Логотип «Мәйдан» журналы

"Super Tatar" музыкаль төркеме Казанга килә

Татарстан, Германия, Финляндиядә - өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән "Super Tatar" музыкаль төркеме Финляндиядә төшерелгән дебют альбомын 11 майда Казанда тәкъдим итәргә җыена.Төркемне Финля...


Татарстан, Германия, Финляндиядә - өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән "Super Tatar" музыкаль төркеме Финляндиядә төшерелгән дебют альбомын 11 майда Казанда тәкъдим итәргә җыена.



TlEnuI6_Vp0
Төркемне Финляндия татары Дәниз Бәдретдин җыйган, составында клавишалы музыка уен коралларында һәм саксафонда уйнаучы казанлылар Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров бар. Музыкантлар үзләрен "SUPER TATAR Rhythm & Etno Band" дип йөртә.
Казанда очрашу "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Борһан Шәһиди ур., 7) кичке 7дә башлана.

Комментарийлар