Логотип «Мәйдан» журналы

Сораулы карашлар

Сораулы карашлар.Мин исә елмаям.Сөйләмим серемне,Ай йөзә – соңламам.Ашыгам, ашкынам.Йөземдә таң аткан.Йөрәгем кош сыман,Читлегенме ваткан.Ә күктә ай йөзә.Ул тыныч, ул горур.Мин ташкын…Сүзләрем кыяда у...

Сораулы карашлар.
Мин исә елмаям.
Сөйләмим серемне,
Ай йөзә – соңламам.
Ашыгам, ашкынам.
Йөземдә таң аткан.
Йөрәгем кош сыман,
Читлегенме ваткан.
Ә күктә ай йөзә.
Ул тыныч, ул горур.
Мин ташкын…
Сүзләрем кыяда уелыр.
 

Алисә ЗАРИПОВА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар