Логотип «Мәйдан» журналы

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән

Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Бү...



Татарстан Республикасында тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6403


«Бүгенге көндә Татарстанда 40 яңа Covid-19 очрагы теркәлде – аның берсе читтән кертелгән, 39ы — контактлы», - диде Галимова.




Авыручыларның күбесе Казанда ачыкланган — 19 кеше һәм Чаллыда 9 очрак. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылды, ә 22се өйдә дәвалана.




Чир йоктыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган төркемнәрдә – аларда инфекцияле унар кеше булган. 60тан 70 яшькә кадәргеләр төркемендә 8 кеше, 70тән 80 яшькә кадәр 7 кеше чир йоктырган. 18дән 30га кадәр булган татарстанлылар арасында нибары өч зарарлану очрагы бар, ә 80дән 90 яшькә кадәрге кешеләр арасында ике кеше ачыкланган.




Covid-19 инфекциясен ачыклау чорында Татарстанда  коронавирус белән авыручы 4390 кеше теркәлгән, алардан 3215 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 52се — узган тәүлектә. 1161 кеше дәвалана. Коронавирустан 14 кеше үлгән.


 
Фото: Владимир Васильев

Комментарийлар