Логотип «Мәйдан» журналы

Сыйныф җитәкчеләренә аена 5 мең сум өстәмә акча биреләчәк

Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.«Укучыларга иң якыны аларның сыйныф җитә...


Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум өстәмә акча ала башлаячак. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.


0172-1

«Укучыларга иң якыны аларның сыйныф җитәкчеләре. Балаларны укыту, тәрбияләү белән бәйле көндәлек эш. Бу зур җаваплылык һәм ул остазларның аеруча нык әзерлеген һәм ярдәмен таләп итә. Шул сәбәпле 1 сентябрьдән үк сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 меңнән дә ким булмаган өстәмә түләүләр кертергә кирәк дип саныйм», — диде Президент.


Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева хәбәр иткәнчә, укытучыларның хезмәт хакы хезмәт кодексына кертелә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк. Төзәтмәләрдән соң укытучыларның хезмәт хакының 70 проценты бер ставкадагы оклад өчен һәм 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш.


Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак. 2020 елда «Земский учитель» программасын башлап җибәрүне Россия Президенты Владимир Путин узган елда Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим иткән иде.

 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар