Логотип «Мәйдан» журналы

Сукмак

Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең... Гөлзифаның күңелен башта шушы кышкы манзарага соклану б...

Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең... Гөлзифаның күңелен башта шушы кышкы манзарага соклану биләп алды, аннары кисәк кенә әрнүле бер хис чеметеп үтте. Кош? Әллә соң моннан байтак еллар элек шушы алмагач төбендә җирләнгән сыерчыкның җаны мамык кар булып агачка килеп сарылганмы? Булыр да, кошларның гына түгел, кешеләрнең дә җаны адашып йөргән заман...
Ничә яз җырчы кошларны зарыгып көтеп алган, көзләрен сагышланып озатып калган сыерчык оясына ул елны да пар кошлар кайтып кунды. Кундылар да, исән-сау, пар булуларына шатланып, туган якның матурлыгына дан җырлап, өздереп-өздереп сайрарга да тотындылар.
Ә беркөнне әлеге шатлык җыры кырт өзелде. Ял көнне иртән мунчага су салыйм дип ишегалдына чыкса, Гөлзифа имәнеп китте: сыерчык оясы алдында ялгыз кош тилмереп, өзелеп, киселеп сайрый; юк, сайрамый, елый, ачына, бәргәләнә. Ә аста, бәбкә үләне борын төртеп килгән җирдә, аның җан юлдашы ята. Хатын, өйдән алып чыккан сыңар чиләген кая ыргытканын да абайламыйча, тизрәк аның янына иелде дә кошчыкны учларына алды. Түшенә сәер сорылык иңгән сыерчыкта җан әсәре юк иде. Ата мәченең явызлыгымы, бала-чага шукланып таш атканмы, әҗәле җиткәнме...
- Парлашып ни ераклардан кайткан идегез, ни авырлыклар үткән идегез, - дип сөйләнә-сөйләнә, Гөлзифа бакчага юнәлде. Коймага сөяп куелган көрәкне алып, як-ягына каранды. Бу бичараны алмагач төбенә булса да җирләсен инде, җир өстендә калдырып булмас...
Баскычка чыгып тәмәкесен кабызган ире аның кош белән әвәрә килгәнен карап торган, ахры:
- Нәрсә, әллә хәзер мал духтыры да булыргамы исәп? - дип урынсыз шаяртып куйды.
Гөлзифа аның төртмә сүзенә игътибар итмәскә тырышты.
- Бигрәк кызганыч бит. Икәүләп каян кая кайтсыннар да, - диде дә читкә тәгәрәген чиләген алып, мунчага таба атлады.
Рафил алай төчеләнеп тормады:
- Кешеләр дип торып чабуың җитмәгән, кош дип тә башымны катырма әле, - диде гадәти тоны белән.
Гөлзифа дәшми генә мунча ишеген ачты. Иренең соңгы араларда дорфаланганнан-дорфалана баруын үзенчә акларга тырышты. Нишлисең, фельдшер булып эшләгәч, Гөлзифа - өенеке генә түгел шул, бөтен авыл аның күзенә карап тора. Кеше төсле ял да, бәйрәм дә күрә алганы юк: ире белән парлап мәҗлескә барса да, үч иткәндәй, берәрсе йөгереп килеп җитә. Кирәк бит, нәкъ шул мәлдә берәвесе балага авырый башлый. Я баласы ут янып урынга егыла. Я булмаса, кемдер киселә, бәрелә, сызлана...
Баштагы мәлләрдә Рафил алай ук күтәрелеп бәрелми иде. Сукранса да, "кирәк булгач барасың инде", - диюдән узмады. Төн уртасында ишек кагып уятулар тора-бара аны чыгырыннан чыгара башлады.
- Иртән барырсың, синең эш сәгатең түгел! Бик кирәксә, районга шалтыратсыннар! - дип хатынының кулыннан пәлтәсен тартып алган чаклары да булгалады.
Андый мәлләрдә Гөлзифа иренең тузынуына игътибар итми, кулына ни эләксә шуны киеп, дару-шприцлары тутырылган чемоданын эләктереп, тизрәк чыгып йөгерә. Белә бит: ире тузына-тузына да аннан сүрелә... Кеше аннан ярдәм көтә, бәлки гомере кыл өстендәдер. Ә ул монда, минем эш сәгатем түгел дип, икенче якка әйләнеп йоклап ятсынмы... Аннан ни йөзе белән авыл халкының, нәни улының, әти-әнисенең күзенә күренер?
Ул чакта да ял көне иде. Язгы кояшның тәрәзә аша үтеп кергән нурларына ияреп, газ өстендә шул кояшның үзенә охшаган кечкенә-кечкенә коймаклар пеште. Керләр юылды, бакча тутырып бауга эленде. Борын очын кытыклап, коймак исенә кушылып, ишегалдына тәмле мунча исе таралды. "Пиннек пешерә тор", - дип, Гөлзифа башта ирен мунчага озатты. Үзе сөлге-тастымалларны күтәреп өйдән чыккан иде, бакчадан ишетелгән сыерчык тавышын ишетеп, жәлләүдән йөрәге ярылырдай булды. Ялгыз калган кош, алмагачка очып кунган да, үзенең ярын уятырга теләгәндәй, баягыдан да уздырып өзгәләнә иде. Үзе нишләргә белми, елый-сайрый бер ботактан икенчесенә күчеп утыра...
- Исән булса, бу хәтле тилмерүеңне ишетеп, яныңа әллә кайлардан очып килер иде җанашым. Юк бит, мәңгегә киткәч, әйләнеп кайту юк бит, - дип кош белән сөйләшә-сөйләшә, күз яшен сөртә-сөртә, Гөлзифа мунчага кереп китте.
Ун-унбиш минут үттеме-юкмы, ишекне дөбер-шатыр кагуга атылып мунча алдына чыкты да, күнегелгән гадәте буенча өстенә халатын эләргә тотынды.
- Гөлзифа, Гөлзифа, җаныкаем. Әнкәй "эчем, эчем" дип идәндә бөтерелә, сукыр эчәгесе шартламаса дип куркам, урап кына китәрсең әле, - дип, ишекнең теге ягында такмаклаган хатынны тавышыннан танып өлгерде.
- Хәзер, Рәйсә апа, артыңнан килеп җитәрмен, яме, - дип, инде киенә дә башлады.
- Бөтен өмет синдә инде, рәхмәт яусын, - дип, хатын үзләренә йөгерде.
Рафилның йөзе кара көяргә өлгергән иде.
- Юынып чыккач барырсың, ут капмаган!
- Кайткач иркенләп керермен. Эче авырта ди бит, ничек көттерәсең... - Гөлзифа инде киенеп өлгергән иде.
Рафилнең дуамаллыгы куптымы, сүзен сүз итәсе килү булдымы:
- Алайса, сайла, соңгы тапкыр әйтәм: я гаилә, я сиксән яшьлек шул карчык. Барасың икән, мин Чаллыга чыгып китәм. Бөтенләйгә. Туйдырды мондый тормыш! - дип давыл куптарды.
"Тормыш түгел бу. Аерылышырга кирәк. Шәһәргә китәм". Рафилнең мондый сүзләре беренче тапкыр гына яңгырамый иде, шактый еш кабаталана башлады. Үч иткәндәй, быел яңа ел киченнән үк Гөлзифаны шушы рәвешле эзләп килүләр башланган иде, елны ничек каршыласаң, шулай дәвам итәр диюләре әллә дөрес инде - күбесе карт-карчыклар гомер сөргән авылда фельдшерга эш җитәрлек иде. Иң үзәккә үткәне - юлсызлык. Егерме беренче гасырга аяк баскан мәлдә шушындый юллар бар дисәләр, кемдер ышанмас та. Авыл эчен әйтәсе дә юк, язын-көзен бот төбеннән итек киеп атласаң да таманга туры килә. Андый чакта машина белән йөрү, районга илтүче юлга машина белән чыгып җитү турында хыялланасы да юк...
Гөлзифа каршы дәшмәде. Иренә күзләрен тутырып борылып карады да чыгып китте.
Рафил да китте. Шул көнне. Рәсми аерылышмасалар да, әлеге көннән алар икесе ике ярда яши башладылар. Ай ул чаклар... Алмагачка кунып, ялгыз калган сыерчык түгел, Гөлзифаның җаны өзгәләнгән булган икән бит...
Ярый әле янында улы булды. Эше булды. Ире кайчан да булса бер әйләнеп кайтмасмы дигән өмете, сабырлыгы булды. Шулай елларга еллар ялганды.
***
Быел кышын кар бик мул булды. Басу-кырлар, урам, ишегалллары, Тукай әйтмешли, «юрган ябынды». Тирә-якта аклык кына, күзләр карап камашырлык, сокланырлык ак дөнья. Кар көртләре тарайткан урамнар.
Бүген дә медпункт ишеге ябылып тормады. Кайсының кулы пешкән, кемдер укол ясата, көндәгечә, эше тыгыз булды Гөлзифаның. Көндезге ял җиткәндә, арып-талып өенә җыенды. Улы мәктәптән кайтуга аш әзерләп өлгерәсе бар, шәңгә пешерергә җитешмәсме әле... Гөлзифа шул уйларына ияреп, ишекне бикләде дә өенә ашыкты. Шул мәлне кесә телефоны зеңгелдәп шалтырарга тотынды, хатынның йөрәге дерт итеп китте. Ни хикмәт, төнлә
каты-каты итеп ишек шакуларга күнеккән колак инде ничә еллар шушы телефонның тавышына ияләшә алмый бит!
- Гөлзифа кызым... - Трубканың теге ягында Фатыйма карчыкның хәлсез тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә иде. - Тагын кан басымы бугай...
- Фатыйма апа, аңладым, хәзер киләм, яме! - Гөлзифа аны озын-озак сөйләштереп тормады.
Бу минутта аның башында "төшке аш, Гиппократ анты, эш сәгате түгел" дигән каршылыклы төшенчәләр юк иде. Ул - фельдшер. Вакыт үлчәүләренә кеше гомере салынган. "Көндезге ашны ашап килим”, - диясеңме андый минутта...
Гөлзифа өенә түгел, авылның аскы урамында, иң читтәге йортта ялгыз яшәүче карчык янына юл тотты. Фатыйма карчык - үзе дә күпме кешеләрнең гомерен саклап калган, күпме сабыйны якты дөньяга тудырган элекке фельдшер иде. Ә менә хәзер ул үзе ярдәмгә мохтаҗ. Утыз биш ел буе кемнәрне генә дәваламагандыр, авыру җиле үзенә дә килеп кагылды шул, инсульт кичерергә дә өлгерде... Әнә шуларны уйлый-уйлый, Гөлзифа аскы урамга юл тотты. Урамны чистартып торуны кирәксенмәгәннәр, карны эттерүче булмаган - карт-карчыклар өендә генә утырсын дигәннәрме... Гөлзифа, көч-хәл белән үзенә сукмак ярып, Фатыйма карчык яшәгән йортка якынлашты. Капка төбендә дә, ишегалдында да кеше эзе күренми. “Әби бүген бер дә чыкмаган, үзенә дә керүче булмаган, ахыры", - дигән уйлар башыннан йөгереп узды. Капканы ачып керүе мең мәшәкать өстәде: төнге буран кар тавы өеп куйган, ялгыз карчык яши дип кызганып тормаган. “Кайда икән бу мәктәп укучылары, кайда икән без үскәндәге тимурчылар?” - дип эченнән генә сыкранып алды. Ниһаять, капкадан үтә алу бәхетенә ирешкән Гөлзифа сукмак яра-яра өйгә керде. Кар тулган итекләрен тиз генә салып ташлады да, караватта ыңгырашып яткан Фатыйма карчык янына атылды. Әбинең ике бите кып-кызыл булган, үзе дер-дер калтырый, хәле мөшкел икәнлеге сукыр күзгә күренерлек. Гөлзифа үзеннән бер дә калмаган сумкасыннан тонометр алып, кан басымын үлчәде. Саннар әллә кая сикергән иде. Гөлзифа, җылы сүз белән карчыкны тынычландыра-тынычландыра, аңа тиз генә каптоприл таблеткасын каптырды.
- Һай, Фатыйма апа, япь-яшь башыңнан кан басымы дип ятмасаң, - дигән булды, әбинең арык беләген сыйпый-сыйпый. - Мин хәзер районга шалтыратам, "Ашыгыч ярдәм” машинасы җибәрсеннәр, алай ышанычлырак булыр. - Үзе, кесә телефоныннан җәһәт кенә җыеп, авылны, йортны әйтте дә, сәгатенә карап куйды. Район үзәге артык ерак түгел түгелен, тик менә, җилдереп килеп җитсәләр дә, урамга машинамы - җәяүле дә керә алмый бит, арттырып әйтсәң... Нишләп була соң дигән уйдан хатынның чигәсе чатнады.
“Тукта әле, тракторчы Ниязга эндәшеп карасам? Авыл башына чыга торыр идек". Башына килгән уйдан йөзе яктыра төште. Нияз - Фатыйма карчыкның күршесендә генә диярлек яши, ялт кына шуның телефон номерын җыйды.

– Ни­яз, син өй­дә­ме? «Бе­ла­рус­»ың бе­лән Фа­тый­ма апа йор­ты яны­на ки­леп тук­та, зин­һар... Тиз­рәк, яме...
Егет­нең иге­лек­ле зат икә­нен бел­гән Гөл­зи­фа бе­раз ты­ныч­ла­нып куй­ды. Көт­тер­мәс, ки­леп тә җи­тәр.
Ә үзе кар­чык­ның ки­ем­нә­рен, до­ку­мент­ла­рын әзер­ләр­гә ке­реш­те.
– Кы­зым, өй­не бик­ләп, ач­кыч­ны үзең бе­лән ал... Алай-бо­лай бул­сам, соң­гы юл­га җы­еп оза­ту­ны да үз өс­те­ңә алыр­сың. Ми­нем бит бер­ке­мем дә юк... Ка­рап тор­га­ным син... – ди­де Фа­тый­ма кар­чык, көч­кә тын алып, җөм­лә­сен өзә-өзә.
– Юк­ны сөй­лә­мә, Фа­тый­ма апа. Үзең әйт­меш­ли, ак ха­лат­лы фә­реш­тә­ләр бе­раз­дан ки­леп җи­тә, ме­ди­ци­на көч­ле хә­зер, бик тиз те­рел­теп кай­та­рыр­лар.
Фа­тый­ма кар­чык үзе­нең һө­нә­рен дә­вам ит­кән Гөл­зи­фа­га бик ыша­на, аны үз кы­зы­дай кү­реп яра­та. Ур­так һө­нәр, ял­гыз тор­мыш алар­ны ел­лар уз­ган са­ен бер-бер­се­нә ныг­рак якы­найт­кан, ту­ган­нар­дай ит­кән иде. Кар­чык хәл­сез ку­лы бе­лән Гөл­зи­фа­ның бе­лә­ге­нә ка­гыл­ды. Чит-чи­тен җы­ер­чык­лар сар­ган күз­лә­рен ту­ты­рып, ха­тын­ның йө­зе­нә те­кәл­де. Күк­рәп, ире бе­лән иң­гә-иң ку­еп яшәр ча­гы да, ниш­ли­сең, сы­ңар ка­нат тил­ме­рә япь-яшь көе... Зәң­гәр күз­лә­рен­дә моң тир­бә­лә. Тү­гә­рәк йө­зе, бер-бер­се­нә ти­еп ди­яр­лек тор­ган каш­ла­ры, кы­зу ат­лау­дан­мы, бор­чы­лу­дан­мы ал­ла­нып тор­ган бит ал­ма­ла­ры бе­лән җи­ләк­кә, чә­чәк­кә тиң ча­гы югый­сә...
Кар­чык, үзе­нең хә­лен бе­раз­га оны­тып, Гөл­зи­фа ту­рын­да уй­ла­нып ал­ды.
Шул­ва­кыт урам­да трак­тор та­вы­шы ише­тел­де. Озак та үт­ми, җил-җил ба­сып, бү­ре­ген баш ар­ты­на гы­на чә­пә­гән Ни­яз ки­леп кер­де.
– Ни­яз, ниш­ли­без, әби­не ни­чек алып чы­га­быз? Авыл ба­шы­на «А­шы­гыч яр­дәм» ма­ши­на­сы ки­лә. – Гөл­зи­фа­ның бе­рен­че сү­зе шул бул­ды.
– Ни­чек дип, ми­нем кар эт­тер­геч юк шул... – Егет бү­ре­ген са­лып ку­лы­на тот­ты, уй­ла­нып кал­ды. – Трак­тор­га ме­нә ал­мый ин­де Фа­тый­мат­тәй... Чү­меч­кә утыр­та ал­мыйм бит ин­де мин аны...
– Ни­гә утырт­мас­ка? Юр­ган җә­я­без дә ике­без дә шун­да чү­мә­шә­без... Ни­яз, без­нең һәр ми­нут са­нау­лы... – Гөл­зи­фа, хәл­нең җит­ди­ле­ге­нә ым­лап, пы­шыл­дап кы­на шу­лай ди­де, үзе Фа­тый­ма кар­чык яны­на иел­де. – Фа­тый­ма апа, әй­дә, җай­лап кы­на утыр­тыйм әле. Хә­зер пәл­тәң­не би­рәм. Бер дә бор­чыл­ма, яме, ба­ры­сы да ях­шы бу­лыр.
– Үзең бе­лә­сең ин­де, Гөл­зи­фа­ка­ем, син әйт­кәч, әй­бәт бу­лыр, Ал­ла бо­ер­са...
– Ме­нә бит, да­ру кап­кач, хә­лең дә рәт­лә­неп кит­те.
Шу­лай дип сөй­лә­нә-сөй­лә­нә Фа­тый­ма кар­чык­ны ки­ен­дер­гәч, ки­рәк­ле до­ку­мент­лар­ны, әй­бер­ләр­не сум­ка­сы­на сал­гач, Гөл­зи­фа бе­лән Ни­яз, әби­не кул­тык­лап, кә­җә сук­ма­гын­нан трак­тор яны­на алып кил­де­ләр. Ни­яз трак­тор­ның «чү­меч­»ен җир­гә чак­лы тө­шер­де дә кул­тык ас­ты­на кыс­ты­рып чык­кан юр­ган­ны җә­еп тә куй­ды. Фа­тый­ма кар­чык­ны шун­да җай­лап утырт­кач, Гөл­зи­фа да аның яны­на бө­гәр­лән­де. Ул ара­да ке­сә те­ле­фо­ны зең­гел­дәр­гә то­тын­ды.
– Без авыл ба­шы­на кер­дек, мон­да бит сез әйт­кән урам­га үтә тор­ган тү­гел...
«А­шы­гыч яр­дәм»­дә­ге та­биб бул­ды­мы, шәф­кать ту­та­шы­мы – Гөл­зи­фа, аны бүл­де­реп:
– Бе­ләм, бе­ләм... Без сез­нең кар­шы­га ба­ра­быз, хә­зер ки­леп җи­тә­без, – ди­яр­гә ашык­ты.
... «А­шы­гыч яр­дәм» ма­ши­на­сы шо­фе­ры­ның мон­дый яр­дәм­не бе­рен­че кү­рүе иде, ул баш­та үз­лә­ре­нә та­ба якын­лаш­кан трак­тор чү­ме­че­нә шак­кат­кан кы­я­фәт­тә ка­рап тор­ды, ан­нан, ка­би­на­сын­нан си­ке­реп төш­те дә, тиз ге­нә те­ле­фо­нын чы­га­рып, чү­меч­кә утыр­ган әби бе­лән авыл фельд­ше­рын фо­то­га тө­ше­реп мәш кил­де.
– Ну сее­ез! – дип баш чай­ка­ды ул, ма­җа­ра­га тап бул­ган­дай, га­җәп­лә­нү­ен яшер­ми­чә.
Кар­чык­ны кү­че­реп утырт­кач, Ни­яз­га рәх­мәт әй­теп, Гөл­зи­фа үзе дә «А­шы­гыч яр­дәм» ма­ши­на­сы­на ке­реп чум­ды. Бар­сын әле, җа­ны ты­ныч­рак бу­лыр. Улы­на шал­ты­ра­тып әй­тер, югал­тып тор­ма­сын та­гын....
Гөл­зи­фа, кар­чык­ның ку­лын то­тып, пуль­сын са­на­ды, хә­лен со­ра­ды.
– И кы­зым, ни­гә бо­лай га­зап чи­геп йө­ри­сең, өй­дә ге­нә үл­сәм, ях­шы­рак бу­лыр иде, – ди­гән җа­вап ишет­те.
– Алай ди­мә, Фа­тый­ма апа, те­ре­леп, үз аяк­ла­рың­да кай­тыр­га яз­сын. Әнә, Гөл­сем апа бүл­нис­кә бар­ма­ды, чи­рен бел­герт­мә­де. Мәң­ге­лек­кә кит­кә­не­нә ни­чә ел, өе­нең тә­рә­зә­лә­рен­дә көн­дез дә пәр­дә тар­тыл­мый. Ә син Ал­ла­һы Тә­га­лә­дән яр­дәм со­ра. Үз эшен бел­гән, бе­лем­ле та­биб ту­ры кил­сен иде дип те­лә.
Әби­не шу­лай юа­тып ба­ра тор­гач, ни­һа­ять, боль­ни­ца­га ки­леп җит­те­ләр. Кар­чык­ның до­ку­мент­ла­рын бар­ла­ган­чы, авы­ру та­ри­хын ту­тыр­ган­чы, та­биб Мар­сель Әхәт улы­ның өмет­лән­дер­геч сүз­лә­рен ишет­кән­че, Гөл­зи­фа шун­да, Фа­тый­ма апа­сы янын­да бул­ды, кай­тып ки­тәр­гә ашык­ма­ды.
– Ярый әле ва­кы­тын­да алып кил­де­гез... – Та­биб, күз­ле­ген са­лып, Гөл­зи­фа­га җит­ди дә, рәх­мәт­ле дә ка­раш таш­ла­ды. – Аз гы­на со­ңар­ган бул­са­гыз...
Урам­га чык­кач кы­на Гөл­зи­фа үзе­нең шак­тый ары­га­нын, ачык­ка­нын той­ды. Шу­лай да кү­ңе­лен зар­ла­ну тү­гел, Ал­ла­га шө­кер, ме­нә та­гын бер го­мер сак­ла­нып кал­ды бит, ди­гән сө­е­неч хи­се ту­тыр­ды. Урам ту­ты­рып бер­тук­та­мый тыз да быз чап­кан ма­ши­на­лар­ны күр­гәч ке­нә, ба­шы­на: «Ә мин ни­чек авыл­га кай­там соң? – ди­гән уй йө­гер­де. – Так­си ча­кырт­сам ин­де»... Тик да­ру-укол­лар бе­лән ту­лы сум­ка­да ак­ча юк иде, кар­точ­ка­сы да, ак­ча ян­чы­гы да әл­лә өй­дә, әл­лә эш­тә кал­ган.
Гөл­зи­фа, бе­рәр иге­лек­ле бән­дә утырт­мый кал­мас әле, дип тә­вәк­кәл­ләп, юл ча­ты­на чы­гар­га ни­ят­лә­де. Те­ле­фон­ның шал­ты­ра­вы бу юлы да җа­нын сис­кән­де­реп җи­бәр­де. «У­лы­ма шал­ты­ра­там ди­дем дә, оныт­тым бит... Ба­ла­ка­ем, мәк­тәп­тән кайт­кан­дыр да,  әни, аш юк­мы­ни, дия тор­ган­дыр ин­де», дип уй­лап, ке­сә­се­нә үрел­де.
– Син ниш­ләп ми­не бө­тен ра­йон­га, ра­йон­га гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­га хур итеп йө­ри­сең? – дип җи­ке­рен­гән та­выш ия­сен бе­ра­ра та­ны­мый тор­ды.
Эш­не тө­шен­гәч, ак ди­мә­де, ка­ра ди­мә­де, ха­тын те­ле­фо­нын сүн­дер­де дә ке­сә­се­нә са­лып куй­ды. Шал­ты­ра­ту­чы – ху­җа­лык җи­тәк­че­се Ру­шад иде. «А­шы­гыч яр­дәм» шо­фе­ры үзе тө­шер­гән фо­то­ны ин­тер­нет­ка ку­еп өл­гер­гән дә, аның кай­та­ва­зы җи­тәк­че­ләр­гә дә ки­леп иреш­кән икән. Ай бу за­ма­на­ның тиз­ле­ге... Гөл­зи­фа әле ра­йон үзә­ген­нән үз авы­лы­на да кай­тып җи­тәл­мә­де, ә Фа­тый­ма кар­чык­ның авы­рып бүл­нис­кә ки­те­ре­лүе бө­тен дөнь­я­ны ай­кап чы­гар­га җи­теш­кән... Ни ди­сен җи­тәк­че­гә авыл фельд­ше­ры, ни­гә авыл­ны чис­тарт­тыр­ма­дың соң, дип тарт­ка­лаш­сын­мы... Ке­ше го­ме­ре сак­ла­нып кал­ды,  дип сө­е­нә­се урын­да, үз аб­руе өчен кай­гыр­ган җи­тәк­че­гә ни дип җа­вап бир­сен. Әни­се­нең кыш­кы сал­кын көн­дә юл­да бә­бәй­лә­гә­нен, нәкъ ме­нә Фа­тый­ма апа­ның Ру­шад­ны ма­ши­на ка­би­на­сын­да як­ты дөнь­я­га ки­тер­гә­нен исе­нә тө­шер­сен­ме... Фа­тый­ма апа­ның, пәл­тә­сен са­лып, шу­шы ба­ла­ны төр­гә­нен, үзе­нең яла­нөс ту­ңып бар­га­нын та­гын бер тап­кыр исе­нә тө­шер­сен­ме Ру­шад­ның...
Кыш­кы көн­нең озын­лы­гы – бер сап­лам җеп ке­бек ке­нә. Юл ча­ты­на чы­гып җит­кән­дә, күз дә бәй­лә­нә баш­ла­ды. Чит ил ма­ши­на­ла­ры­на кул кү­тәр­мә­де, ба­ры­бер тук­та­мый­лар. Шак­тый озак ба­сып тор­гач, эче­нә сал­кын үтә баш­ла­ган иде, яны­на ак төс­тә­ге ма­ши­на ки­леп тук­та­ды. Олы гы­на яшь­тә­ге агай, ха­тын ке­реп утыр­ган ара­да:
– Сең­лем, ниш­ләп ба­сып то­ра­сың? Пра­ва­га укып, ма­ши­на ал­ма­дың­мы­ни әле? Ике ма­ши­на­ның бер­сен­дә руль­дә ха­тын-кыз бит хә­зер, – дип сөй­лә­неп ал­ды.
Алыр­сың, бар... Авыл­да ха­лык са­ны аз дип, хез­мәт ха­кын 0,75 став­ка­га кал­дыр­ды­лар. Ул ак­ча­ны ни­чек ке­нә кы­сып тот­саң да, җит­ке­рү­лә­ре ай-һай шул. Улын да ки­ен­де­рә­се, үзе­нең дә ке­ше ке­бек ки­е­нә­се ки­лә. Ра­фил ку­лын­нан кил­гән­чә улы­на дип ак­ча җи­бәр­гә­ләп то­ра да... Бе­лә Гөл­зи­фа, әле­гә­чә ял­гыз ба­шы шә­һәр­дә то­рып, за­вод­та эш­ләп йөр­гән элек­ке ире­нең дә уч ту­ты­рып ак­ча кө­рә­гә­не юк... Бу хак­та­гы уй­ла­ры, әл­бәт­тә, Гөл­зи­фа­ның кү­ңе­лен­дә ге­нә кал­ды. Тел­дән: «Юк шул әле», – дию бе­лән чик­лән­де.
– Мин бит си­не та­нып тук­та­дым, сең­лем. Үзең, бәл­ки, оныт­кан­сың­дыр да ин­де. Авы­ру­лар күп, ә син – бе­рәү ге­нә, оныт­саң да га­җәп тү­гел. Күр­ше авыл­ны­кы мин, Әх­мә­дул­ла абы­ең бу­лам. Си­нең эш­ли ге­нә баш­ла­ган ел­ла­рың иде әле. Ком­байн­да эш­лә­гән­дә, ми­нем кул бар­ма­гым ки­сел­де, яра­сы ти­рән ге­нә иде, хә­тер­лә­ми­сең­ме?.. Үзе­без­нең авыл фельд­ше­ры Рәм­зия ял­да, Ала­бу­га­сы­на кай­тып кит­кән иде. Бүл­нис­кә ба­рып тор­ма­дык, си­нең ян­га кил­дек. Яшь идең, шу­лай да тә­вәк­кәл идең. Ком­байн­чы­ның ку­лын бе­лә­сең ин­де, май­га бат­кан бу­ла. Син ты­ныч кы­на, ми­не сөй­лән­де­рә-сөй­лән­де­рә, баш­та май ка­тыш кан­лы ку­лым­ны юдың. Мин си­нең йө­зе­ңә ка­рап утыр­дым, авыр­ту­ым­ны шу­лай бас­тым. Ан­нан ни бе­лән­дер эш­кәрт­тең, асы­лы­нып тор­ган ти­ре­не тек­тең, бәй­лә­дең. “Бүл­нис­кә ба­рыр­га ки­рәк, абый”, ди­гән сүз­не ут­тай эш өс­тен­дә, урак өс­тен­дә кем ярат­сын ин­де, ту­пас итеп җа­вап бир­дем мин си­ңа, һич оныт­мыйм... “Юк, бар­мыйм. Мин ура­сы ик­мәк­не кем ур­сын”, - дип кырт кис­тем, исең­дә тү­гел­ме?... “Би­я­ләй ки­еп йө­ре, ат­на буе сал­ма, пыч­рак керт­мә. Бер ат­на­дан ки­лер­сең,” – ди­дең. Кул­ла­рың ши­фа­лы бул­ды. Эш тә таш­ла­ма­дым. Бар­мак та исән кал­ды. Ра­йон­га бар­сам, йө­рер идем әле бү­ген дүрт бар­мак­лы бу­лып. Мин си­ңа, сең­лем, го­ме­рем бу­е­на рәх­мәт­ле.
Әх­мә­дул­ла агай бик сүз­чән бу­лып чык­ты, Гөл­зи­фа­ның яр­дә­ме ти­гән та­гын әл­лә кем­нәр­не бар­лап чык­ты. Үт­кән­нәр­не ис­кә алып, кай­тып җит­кән­нә­рен сиз­ми дә кал­ды­лар. Гөл­зи­фа рәх­мәт әй­теп ма­ши­на­дан төш­кән­дә, Әх­мә­дул­ла агай сау­бул­ла­шыр­га дип аңа ку­лын суз­ды. «Игъ­ти­бар бе­лән ка­ра әле, җөе пач­ти бе­лен­ми дә бит», ди­сә дә, яра­ның әз­ме-күп­ме эзе кал­ган иде. Шу­лай шул, тө­зәл­мәс ди­гән яра да тө­зә­лә, тик ба­ры­бер си­зе­лер-си­зел­мәс бул­са да җөе ка­ла ин­де аның...
Үз кап­ка­сын ачып кер­гән­дә, Гөл­зи­фа­ның кү­ңе­лен­дә ху­җа­лык җи­тәк­че­се­нең сүз­лә­ре янә баш кал­кыт­ты, җа­ны сыз­ла­нып куй­ды. Кул­да­гы яра эзе нәр­сә ул, ме­нә си­нең җа­ның­ны шу­лай урын­сыз яра­ла­са­лар, ниш­ләр­гә? Җан­да­гы­сы оны­тыл­мый бит... Ә ан­да... яра­лар бо­лай да бай­так... Ял­гыз ха­тын­ның кү­ңе­лен шул уй ярып уз­ды.
Ин­тер­нет, те­ле­фон, ас­фальт юл­лар за­ма­нын­да, дөнья үзе­нең милл­ли­ар­дер­ла­ры бе­лән мак­тан­ган чор­да, авыл юлын чис­тар­тыр­га трак­тор та­бал­ма­ган бер ча­ба­та­лы тү­рә си­нең җа­ны­ңа тө­кер­сен әле... Юл­ла­ры бул­ма­са да, Гөл­зи­фа­ның үз сук­ма­гы – иге­лек сук­ма­гы бар, Ал­ла­га шө­кер. Нин­ди ге­нә авыр­лык­лар оч­ра­ма­сын, ул шул сук­ма­гын­нан ат­лар. Ак ха­лат­ны иң­нә­ре­нә ма­тур­лык өчен ге­нә сал­ма­ды ла ул. Ши­фа­лы кул­ла­ры, җы­лы сүз­лә­ре бе­лән ке­ше­ләр­гә яр­дәм итә ал­ган­да, үз җа­ны­ның яра­сы ту­рын­да оны­тып то­рыр...
– Әни, әни! – Тә­рә­зә­дән кү­реп­ме, улы, өс­те­нә-ба­шы­на ки­мә­гән ки­леш, бас­кыч­ка аты­лып чык­кан икән. – Әни! Әни! Әти кайт­ты! Әти кайт­ты... Ул... елый... – ди­де ма­лай яла­на­як­ка үр­мә­лә­гән боз сал­кы­нын­нан­мы, эч­тә­ге ял­кы­нын­нан­мы, бас­кыч­та на­ян­ла­нып си­ке­рә-си­ке­рә.

Гөлзәлифә ӘХМӘТГАЛИЕВА

Фото: ok.ru

Комментарийлар