Логотип «Мәйдан» журналы

Сугыш яралары һаман сызлый

Ветераннар темасын актив яктыртып торучы Рәхимҗан Әхмәтҗановка 2021 елның 9 маенда 75 яшь тулды.Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗанов 1946 елның 9 маенда Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында (элеккег...

Ветераннар темасын актив яктыртып торучы Рәхимҗан Әхмәтҗановка 2021 елның 9 маенда 75 яшь тулды.
Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗанов 1946 елның 9 маенда Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында (элеккеге Апакай) дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ул киң профильле механизатор булу теләге белән Биектау районы Чебоксар авыл хуҗалыгы училищесына керә. 1962–1964 елларда бөртек комбайннарында эшли, җәмәгать эшләре дә башкара – зур совхозның комсомол секретаре була.
1964 елда Казан ветеринария институтында укый башлый. Шуның өстенә 1965 елда КПСС сафларына кабул ителә. 1969 елда зоотехник-галим дипломы алган егетне Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән зоотехник итеп билгелиләр. Ә 1972 елда ул Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсенә баш зоотехник итеп җибәрелә. Яхшы белгеч һәм оста оештыручы буларак, әлеге өлкәдә күп хезмәт куя. Тәҗрибә уртаклашу өчен өч тапкыр Мәскәү Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.
Моннан тыш әдәбият белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Рәхимҗан Әхмәтҗанов яшьтән үк хикәя, шигырьләр иҗат итү белән мавыга. Тора-бара  иҗат аның яшәү рәвешенә әверелә. Лаеклы ялга чыккач, аның “Тарихта калган эзләр” һәм “Яшик әле бергәләп” дигән китаплары дөнья күрә. 2015 елда “Ушня елгасы буйлап” дигән яңа китабы чыга. Басылып чыккан әсәрләре: “Сугыш аямады айны да”, “Сугыш елларын кичеп”, “Каргыш төшсен, димә”, “Күз яше төшми калмый”, “Укытучыма рәхмәтлемен”.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, “Хезмәт батырлыгы өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә.
 
Онытмагыз солдат кадерен!
 
Мин хәтерлим, әткәй, сине
Әнкәй белән озаткан көнне.
Кочагыңа алып, чәчем сыйпап,
«Улым, нык бул», – дигән сүзеңне.
 
Белдек кыска хатларыңнан:
Кыю разведчик син булгансың.
Дошман оясын туздырып,
Әсирләрне күпләп алгансың.
 
Өзелеп көттек, әткәй, хатларыңны,
Ләкин алар озак көттерде:
Сугыш бетте, Җиңү көне килде,
Әмма синең хакта
Алган «кара кәгазь»
Барчабызның җанын көйдерде.
 
Мин дә күптән бабай инде,
Оныкларың үсеп беттеләр.
Алар, әткәй, охшаган сиңа
Солдат хезмәтен дә үттеләр.
 
Әнкәйнең дә васыяте хуп,
Эзләп таптым, әткәй, каберең.
Язлар саен Җиңү көне килер,
Онытмагыз солдат кадерен!
 
 
Ветеран теләге
 
Тугызынчы дистә белән бара,
Төзәлмәгән сугыш ярасы.
Унсигездән тәнен тимер йөртә,
Һаман булса әрни ярасы.
 
Ватанга без тугры булдык,
Аермадык урыс, татарны.
Кулга корал алып утка кердек,
Күрә торып алда мәхшәрне.
 
Күпләребез ятып калды яуда,
Миллионнарның каны коелды.
Онытмагыз, дуслар, Бөек Җиңү
Бары шулай яулап алынды.
 
Еллар уза, сирәгәйде сафлар,
Ветераннар  инде картайды.
Сезгә бездән бары бер теләк –
Җиңү байрагын тотыйк югары.
 
Рәхимҗан Әхмәтҗанов

Комментарийлар