Логотип «Мәйдан» журналы

Совхоз директоры рәсми рәвештә Россия Президентына кандидат булды

Ленин исемендәге совхоз директоры Павел Грудинин рәсми рәвештә РФ Президентына кандидат булды. Бүген аны Россия Үзәк сайлау комиссиясе теркәде, дип хәбәр итә «Интерфакс». Фото: kprf.ruПавел Грудининны...

Ленин исемендәге совхоз директоры Павел Грудинин рәсми рәвештә РФ Президентына кандидат булды. Бүген аны Россия Үзәк сайлау комиссиясе теркәде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
0600 Фото: kprf.ru
Павел Грудининны РФ Коммунистлар партиясе тәкъдим иткән. Ул сайлау алды кампаниясен гадел алып барырга вәгъдә итте.
Грудинга кадәр 29 декабрьдә Россия Президентына кандидат итеп беренче булып Либераль-демократик партия лидеры Владимир Жириновский теркәлгән иде. Ул сайлау счетында финанс буенча РФ Президенты Владимира Путиннан соң икенче урынны били.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар