Логотип «Мәйдан» журналы

Су буенда учак яна

Тып-тын калган төнге авыл,Йоклый авыл, сүнгән уты.Кайттым сиңа еллар узгач,Хәтер уйный, керми йокы.Су буенда, учак яна,Кем кабызган ул учакны?Төшсәм әгәр су буена,Табармын күк балачакны.Тыныч сулап йо...

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.


Су буенда, учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.


Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.


Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялан тәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.



Наил КАСЫЙМОВ


Фото: https://ru.freepik.com/ 


 


 

Комментарийлар