Логотип «Мәйдан» журналы

Су саклау зоналары елы: кайсы район ничек үзгәрәчәк?

Быелгы Су саклау зоналары елы чараларында һәркем үз өлешен кертә ала. “Язгы МАРШ” дип аталган архитектура остаханәсендә катнашучы яшь архитекторлар, мәсәлән, район башлыкларына үз проектларын тәкъдим...


Быелгы Су саклау зоналары елы чараларында һәркем үз өлешен кертә ала. “Язгы МАРШ” дип аталган архитектура остаханәсендә катнашучы яшь архитекторлар, мәсәлән, район башлыкларына үз проектларын тәкъдим итте.



85f6baa77a60a2921b3c666e419179ef_L
Әлеге чараның оештыручылары – Мәскәүнең МАРШ архитектура мәктәбе һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман –  проектчы-архитекторлар командасын тупларга ниятли. Яшь белгечләр Мәскәү архитекторлары белән берлектә 7 объектның проектын төзеп, аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
- Без республиканың авыл хуҗалыгы районнарындагы объектларны махсус сайлап алдык. Алар – Татарстандагы Парклар һәм скверлар елы нәтиҗәләре буенча иң әзерлекле һәм нәтиҗәле эш күрсәткән районнар. Әлеге остаханә дәвамында төзелгән проектлар бу районнарның киләсе 5-10 ел дәвамындагы үсеше өчен “юл картасы” булып торачак, – ди Наталия Фишман.

Байлар Сабасы
Байлар Сабасы кечкенә бистә булу сәбәпле, су буендагы парк проектын тәкъдим итү  җиңел булмаган. Бу урын елга  тирәсендә бәреп чыккан чишмәләре (алар барлыгы – 13) белән үзенчәлекле. Саба суының ике ярын биш күпер белән тоташтырачаклар. Әлеге күперләр, үз чиратында, төрле чаралар уза торган урынга әвереләчәк. Сабалыларны сулыкның бер өлешен әйләндереп алган түгәрәк рәвешендәге күпер белән шаккатырырга ниятлиләр. Әлеге күпер шар формасындагы яктырткычлар белән уратып алыначак. Өстән караганда, ул Киек каз юлын хәтерләтәчәк. Парктагы юлга җәеләчәк бут ташыннан ясалган түшәмәләрне Сабаның үзендә җитештерәләр.
Архитекторлар икенче этапта җәяүлеләр йөри торган урамны, Әфганчылар паркын да төзекләндерергә тәкъдим итә. Өченче этапта исә мәчет янындагы территорияне  яңартырга ниятлиләр.
Равил Гасыймов, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Архитектура остаханәсендә катнашучылар белән һәр куак, ерымны өйрәндек. Безгә түгәрәк рәвешендәге күпер бик тә ошады. Проект авторлары Саба суы буена сукмаклар салырга, елгага төшү урыны булдырып, яктырткычлар куярга ниятли. Дөресен генә әйткәндә, бу проект күңелебезгә бик тә хуш килде, аның тизрәк тормышка ашырылуын телибез.

Красный Ключ (Түбән Кама районы)
Красный Ключ – түбәнкамалыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Тик биредә проблемалар да җитәрлек. Яр буен коймалар уратып алган, ул берничә участокка бүленгән. Пирстан Изгеләр чишмәсенә кадәр җәяүлеләр юлы юк. Архитекторлар чишмәне пирс белән тоташтырырга җыена. Алар дачаларга илтә торган велосипед юлын булдыру кирәклеген дә ассызыклый. Түбән Камада агач сыннар фестивален уздыралар, яшьләр әлеге чараны Красный Ключка күчерергә тәкъдим итә.
Владимир Федотов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
– Без Красный Ключтагы яр буен төзекләндерү проектын үзебез төзегән идек. Ләкин архитекторлар белән киңәшләшкәннән соң, аны үзгәртәчәкбез. Стахеев йортына аеруча зур игътибар бирергә телибез. Хәзерге вакытта бу бинага керү юлын каплаган гараж хуҗалары белән сөйләшүләр алып барабыз. Әлеге объектны яңадан торгызып, аңа инвесторлар җәлеп итәчәкбез.

Зәй
Зәйдә Фәрдиев паркы 2005 елда ук барлыкка килә. Шәһәрне урап уза торган, елга буенда урнашкан парк бүген төзекләндерүне көтә. Яшь архитекторлар аны Мәскәүдәге Горький исемендәге парк нигезендә үзгәртергә ниятли. Җәен паркта – Сабантуй бәйрәмен, көзен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырырга, ә кышын исә шугалак оештырырга тәкъдим итәләр.
Паркка керү капкасын чәчәкләр үрелеп үскән беседка бизәячәк. Шунысы да бар: бу территориядәге күпер паркны ике өлешкә аера. Архитекторлар аның биегәйтергә тәкъдим итә. Балалар өчен ныгытманы хәтерләткән уен мәйданчыгы булдырылачак.
Илнар Хафизов, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
– Фәрдиев паркы яңартуны көтә. Чыннан да, бу паркның төп проблемасы – территорияне берничә өлешкә аерган күперләр. Архитекторлар командасы бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. Җәй ахырына таба бездә яңартылган парк пәйда булыр дип өметләнәм.

Мамадыш
Биредәге яр буе мамадышлыларның яраткан урынына әверелгән. Нократ елгасының яр буен Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында төзекләндергәннәр иде. Ә Ушма елгасын бөтенләй истән чыгарганнар. Елганың Нократка коя торган җире – ташландык территория. Архитекторлар нәкъ менә әлеге урынны яңартырга җыена.
Яшь белгечләр бу территорияне район һәм шәһәркүләм бәйрәмнәр оештыру урыны итеп күрә. Ушманың Нократка коя торган җирендә концерт залы, гаилә үзәге төзергә ниятлиләр. Ә хәзер исә Нократ буенда урнашкан агач сыннарны паркның югарыда урнашкан аллеясына күчерәчәкләр.
Салават Гыймранов, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
– Проектларны тәкъдим иткәнче, без яр буе зонасын башкача күз алдына китерә идек. Яшьләрнең фикерләре моңа яңача карарга мәҗбүр итте. Хәзер төп бурыч - балалар мәйданчыклары булдыру. Быел спорт һәм балалар мәйданчыклары, җәяүлеләр күпере төзергә ниятлибез.

Менделеевск
Шәһәр паркындагы Туган якны өйрәнү музее янында яңа бакча үсеп чыгачак. Биредә китап уку өчен беседкалар урнаштыру, буккроссинг хәрәкәтен җәелдерү нияте дә бар.
Паркта яшьләр экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнә алачак. Үзәктә – “шау-шулы күпер”, анда пыяла белән каплаган фонтаннар өстеннән атлаганда, кешеләр үзләрен суда йөргән кебек хис итәчәк. Хәер, монда су җәнлекләре турында да онытмыйлар – алар өчен махсус минизоопарк төзелә.
Валерий Чершинцев, Менделеевск муниципаль районы башлыгы:
- Без иң пычрак һәм ташландык урынны сайладык. Парклар һәм скверлар елында анда эш башлаган идек инде. Архитекторларның фикере безнекеннән 50 процентка аерыла. Проектта без бөтенләй күз алдына китермәгән әйберләр дә бар. Мисал өчен, торбаүткәргеч өстеннән җәяүлеләр юлы салу, бер яктан, торбаларны яшерсә, икенче яктан, кешеләр өчен дә файда китерә.

Мөслим
Мөслим районында Ык елгасы буен тәртипкә китерергә ниятлиләр. Биредә 300 гектар мәйданда төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Архитекторларның төп бурычы – туристлык үзәген һәм мөслимлеләр өчен ял итү урыны булдыру. Парк район үзәгенә керү капкасы да булып тора. Шуңа да әлеге паркның Мөслим халкын гына түгел, ә Чаллы, Түбән Камада яшәүчеләрне дә җәлеп итүен телиләр. Бу паркта үсемлекләрне кайсы ел фасылында чәчәк атуына карап утыртырга җыеналар. Мисал өчен, җәен – тукранбаш, ә көзен кашкарый чәчәк атачак.
Рамил Муллин, Мөслим муниципаль районы башлыгы:
- Проект турында фикер алышканда, берни дә таләп итмәдек, ә үз тәкъдимнәребезне генә җиткердек. Безнең территориянең төп проблемасы – яр буендагы әйберләрнең системалы рәвештә урнашмавында.
Бу остаханәнең безнең өчен әһәмияте шунда: ул безгә бөтен территориянең бердәм концепциясен булдырырга мөмкинлек бирә.

Кукмара
Кукмаралылар тау битенә зур хәрефләр белән “Кукмара” дип язылган язуны күрергә тели. Һәр паркта булырга тиешле эскәмия, фонтаннар да район халкы өчен бик тансык. Норма елгасына җәяүләп барып булсын өчен, күперләр төзергә җыеналар. Әлеге күперләрдә күргәзмәләр оештыру нияте дә бар. Әлбәттә, Кукмара халкының күбесе пляж турында хыяллана, ә Нормада коенырга ярамый. Шуңа күрә аның урынына карагайдан эшләнгән түшәмә җәеп, ятаклар урнаштырып, кояшта кызыну мөмкинлеге тудырылачак.
Азат Гарифуллин, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Архитекторлар командасы тарафыннан бик күп эш башкарылды. “Язгы МАРШ” командасы килгәннән соң, без кукмаралылар арасында сораштыру уздырдык. Хәзер халык бу идеяләрнең тормышка ашырылуын көтә. Эшнең беренче этабында без парк һәм кинотеатр зонасына тукталырга, икенчесендә таулар һәм стадионга игътибар бирергә телибез.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар