Логотип «Мәйдан» журналы

Сорау

Күкләргә эндәшим моң сорап,Телемнән үтеним җыр сорап.Җилләргә эндәшим сер сорап.Китсәм дә читләргә бик ерак,Кайтырмын илләрне бер урап.Язмышның юллары бик ерак,Гөнаһны узыймчы гел урап.Начардан табылы...

Күкләргә эндәшим моң сорап,
Телемнән үтеним җыр сорап.
Җилләргә эндәшим сер сорап.
Китсәм дә читләргә бик ерак,
Кайтырмын илләрне бер урап.
Язмышның юллары бик ерак,
Гөнаһны узыймчы гел урап.
Начардан табылыр тик гөнаһ.
Яманнан яхшыга юнь сорап,
Иманга кайтулар бик озак.
Ходайдан үтеним көн сорап,
Дөньяда бары тик без кунак.
Үткәнең кемлекне бер сорар.
Шәҗәрәм эзләрем бер юллап,
Бабама эндәшим юл сорап.
 

Хәмит ЛАТЫЙФ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар