Логотип «Мәйдан» журналы

Сөю

Син булмасаң, Җирдә таңнарСызылып атмас иде;Җылы якка киткән кошларӘйләнеп кайтмас иде; Умырзая бозны тишеп,Кояшка бакмас иде;Елгалар, диңгезләр эзләп,Уралып акмас иде; Шатлыклар булмас, җан...

Син булмасаң, Җирдә таңнар
Сызылып атмас иде;
Җылы якка киткән кошлар
Әйләнеп кайтмас иде;
 
Умырзая бозны тишеп,
Кояшка бакмас иде;
Елгалар, диңгезләр эзләп,
Уралып акмас иде;
 
Шатлыклар булмас, җаннарны
Кайгы да кисмәс иде;
Мәңге яшел карагайлар
Тайгада үсмәс иде;
 
Мәңге Кояш тирәсендә
Әйләнмәс иде Җир дә;
Дөньяларда чәчләр чәчкә
Бәйләнмәс иде бер дә...
 
Син булмасаң, сагышлардан
Йөрәкләр янмас иде...
Булмасаң... тууларның да
Кирәге калмас иде...
 
Салават РӘХМӘТУЛЛА (Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин) – шагыйрь, прозаик, публицист, тәрҗемәче. 1942 елның 1 февралендә Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. 1965 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. 1978 елда «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле тәүге китабы дөнья күрә. Өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалары, кыска сатирик әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре вакытлы матбугатта 50 ел дәвамында даими басылып килә. Әдәби эшчәнлеге өчен шагыйрь Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Илдар Юзеев исемнәрендәге әдәби премияләргә лаек була, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Салават Рәхмәтулла – 1993 елдан Россия һәм Башкортостан, 2011 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы.
salavat-rexmetulla
 

Салават РӘХМӘТУЛЛА 


Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №2, 2021 ел.

Комментарийлар