып тормадылар Җәннәтләрдән. Кирәк булса, малын да карадылар, бәрәңгесен алып бирделәр. Бүген генә: «Гомер буе сезнең кулдан ашадык. Рәхмәт инде», – дип хәлгә керәсе урында, мәет чыккан йортта үзен генә калдырдылар. Ярар, бүгенге белән көн бетмәгән. Барыбер үзенә генә яшәргә кайчан да өйрәнәсе инде. Кәримә, балачакта әбисеннән өйрәнгән, бердәнбер белә торган догасын пышылдап, эчтән ишекне бикләде дә, өйгә кереп, ут яндырды. Сәгать әле биш тә тулмаган. Бу озын кичләрне ялгызың ничекләр уздырырсың?! Яшьрәк чакта вакыт җиткереп булмый иде. Менә ул хәзер вакыт – күпме кирәк!
Беләктә – көч, йөрәктә дәрт бар чагында, Кәримә дөнья куды. Җәннәт апасы өйрәтеп торды, ул чапты да чапты. Акча эшләде. Авылында бер йорт җиткерде. Дөрес, хәзер андый йортларны күптән шәпкә санамыйлар инде. Йорт үзе дә, дәрәҗәсе төшкәнгә үпкәләгәндәй, әле бер яктан ремонт сорый, әле икенче яктан. Дөньялар үзгәреп, кем кайдан нәрсә булдыра ала, шуны эләктерә башлагач, Кәримә дә гомер буе үзе эшләгән кибет бинасын сатып алып, үзе кибет хуҗасына әверелде. Дәүләткә эшләсә, күптән пенсия алып өйдә утырыр иде. Үз кибете булгач, акрын гына эшләп ята әле менә. Тәҗрибә бар, акча бар, кибет бар. Бәхет кенә юк… «Юк инде, чукындырасыңмыни!» – ди торган иде Җәннәт апасы үзенчә килеп чыкмаганда. «Бәхет ул, балам, түп-түгәрәк була алмый. Аның кайсыдыр бер ягы барыбер китегрәк була. Шулай булмаса, аның кадере бетә һәм ул, үпкәләп, синнән китеп тә бара». Бусы- әбисенең сүзләре. «Бер кулыма килеп эләксәме, мин аны ычкындырмыйм инде, әбекәй», – ди Кәримә, әбисенә сыенып. Ә кайчан ычкындырды соң? Үзе дә сизми калды шул. Әллә ул бәхет дигәнең ерак балачагында ук, туган йортын Җәннәт апасының тук өенә алыштырганда аның яныннан качтымы? Тик ул бит әнкәсеннән, туганнарыннан бервакытта да баш тартмады, онытмады, ярдәменнән дә ташламады. Ә барыбер аларга артык якын да була алмады. Һәрхәлдә аңа  шулай тоела иде. Ул үзен дөньяда ялгыз хис итте. Менә бүген дә ялгыз. Бүген бөтенләй ялгыз.
Әллә соң, энә күзендәге җеп кебек, Кәримә кая барса, шунда ияреп йөрүче теге оялчан егет бәхетнең үзе булды микән? Йөрәге җитеп, беренче тапкыр аны озата килгәнен белгәч, Җәннәт апасы: «Авызын ачса, үпкәсе күренә. Сиңа кияүнең шәбрәген табарбыз», – диде. Мөгаен, шул чакта бәхет кошын ычкындыргандыр әле Кәримә. Оялчан булса да, ошый иде бит аңа Җәүдәт дигән егет. Ошамаслык та булмаган икән. Җәүдәт солдатта хезмәт итеп кайткан көнне аны күрүгә «Ах!»итте Кәримә: Җәүдәт егет солтаныдай чибәр, үзе мәһабәт гәүдәле, оялчанлыгын юып алган кебек шаян, кызык сүзле… Бер дигән һөнәргә өйрәнеп кайткан – шофёр… Тик аны армиягә озатып, көтеп алган кызы бар иде шул инде.
СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Кем гаепле соң?
Гомер буе Октябрь бәйрәме дип зурлап үткәрелгән бәйрәмне үзгәртеп, әллә нинди тузга язмаган бәйрәм ясап куйсалар да, Сәлимә карчык кебекләр өчен ул барыбер Октябрь бәйрәме – балалар кайта торган көн. Аллага шөкер, Вәсимәсе дә, Хәлимәсе дә бәйрәмнәрдә әниләрен ялгыз калдырмыйлар, берсе булмаса, икенчесе гаиләләре белән кайтып төшә. Сәлимәнең өе андый көннәрдә гөрләп тора. Алар кайткач, күчтәнәчләрен төяп, Кәримә дә килә. Дөрес, аның болай да әнисенең хәлен белми калган көне юк. Үпкәләми Сәлимә төпчегенә. Киресенчә, кызгана ул читтә үскән баласын . Җәннәт тә үлеп киткәч, бигрәкләр ялгыз калды Кәримә. Тел белән беркайчан әйтмәсәләр дә, апалары аннан читләшәләр кебек. Олы кызларыннан  төпчегенә карата ялгыш кына салкын сүз ишетсә дә, Сәлимәнең үзәкләре өзелә. Ана өчен бик авыр хәл. Үз янына күчеп кайтырга да чакырганы бар. Кәримәнең өен ташлап китәсе килми.
Бүген кызы бигрәк иртәләде: апалары кайтасы көнне караңгы күтәрелгәнче ук әнисенең ишеген шакыды.
–Бер-бер хәл булдымы әллә, кызым? Бәйрәм көнне дә нигә болай иртә тордың?
– Юк, ни булсын. Берни дә булмады. Йокылар юк инде ул хәзер, әнкәй. Төнлә йоклап булса дә рәхмәт әле, – диде Кәримә, авыр пакетларын өстәлгә куя-куя. – Чәйгә дигән пирогларны кичтән пешердем. Бәлешне монда гына пешерермен инде. Тегеннән монда ташып йөрсәң суынып та китә. Ничәләргә кайтып җитәрләр икән?
– Әй балакаем, нигә шулкадәр мәшәкатьләнәсең, ашыйсы килгән кешегә пешкән ризык кибет тулы бит. Үзеңнекендә дә җитәрлек. Шуннан гына алып килсәң соң!
– Кибетнекен өйләрендә ашарлар.
Кәримә, чишенеп, алъяпкычын биленә салды да эшкә тотынды. Шәһәр кунаклары кайтып төшкәндә, бәлеш мичтән чыгып, мендәр астына чумган, вак-вак итеп киселгән токмач, ашка салынганны көтеп, куна тактасында сибелеп ята иде.
Бу юлы Вәсимә ире Расих, кызы-кияве, аларның кече кызлары Эльвина белән кайткан иде. Хәлимәләрне кодагыйлары кунакка чакырганнар: алар Төмәнгә киткәннәр.
– Эльвира кайтмадымыни? – диде әби кеше ишектән кергәннәрне барлап алуга.
– Юк, компанияләре белән каядыр бармакчылар.
«Барырлар инде. Әбинең акыл сатканын тыңлап утырганчы!» Бусын Сәлимә эчтән генә әйтте. Җәй көнне булган маҗаралардан соң, аның Эльвирага үпкәсе дә бар, оныкчыгының киләчәге өчен борчылуы да көчле.
Очрашу, исән-имин күрешү шатлыгы, мул табын артында хәл-әхвәл сөйләшеп утыру белән кичнең узып киткәне дә сизелмәде.
– Мин кайтыйм инде, – диде Кәримә. Күңел җылысы ташып торган туган өен ташлап китәсе килмәсә дә кайтырга кирәк. – Әйдәгез, берничәгез миңа кунарга!
Кунаклар сәерсенеп калдылар. Элек мондый хәлләр юк иде бит.
–Әйе, кем дә булса Кәримәгә иптәшкә барыгыз, – дип, кызының сүзен хуплады Сәлимә. – Аңа да гел-гел берүзенә генә күңелсез бит.
Бер-берсенә мәгънәле итеп карашканнан соң, Вәсимә:
– Кызым, сез барыгыз инде алайса. Без монда гына калырбыз әтиегез белән, – диде.
– Мин дә барам, мин дә барам! – дип сикергәләде балалыктан чыгып бетмәгән Эльвина. – Минем Кәримә апаның өен күрәсем килә!
Бабай кеше машина белән озатып куймакчы булды.
Яшьләр чыгып киткәч, Вәсимә савыт-сабаны урнаштырып бетереп, әнисе янына килеп утырды.
– Кызым, – дип сүзен башлады Сәлимә кич буе шушы мизгелне генә көткәндәй. – Эльвира нишләп йөри анда? Нигә кайтмады?
– Нишли дип, укып йөри инде. Кунарга кайтмаган көннәре дә була. Эдиктан мәҗбүри аерганнан бирле шулай.
– Дәнәнең оныгыннанмы?
– Әйе. Дәнә апа да Эдикка каты итеп әйткән. Без дә: «Сезгә бергә булырга ярамый. Сез – канкардәшләр»,-дидек. Шуннан бирле бер сүз дә әйтеп булмый ул балага. Дөрес юлда йөрми бугай инде ул.
«Нинди дөрес юлда булсыыын… Монда да урамга чыгарлыгымны калдырмады. Югары оч Талипларның өйләнгән малайлары белән азып-тузып йөрде. Киленнәре, ата-анасы янына кайтып киткән иде, тагын кушылганнар бугай инде алары, шөкер. Аннары, бала-чага белән төннәр буе клубта ятты. Бер Ходай белә анда нишләгәннәрен!» Сәлимә карчык шулай дип әйтергә авызын ачты. Ни хикмәт, авыр, мөмкин түгел нәрсә икән бит бу сүзләрне үз балаң турында әйтү! Табучысы син булмасаң да, синеке ич ул! Синең каның!
– Бер сүз әйтеп булмый – телләшә. Кеше: «Үз балаң, үз оныгың белән дә шулай булырга мөмкин», – дисә, билләһи, ышанмаган булыр идем. Күрсәтте бу кыз күрмәгәнне! – дип көрсенде Вәсимә. – Шәһәрдәге яшьләрнең күбесе шундый хәзер. Авылдан килгәннәре шәһәрнекеләрдән дә арттырырга тырыша. Заманасы бозык, әнкәй.
«Юк, кызым, заманага гына сылтап бетермәгез. Бозыклык элек тә бар иде. Тора салып, көпә-көндез күрсәтеп эшләмәделәр аны. Ул чакта хет яшерә, ата-анасы, әби-бабасы, кеше алдында ояла беләләр иде. Оят югалды хәзер, оят. Менә бит үзең дә барысы да шулай дип утырасың. Барысы да шундый булгач, минекенә дә ярар, дип әйтеп кенә бетермисең”.
– Кешенекеннән ким булмасын, кыенсынып йөрмәсен дип, әти-әнисе дә артыгын тырышып ташлады бугай инде.
– Бугай гына түгел инде. Теләгән әйберсен алмыйча туктауны белмәде Эльвира бәләкәйдән үк.
–Анысы шулай инде, әнкәй. Уенчыкларны да тәгәри-тәгәри елап алдыра иде дә, бераздан, уйнап туйгач, ватып ыргыта иде. Ярый белән ярамыйны аерырга өйрәтмәделәр.
– Өйрәтмәдек, диген. Менә Эдик та шул ошаткан уенчыгы кебек инде аңа. Теләгәненә ирешкән булса, кем белә, бергә булу да тиз туйдырыр иде аларны. Икесендә дә Салих каны уйный. Бер-ике генә күрдем мин ул малайны. Тач атаңның яшь чагына охшаган. Атаң мәрхүмнең дә гадәте күрмәгәнне күреп, тотмаганны тотып карарга тырышу, «уйнап туйгач» ташлап китү булды.
– Аларның уйнап туйганын көтеп тормадык шул инде. Үзеңнең менә Дәнә апа белән кодагый булып утырасың килер идеме соң?
– Син Дәнәгә кагылма, кызым. Минем үпкәм юк аңа.
– Аңламассың сине, әнкәй, – диде кызы.
«Аңлый алмассыз шул. Безне аңлар өчен, безнең гомерне кичәргә кирәктер. Яу кырында булмасалар да, Дәнә кебекләр дә – сугыш корбаны. Безнең яшьлекне сугыш дөнья пычрагына салып таптады. Әйе, әйе! Урлады гына дисәң аз булыр. Ул чордагы ихласлыкны, өмет-ышануларны, саф хисләрне сугыш, ачлык, ир-егетләрсез авыр тормыш, булганнарының азгынлыгы кыяфәтенә кереп таптады, изде, көчләде. Язмыш хатыннарны иң табигый булган бәхеттән – ана булу бәхетеннән дә коры калдырмакчы булды. Дәнә кебекләр керсез исемнәрен шушы бәхет хакына корбан иттеләр. Адым саен зина кылып, ир белән хатын арасын бозып йөргән бүгенге яшьләрне әйт син. Ирсез бала табуны әйтмим дә инде. Геройлыкка чутлыйлар бит. Ата-анасы да гаепкә санамый. Дәнә кебекләрне алар белән янәшә куймагыз сез”.
– Әткәйнең бездән киткәненә илле биш, үлгәненә ун елга якын. Һаман уйный безнең язмышлар белән. Уйнап туймый. Тагын күпмегә барыр?
– Әткәң генә дә гаепле түгелдер инде, кызым. Сугыш имгәткән язмышларны төзәтергә безнең гомерләр генә җитмәс,ахры. Сөеп-сөелеп туймаган хатыннар, кызлар буыны исән чакта, хәтер яралары төзәлмәс шул…

 

 

Наилә ХАРИСОВА

Фото: vk.com

"Мәйдан" N 5, 2019 ел

 

 

Комментарийлар