Тарихи очерк

Бу язмада сүз Күчем ханның урыс гаскәре белән Себер өчен барган соңгы зур сугышы турында булыр, шулай ук Себерне кем яулап алу мәсьәләсенә дә тукталырбыз.

11_160824_feuziya_bejremova_p1140258

Канлы вакыйга 1598 елның 20 августында Бараба далаларында, Ирмән елгасының Обька койган урынында була. Һәм бөтен рәсми документларда, энциклопедияләрдә Себернең Россиягә «кушылу вакыты» итеп шушы дата күрсәтелә. Ягъни, 1582 елда башкисәр Ермакның Себергә басып керүе түгел, ә урыс регуляр армиясенең тагы 15 елдан соң гына Күчем хан гаскәрен юк итүе Рәсәй өчен зур җиңү һәм Себерне буйсындыру булып тора. Дөрес, әле моннан соң да Күчем ханның биредә калган уллары һәм оныклары Себер өчен озак сугыша, әмма Күчем ханның көрәш мәйданыннан юкка чыгуы белән, Себер ханлыгы дигән татар дәүләте дә бетә, яшәвеннән туктый.
Бу соңгы сугыш ни өчен әле әллә кайлардагы Бараба далаларында, инде Себер тулысынча диярлек урыслар тарафыннан басып алынганнан соң була? Югыйсә, инде урысларның үзәк хәрби базаларына әйләнгән Тубыл-Таралардан Ирмән буйлары меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан бит! Әллә соң Бараба далаларына урыслар моңа кадәр килеп җитмәгән булалармы? Һәм Күчем хан Алтай тауларына кадәр сузылган дәүләтенең көнчыгыш тарафларын һаман үз кулында тотканмы? Һәм бу соңгы сугышта Күчем хан үзе катнашамы, алга таба аның язмышы ничек була?
Тарих безнең алдыбызга күп сораулар куя һәм төрле галимнәр аларга төрлечә җавап бирә. Бу теманы шактый еллар буе өйрәнгән кеше буларак, минем дә ул сорауларга үз җавабым бар. Бигрәк тә хәзерге Новосибирски өлкәсенең Ордын районында, Ирмән елгасының Обька койган урынында, Күчем хан гаскәре белән урыс регуляр армиясенең соңгы сугышы булган җирләрдә йөреп кайтканнан соң, бу мәсьәләгә күп ачыклык керде. Дөрес, ул сугыш булган урынның бер өлеше инде Обь сусаклагычы астында калган, дип язалар. Әмма бүгенге урыс казаклары Ирмән тамагындагы урман яланына Күчем ханны җиңү истәлеге итеп таш бастырып куйганнар икән, димәк, алар бу җирне соңгы сугыш урыны итеп таныйлар. Истәлек ташы 1998 елның 20 августында, Себерне Россиягә кушуның 400 еллык юбилее уңаеннан, Новосибирски урыс казаклары тарафыннан куелган һәм анда түбәндәге сүзләр язылган:

«Остановись, русский человек!
Склони голову и почти светлую память великих предков своих – славных воинов – русичей. 20 августа 1598 года отважные казаки под предводительством Андрея Матвеевича Воейкова, совершив дерзкий бросок с Иртыша на Обь, в устье р. Ирмень окончательно разгромили войска Хана Кучума. Именно здесь, на полях Ирменского сражения, было довершено великое дело казачьего атамана Ермака Тимофеевича. Вечная слава русским казакам – первопроходцам Сибири!
Сей закладной камень установлен благодарными потомками в ознаменование 400-летнего юбилея великой победы русского воинства. 20 августа 1998 года.»

Менә мин шушы канлы сугыш-суеш барган урында басып торам…
Бер якта – мул сулы Ирмән елгасы агып ята, тирә-якта катнаш урман шаулый…
Көчле яңгырлардан соң җир сазлыкка әйләнгән, чебен-черки кояш астында да тынгы бирми…
418 ел элек тә шулай булган, бүген дә шулай…
Кара урманнар, урман-далалар, дәрьядай елгалар, елга ярларындагы калкулыкларда – татар калалары һәм салалары балкып утырган…
Себер ханлыгының җирләре иксез-чиксез булган, ул ике бөек океан арасында таралып яткан… Җире күп, халкы аз булган себер татарларыннан тыш, биредә, бигрәк тә төньяк биләмәләрдә, фин-угыр кабиләләре дә яшәгән, көньякта күрше төрки халыклар көн күргән. Бу меңәр еллар буе шулай булган… Һәм бу хәтле зур җирләрне кайчан да булса башка кавем басып алыр, дип, беркем дә уйламаган. Моңа кадәр барлык ыгы-зыгылар, җир-тәхет-дәүләт бүлешүләр төркиләрнең үз араларында барган, вакыты-вакыты белән алар бер-берләренә каршы яу чапканнар, илләрен-җирләрен басып алганнар. Әмма, ни булса да, бу ызгыш-сугышлар бер телле, бер динле халыклар арасында барган, уйгыр-татар-нугай-кыргыз-кайсак-үзбәк-казахлар дала тәхетендә бер-берләрен алыштырган… Аларның бу туктаусыз ыгы-зыгыларын көнчыгыштан – чин-кытай, көнбатыштан – урыслар күзәтеп торган һәм һәркем үз вакытын көткән…
Себердә урыслар Ермакка кадәр дә күренгәләгән, ләкин алар яу белән түгел, сәүдә белән килгән, Чыңгыз хан Ватанына сугыш белән килергә беркем дә батырчылык итмәгән. Әмма дә ләкин XVI гасыр уртасында Казан һәм Әстерхан егылгач, урыслар яулап алу сугышлары белән Уралга хәтле килеп җиткәч, инде Себер капкаларына да ерак калмый. Дөрес, Казан хәлләреннән коты алынган Себер бәге Ядегәр 1555 елда ук Мәскәүгә, Явыз Иванга буйсынуын белдерә, аңа ясак түли башлый, ул бу адымга тәхетен Шәйбаничыларга бирмәс өчен дә бара. Әмма себер татарлары бу хурлыклы килешүгә каршы күтәрелә, нәтиҗәдә, Себер тәхетенә Чыңгыз хан нәселеннән булган Күчем хан утыра. Шулай итеп, инде урыс кулында дип гоманланган Себер капкалары алар өчен тагы ябыла, бу илне һәм аның башбирмәс татарларын бары тик сугыш белән генә яулап алырга мөмкин икәнлеге ачыклана.
Себергә беренче тапкыр яу белән, татарларга каршы утлы корал күтәреп, юлбасар Ермак һәм аның меңгә якын башкисәр казаклары килә. Бу хәл 1582 елның көзендә була. Ермак артында Явыз Иван үзе торган, яки Урал алпавытлары Строгоновлар аны котыртып Себер өстенә җибәргән, дигән фаразлар да бар. Бу сүзләрдә дә дөреслек булырга мөмкин, әмма Ермак Явыз Иван белән дә, Строгоновлар белән дә конфликтта булган, аның барып төртелер җире калмаган, ул Себергә йә үләм, йә җиңәм, дип чыгып киткән. Әмма Ермак Себерне ала алмаган, ә бары тик аның башкаласы Искәрдә булган, анысын да халкын харап итмәс өчен, Күчем хан үзе вакытлыча калдырып торган.
Себердә Ермак нибары өч елга якын булган, яшәр өчен якын-тирә авылларны һәм калаларны талаган, халкын кылыч аша уздырган, көчләп чукындырган. Шушы арада ул Мәскәүгә, Явыз Иванга да, үзенең казаклары аша, «Себерне яулап алдым, Себер синеке» дигән ялган хәбәр җибәргән, бу хәл 1583 елның язында була. Шушы хәбәргә ышанып, Явыз Иван Ермакка ярдәмгә үзенең гаскәриләрен җибәрә, аларга православ чиркәү руханилары да кушыла. Князь Семеон Болхонский һәм воевода Глухов җитәкчелегендә 500 кешелек гаскәр төркеме Себергә килә, аларга Строгоновларның да йөзләгән казагы кушыла. Бу – Мәскәүнең Себер ханлыгы өстенә җибәргән беренче регуляр гаскәре була. Әмма аларның күпчелеге шул кышны ук Искәрдә һәм Карача шәһәрләрендә чолганышта калып, ачтан үлеп бетә. Бу хакта рус елъязмаларында да хәбәр бар. Ә Ермак исә үз үлемен 1585 елның августында, Вагай елгасында таба. Себердән чыгып качарга су юлларын эзләп йөргәндә, аның артыннан Күчем хан яугирләре бастырып киләләр һәм юк итәләр. Бу шомлы хәбәрне ишеткәч, Искәрдә калган урыс хәрбиләре, көймәләргә төялеп, су юлы белән Себердән чыгып кача. 1585 елның 15 августында Искәргә яңадан Күчем хан үзе кереп утыра, биредән тагы Себер ханлыгы белән идарә итә башлый. Ермакның үлем хәбәре әле Мәскәүгә килеп җитмәгәнлектән, воевода Иван Мансуров җитәкчелегендә меңләгән урыс хәрбие һәм казаклар аңа ярдәмгә җибәрелә. Әмма татарлар аларны Себергә кертми, урыслар төньяк олысларда кыш чыгарга мәҗбүр була. Бу хакта ишеткән Күчем хан, үзенең яугирләрен җибәреп, урыс гаскәриләрен Себердән куып чыгара, бу хәл 1586 елның язында була.
Соң, шулай булгач, Себер өстенә килгән юлбасар Ермак биредә үзенең үлемен тапкач, аз санлы урыс хәрбиләре һәм казаклар моннан качып беткәч, Күчем хан яңадан башкаласына кереп утыргач, Себер ничек урыслар кулына күчә соң? Менә бу – иң авыр һәм үзәк өзгеч сорау. Һәм моңа җавап бирергә кирәк. Әлбәттә, Себерне Ермак түгел, Рәсәйнең (Московия) регуляр армиясе яулап ала, әмма Ермак Себергә юл күрсәтүче булып тора. Аның шапырынуына ышанып, Явыз Иван Себерне үз биләмәләре дип игълан итә, бирегә гаскәр арты гаскәр җибәрә башлый. Шул чакта төрки халыкларга берләшеп, киңәшеп, урысларга көчле каршылык күрсәтергә кирәк булган. Ә алар, форсаттан файдаланып, тагы бер-берләреннән үч ала башлый. Казах ханы Тәвәккәл Искәрне себер татарлары кулыннан тартып алып, анда тайбугачы Сәйтәкне утырту өчен бирегә зур гаскәр җибәрә. Бу хәл 1586 елда була. Күчем хан ул чагында Тара, Бараба якларында йөри, Искәрдә калган олы улы Али солтан, атасының сүзен тыңлап, төрки-мөселман кардәшләренә каршы корал күтәрми, башкаланы аларга сугышсыз бирә. Әмма Сәйтәк анда озак утыра алмый – 1588 елда ул бөтен вәзир-яугирләре белән урысларга әсирлеккә төшә, Искәр яңадан урыслар кулына күчә.
Урыслар бу тирәгә яңадан ничек килеп чыкты соң әле, Күчем хан аларны биредән куып чыгарган иде бит? Эш шунда, Ермакның үлеме һәм урыс гаскәриләренең Себердән чыгып качулары турында Мәскәүгә хәбәрләр килеп ирешкәч, биредә Себерне яулап алу турында яңа планнар корыла һәм гамәлгә ашырыла башлый. 1586 елның башында Мәскәүдә өч йөз кешелек гаскәр туплап, аларны Данила Чулков җитәкчелегендә яңадан Себергә юллыйлар, воеводалар итеп Василий Сукин һәм Иван Мясной билгеләнә. Тайбугачы Сәйтәк Себердә Күчем ханга каршы көрәшеп яткан вакытта, Себергә яңа урыс гаскәре килеп төшә. Алар Тура елгасы буенда, борынгы татар башкаласы Чимги-Тура өстендә үз кальга-калаларын төзеп куя. Урыслар татарлар белән көрәшеп көчне әрәм итмәскә, ә бәлки аларны үзләренең кала-кирмәннәре белән чорнап алып, шунда хәрби көчне тупларга уйлыйлар. Һәм шулай эшлиләр дә.
Шулай итеп, бер ел эчендә Себердә өч төрле көч, өч төрле хакимият барлыкка килә – Себернең күпчелек өлешен үз кулында тоткан Күчем хан, Искәргә һәм тирә-күрше кала-салаларга хуҗа булган тайбугачы Сәйтәк һәм Чимги-Турага тамыр җибәргән урыс гаскәре. Аларның һәрберсе үз тирә-юненнән ясак җыя, җирле халыкны үзенә тугрылыкка ант иттерә. Себергә киткән урыс гаскәриләре кире әйләнеп кайтмагач һәм Тура буйларында урнашып калгач, Мәскәү аларга ярдәмгә тагы гаскәр юллый. Чимги-Турада хуҗа булып яткан Данила Чулков 1587 елда Тубыл кирмәнен үз кулына төшерә һәм анда гаскәрен урнаштыра. Аннан кул сузымында гына булган Искәргә ул тиз барып җитә. Әйткәнебезчә, 1588 елның башында Сәйтәкне аннан бәреп чыгара һәм аларның барысын да әсир итеп Мәскәүгә озата. Шулай итеп, Себер ханлыгының үзәге булган Искәр, Тубыл, хәзерге Төмән җирләре урыслар кулына күчә. Дөрес, Күчем хан бу калаларны алырга берничә тапкыр һөҗүм итеп карый, әмма баштан-аяк утлы корал белән коралланган, туплары һәм пушкалары булган, куркыныч килгәндә, үзләре салган кирмән һәм остроглар эченә кереп бикләнгән урыс гаскәрен татарларның ук-җәяләре генә җиңә алмый инде…
Казанны алыр алдыннан ничек итеп Зөя елгасы буенда тиз арада урыс кирмәне салып куйган булсалар, Себердә дә шул ук хәл кабатлана. Шушы берничә ел вакыт эчендә урыс хәрбиләре Иртыш һәм Обь елгалары буенда дистәләгән хәрби кальга-крепостьлар салып куялар, аларны туплар һәм пушкалар белән саклый башлыйлар. 1590 елда – Лозьва елгасындагы Лозьва шәһәрчеге, 1592–1593 елларда – Тауды елгасындагы Пелым каласы, 1593 елда – төньяк олыстагы вогул каласы Сургут урынында шул исемдәге урыс кальгасы, шул ук елда – Сосьва елгасындагы Березов острог-шәһәрчеге, 1594 елда – Иртыш буендагы атаклы Тара каласы, шул ук елда – Обь елгасының түбән агымындагы Обдорск кальгасы, 1596 да – шул ук Обь елгасы буендагы Кет кальгасы, 1596–1597 елларда – Кет елгасындагы Нарым каласы… Татарлар өстенә һөҗүмне урыс гаскәриләре шушы кальга-остроглардан торып оештыра – кала-салаларын басып ала һәм үзенә буйсындыра, хан гаскәре артыннан кара урманнар, төпсез сазлыклар буйлап, Бараба далаларына кадәр барып җитә.
Себерне тулысынча яулап алуда бу хәрби кальга-крепостьларның роле бик зур була, шулар арасында Тобольск хәрби гарнизоны һәм Тара острогы аеруча әһәмияткә ия. Бу ике кала да заманында татарныкы булып, урыслар аларны басып алганнан соң, биредә бөтен Себерне яулап алу өчен хәрби форпостлар төзелә. «1593-1594 гг. «…итти города ставить вверх Иртыша, на Тару реку, где бы государю было впредь прибыльняе, чтоб пашню завести и Кучума царя истеснить, и соль устроить» (Наказ царя и Великого князя Федора Иоановича князю Андрею Елецкому со товарищами, отправленным в Сибирь для построения города на реке Таре)*. (*Юрьев А. Тара: годы, события, люди. – Омск, 2005. – С.8.) Урыслар тарафыннан Тара дип аталган бу кала аларга кадәр Күчем ханның бер ыстаны була һәм «Ялым-Тора» дип атала. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Мәскәү патшасы урысларның яңа каласын Тара елгасы буенда салырга әмер биргән, ә алар аны Иртыш буенда салган, ягъни татарлардан калган әзер шәһәргә кереп утырган һәм анда крепость-кальга төзеп куйган. Себернең көнчыгыш тарафларын, Бараба далаларын яулап алуда нәкъ менә Тара хәрби гарнизоны төп рольне уйнаган.
«Да, Тарская крепость в течении XVII в. с честью выдержала экзамен на зрелость, – дип яза бу хакта җирле тарихчылар. – Разгром кучума Тарским отрядом сыграл большую политическую роль в Российском государстве. Далеко не каждый город Российской державы смог получить такую оценку, какую дал Таре знаменитый российский историк Николай Михайлович Карамзин в своей «Истории Государства Российского»: «Град Тарский служил неодолимой твердыней от всяких бывших кучумовских гнусников».* (*Юрьев А. Күрсәтелгән хезмәт. – 4 нче бит.)
Әйе, шәһәр урыслар кулына күчкәч тә, аның өчен сугышлар озак дәвам итә, хәтта 1626 елда да Күчем ханның уллары һәм оныклары аны яңадан алу өчен каты сугышлар алып бара.* (РГАДА. Ф. 214. Кн. II. Л. 324-330; Тарская мозаика. – Омск, 1994. – С.11.) Әйе, Тара каласы Күчем ханның үз язмышында да, милләт тарихында да, хәтта Рәсәйнекендә дә аерым бер урын алып тора. Әйе, шуңа күрә Россия Президенты Борис Ельцин да Тараны (Омск өлкәсе) 400 еллык юбилее белән котлаганда, түбәндәге сүзләрне яза:
«Дорогие тарчане! От всей души поздравляю вас с замечательным юбилеем вашего старинного города Тары. Сама история предначертала ему роль одного из старейших поселений огромного региона. Долгие годы Тара была форпостом русских владений в Сибири. Велико его значение в освоении восточных территорий Российской державы».* (*Юрьев А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б.5.)
Себер өчен соңгы зур сугышны да нәкъ менә Тарада тупланган урыс хәрбиләре башкарып чыга. Алар, меңнәрчә чакрым юл үтеп, Күчем хан артыннан бастырып килә һәм Бараба далаларында аның гаскәрен юк итә. Хәер, аңа кадәр дә әле Күчем хан яугирләренә Тараның урыс хәрбиләре белән күп бәрелешләрдә очрашырга, сугышырга туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк: Рәсәй дәүләтенең көньяк чикләре ул вакытта Омь елгасы буйлап үтә, Бараба далаларына исә Күчем хан хуҗа була.

17_160824_feuziya_bejremova_dokument-02

Тубыл шәһәренең Тау асты татар бистәсе

Әлбәттә, Күчем хан да бу вакыт эчендә Бараба далаларында гына ятмый, берничә тапкыр Тубыл кирмәнен сугышып алырга талпынып карый. 1590 елның җәендә Тубыл өчен канлы сугышлар була. Ул шулай ук Тубылдан алып Тарага кадәр арада, Иртыш буйларындагы күп кенә татар олысларында илне яңадан туплар өчен сугышлар алып бара, әмма урысларның утлы коралын җиңә алмый. Дөрес, берничә тапкыр Мәскәүдән Күчем ханга: «Безгә бирел, картлык көннәрең лаеклы әсирлектә узар», – дигән хат-мөрәҗәгать килә. Әмма Күчем хан аларга: «Мин илемне үз ирегем белән бирмәдем, ирегемне дә үз ирегем белән бирмәм», – дип җавап бирә. Шулай итеп, ахыргача сугыш котылгысыз була. Күчем ханны юк итеп кенә Себерне тулысынча буйсындырып буласын Мәскәүдә яхшы аңлыйлар. Бараба далаларына Тарадан Күчем ханны һәм аның гаскәре тукталган урыннарны ачыкларга шымчылар җибәрәләр. 1594 елның декабрендә күлдә балык тотып утырган татарларны тотып, бик нык кыйнап, Күчем ханның кайда икәнлеген әйттерәләр.
«1594 год. Декабрь. Тарский воевода князь Андрей Елецкий отправляет вверх по Иртышу отряд в 90 чел. из тобольских, тюменских и пелымских казаков и тобольских татар во главе с Григорием Ясырем, итог похода – 28 чел. пленных аялинских татар и благополучное возвращение в град Тарский», – дип яза җирле тарихчылар.* (*Юрьев А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 9.)
1595 елның башында, инде 276 кешелек атлы гаскәр, урыс воеводасы Борис Доможиров җитәкчелегендә Бараба далаларына бәреп керә. Тоткын татар балыкчыларын кыйнап әйттергәнлектән, алар кая барганлыкларын яхшы беләләр, бер атна дигәндә Күчем ханның кышкы ыстаны Кара-Атуга килеп тә җитәләр. Урыс гаскәре татарлар өстенә төнлә, көтмәгәндә һөҗүм итә. Халык каладан чыгып качмасын өчен, аңа төрле яктан ут төртәләр, йортларыннан йөгереп чыккан һәр кешене утлы корал белән кырып торалар. Татар яугирләре соңгы кешегә кадәр урысларга каршы сугыша. Әмма көчләр тигез булмый, утлы корал аларны тиз кырып сала. Бу сугышта урыслар Күчем ханны да, аның олы улы Али солтанны да кулга төшерә алмый. Әмма атаклы Мамык һәм Сәедкол морзалар, Илгулай һәм Колкилде түрәләр, аларның уллары һәм тагы алтмыш татар әсир итеп алына. Калган татарларны урында юк итәләр, урыслар ягыннан берәү дә үлми.
«1595 год. Зима. Тарский воевода князь Андрей Елецкий организовал отряд из 276 чел. во главе с письменным головой Борисом Доможировым. После взятия Черного городка и большего количества пленных он возвратился в Тару, не потеряв ни одного человека».* (*Юрьев А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 9.)
Әмма воевода Борис Доможиров бу сугыштан канәгать калмый, чөнки ул Күчем ханны да, аның улы Али солтанны да кулга төшерә алмый, киресенчә, алар бу орыштан соң үзләре урыс кирмәннәренә һөҗүм итә башлый, хәтта Тара шәһәрен дә камап алырга омтыла. Үзләренең дала уртасында татар чолганышында калуларыннан курыккан шәһәр башлыклары тизрәк Тубылга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Тубыл воеводасы Ростовский Тара шәһәрендәге урыс гаскәренә ярдәмгә ашыгыч рәвештә 239 хәрби һәм күп корал җибәрә. Шулай итеп, 1595 елның язында, инде 500 кешелек патша гаскәре дала буйлап тагы Күчем ханны эзәрлекләп китә. Алар Күчем ханны гына эзәрлекләп калмый, ә юлда очраган бөтен татар авылларын үзләренә буйсындырып, ясак түләтү максатын да куя. Әмма халык моңа зур каршылык күрсәтә. Нәтиҗәдә, Чангула, Лугай, Килем, Лиуба, Тораш олыслары урыслар тарафыннан тар-мар ителә, халкы кылыч аша үткәрелә. Патша гаскәре Чангула олысындагы Тунус шәһәре халкын тоташ суеп чыкканнан соң, башка авылларда яшәүче себер татарлары куркуга төшә. Тораш, Кирпәк олысларында яшәүчеләр үзләре урыс воеводалары каршына килеп, Рәсәйгә буйсынырга риза булуларын белдерә.
«1595 год. Весна. Весной против Кучума был организован последний поход отрядом в количестве 483 чел. во главе с письменным головой Борисом Доможировым. Но цели поход не достиг, препятствием послужило таяние снегов, вскрытие рек. В Тару все вернулись целыми и невредимыми.»* (*Юрьев А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б.9.)
Урыс гаскәриләренең Бараба далаларына үтеп керүе Мәскәү тарафыннан югары бәяләнә, Рәсәй патшасы Тара воеводаларына күп итеп алтын акча һәм ярдәмгә зур гаскәр юллый. «Победа Бориса Доможирова и его спутников, реальная и ощутимая, благосклонно воспринимается на Москве, – дип яза тарихчылар. – Царь Федор Иоанович, грамотой от 26 июня 1595 года, выразил свое одобрение и пожаловал «Борису Доможирову и сотникам стрелецким и литве и казакам наше жалованье за их службу золотые и деньги».* (*Архив ЛОРАН. Ф. 21. Оп. 4. Д. 15. Л. 161. об.; Тарская мозаика. – Омск, 1994. – С.9.) 1596 елның 16 августында Рәсәй патшасы Тара воеводаларына мактау ярлыгы да җибәрә. Ул анда Күчем ханга каршы сугышта катнашучыларның барысына да зур рәхмәтләрен әйтә, киләчәктә дә аларга ярдәм итеп торачагын ышандыра. «…Күчем патша һәм нугайлар шәһәргә килеп зарар ясамасын өчен алар хакында булган һәрбер хәбәрне тикшереп торсыннар, дип, Рәсәй патшасы әмер бирә. – …Инде безгә буйсынмаган олыслар булса, сез шуларны яулап алып, безнең кул астыбызга кертү өчен тырышыгыз». Шулай итеп, урыс гаскәрләре алдына Себерне тулысынча яулап алу максаты куела.
1596–1597 елларда Себер өчен, инде Бараба далалары өчен Күчем хан белән урыс гаскәрләре арасында зур сугышлар була. 1596 елны Күчем хан Ык күле буендагы калмыкларны туздырып ташлый, 1597 елны Иртышның урта агымындагы Терәни һәм Омь елгасы буендагы Лугуй олысларын урыслардан кире тартып ала. 1597 елда Күчем хан, җирле халыклардан зур гаскәр туплап, Тара шәһәренә һөҗүм итә. Шәһәрне ала алмаса да, ул тирәдә яшәүче татарлар, урыс кул астыннан чыгып, яңадан үз ханнарына хезмәт итә башлый. Күчем ханның бу уңышларыннан котлары алынган урыслар ярдәм сорап тагы Мәскәүгә мөрәҗәгать итә.
Күчем ханны сугыш белән җиңеп булмасын аңлаган урыс патшасы тагы хәйлә-мәкер юлына басып карый – үзе исеменнән дә, Күчем ханның Мәскәүдә әсирлектә булган уллары, туганнары исеменнән дә аңа хатлар юллыйлар. Имеш, Себер күптән инде урысларныкы икән, ул юкка алар белән сугышып ята. Менә Мәскәү белән дус булса, үз иреге белән аларга хезмәткә ялланса, Күчем хан да, балалары да рәхәт яшәячәк икән. «…Синең элеккеге эшләреңә һәм буйсынмавыңа карамастан, без сине, Күчем патша, балаларың белән үзебезгә чакырабыз һәм безгә хезмәт итәргә өндибез! Син безнең күз алдыбызда булырсың, без сиңа, башка хан һәм ханзадәләргә биргән кебек, хакын түләп торырбыз! Әгәр инде Себер-йортыңда калырга телисең икән, анда хан булырсың һәм, безгә буйсынып, тиешле хакын алып торырсың!» – дип яза урыс патшасы.
Күчем хан, әлбәттә, бу сүзләргә ышанмый. Иле, җире, теле, дине, дәүләте өчен, Себер өчен көрәшен дәвам итә. Могҗиза белән урыс әсирлегеннән качып кайткан нугай-татарларның сөйләве буенча, Рәсәйдә Себер морзаларын сугыш өчен генә тоталар. Кем белән бәрелеш килеп чыкса да, үлемгә беренче итеп шушы татарларны җибәрәләр икән. Мөселманнарга каршы сугышырга да шушы тоткын татарларны файдаланулары Күчем ханга билгеле була. Урысларга бирелгән очракта, Күчем ханны һәм аның нәселен дә шушы фаҗигале язмыш, ә милләтен коллык көтә. Шунлыктан Күчем хан Тубылны да, Тараны да кире кайтарып алырга уйлый, урысларны Себердән куып чыгарырга хыяллана, бу эштә башка төрки халыклардан да ярдәм көтә. Әмма кыргыз-кайсак-казахлар-үзбәкләр дә, хәлифәт үзәге булган Төркия дә канга батып яткан себер татарларына, урман-далада япа-ялгыз явызлыкка каршы көрәшкән Күчем ханга ярдәмгә килми. Бу вакытларда аңа инде 80 яшь була, ул ярым сукырая, әмма кулына кылыч тотып, дошманына каршы сугышуын дәвам итә. Аның янәшәсендә тугры яугирләре, уллары һәм оныклары була.
1598 елны Рәсәй тәхетенә яңа патша – Борис Годунов утыра һәм ул Күчем ханны юк итәргә әмер бирә. Борис Годуновның бу әмере 1 августка Тара каласына килеп җитә, ә инде 4 август көнне патша гаскәре Күчем ханга каршы соңгы походына чыга. Алдан далада шымчылык кылып, Күчем ханның кай тирәдә икәнлеге ачыклана һәм мең кешелек атлы гаскәр Уба күле буена таба чабып китә, алар белән воевода Андрей Воейков идарә итә. Гаскәрнең бер өлеше хәрбиләрдән, бер өлеше казаклардан, бер өлеше ялланган татар-башкортлардан тора. Әмма алар Уба күле буенда Күчем ханны таба алмыйлар, андагы халыкны кыйнап, Күчем ханның кайда булуын әйттерергә тырышалар. Кемдер аны Карасу буенда булырга тиеш, ди, кемнәрдер Обь елгасы башларын күрсәтә. Урыс гаскәре ике атна буе урман-далада бәрелеп-сугылып йөргәннән соң, отряд икегә бүленеп Күчем ханны эзли башлый. Воейков гаскәре юлда Күчем ханның яугирләрен кулга төшерә, аларны бик нык кыйнап, газаплап, үзләренә кирәкле мәгълүматны ала. Күчем ханның җәйге ыстаны, бөтен зур гаиләсе, нәселе, сарай әһелләре диңгездәй Чан күле буйларында булырга тиеш, диләр. Әмма Күчем ханның гаиләсе Чан күле буйларыннан да берничә көнлек юлда була, атлы урыс гаскәре аны да чаптырып үтә һәм таң алдыннан хан ыстаны каршына килеп баса…
«1598 год. 20 августа. Тарский отряд в количестве 1000 чел. (700 русских и 300 татар) под руководством второго воеводы Андрея Воейкова выступил в поход, который сыграл решающую роль в разгроме хана Кучума. Отряд разгромил хана Кучума на реке Ирмени (левый приток Оби). Так тарский отряд положил конец разрушительным набегам Кучума», – дип яза җирле тарихчылар.* (*Юрьев А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б.9.)
Җирле тарихчы бу турыда җиңел генә язып үтсә дә, соңгы сугыш вакыйгасы милләтебез өчен дә, Күчем хан гаиләсе өчен дә бик фаҗигале тәмамланган. Шуңа күрә бу хәлләргә аерым һәм җентекләп тукталырга уйлыйбыз. Башта ук шуны әйтәсе килә: тарихта Ирмән сугышы турында хәбәрләр аз һәм шактый каршылыклы. Сүзне урыс елъязмаларыннан башлыйк. Менә безнең кулыбызда «Румянцевский летописец» дип аталган елъязма, ул XVII гасырда язылган. Анда Себер өчен соңгы сугыш турында кыска гына хәбәр бар:
«Царь Кучум много раз пытался вернуть Сибирь и отомстить. Однажды (он) собрал войско, пришел в Сибирь, дошел до реки Иртыша, разорил несколько селений басурманских и ушел восвояси. Как только узнали об этом в Тобольске, послал воевода за ним войска, и догнали его на границе со Степью, и напали, людей его перебили, и захватили у него двух цариц и сына и огромное богатства. Сам же Кучум убежал с небольшим отрядом, а дойдя до своего улуса, остальное войско взял…»* (*Летописи Сибирские. – Новосибирск, 1991. – С.25.)
Әлбәттә, бу елъязмада әллә ни яңалык һәм мәгълүмат юк, әмма «Царь Кучум много раз пытался вернуть Сибирь и отомстить», дигән абзацка карата искәрмәдә шактый тулы информация бирелгән: «Кучум с небольшими отрядами неоднократно нападал на селения вокруг Тобольска, причем жертвами его набегов чаще всего становились татары, платившие русским ясак. После одного из таких нападений в 1591 г. воевода В.В.Кольцов-Масальский, сменивший Д.Чулкова на тобольском воеводстве, снарядил за Кучумом погоню. Кучум был настигнут 1 августа на р. Ишиме, у озера Чиликуль; в этом бою отряд Кучума был разгромлен, взяты в плен царевич Аблегирим и две жены Кучума, а оставшиеся в живых бежали. Но и после этого Кучум продолжал нападать на жителей различных селений; необходимостью обороны от этих набегов, в частности, было вызвано строительство Тары. Этот город стал отправным пунктом целой серии походов против Кучума – в 1594, 1595, 1597 гг. В походе начавшемся из Тары 9 мая 1598 г. под началом воеводы князя Ивана Масальского, отряд Кучума был полностью разгромлен 20 августа на р. Оби – в бою пали 6 князей, 10 мурз, 150 воинов; 100 человек утонуло в Оби, 50 взята в плен. Кроме того, в плен были взяты сыновья Кучума царевичи Шаим, Асманак, Бибадша, Кумыш, Молла (в возрасте от 5 до 20 лет), восемь цариц – жен Кучума, жены старших сыновей Кучума, восемь царевен – его дочерей. Есть свидетельства о гибели в этой битве самого Кучума».* (*Летописи Сибирские.., – С.33-34.)
Китапка бу искәрмәне Е.И.Дергачова-Скоп язган, әмма бу мәгълүматларны кайдан алганлыгын күрсәтмәгән. Әлбәттә, монда язылганча, Күчем хан татар авылларын талап йөрмәгән, ә турыдан-туры Тубылга һәм Тарага һөҗүм иткән, урысларны Себердән куып чыгарып, үз дәүләтен тулысынча торгызырга омтылган. Күчем ханга каршы Тара походының башлануы да төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән – кемдер 9 май, дип яза, кемдер август башын күрсәтә. Шулай ук бу хәрби операция башлыклары итеп кемдер князь Иван Масальскийны, кемдер воевода Андрей Воейковны күрсәтә. Кайбер чыганакларда Күчем ханның җәйге ыстанында 200 кеше булган, дип языла. Югарыдагы искәрмәдән күренгәнчә, аларның саны өч йөздән дә артык булган. Һәм иң мөһиме – югарыдагы искәрмәдә автор Күчем хан бу сугышта үлгән, дип язылган, әмма моңа дәлил китермәгән. Күчем ханның бу соңгы сугышта катнашу-катнашмау мәсьәләсенә без әле тагы әйләнеп кайтырбыз, ә хәзер башка чыганакларга мөрәҗәгать итик.
«По указу царя Бориса Федоровича, в Сибири, из Тарского города ходиша воеводы за царем Кучумом и нашли на станах его, побиша и взяша у него осемь цариц, да три царевича и многой полон. Царь же Кучум утече со не многими людьми, цариц же и царевичев послаша в Москву».* (*Сибирский летописец. – Тобольские губернские ведомости. – 1892. – № 10. – 7 марта; Тарская мозаика… – С.9.)
Монда да мәгълүмат күп түгел, әмма шул ачыклана – урыс гаскәре һөҗүм иткәндә, Күчем хан анда булган, аз сандагы кешеләре белән качып өлгергән, диелгән. Имеш, Күчем ханның 8 хатыны һәм 3 улы кулга алынып, әсир итеп Мәскәүгә озатылган. Бу мәгълүматларга да бик үк ышанып бетәсе килми, монда очы-очка ялганмаган нәрсәләр бар. Себер тарихын озак еллар буе шунда барып өйрәнгән Г.Ф.Миллер да бу мәсьәләдә урыс елъязмаларыннан ерак китмәгән – материал аз һәм каршылыклы. «…Бутурлином (воевода. – Ф.Б.) и князем Мосальским был получен царский указ собрать достаточное количество людей и всеми силами напасть на хана там, где он будет найден. Для этого в Тобольске и Таре поспешно вооружили 700 русских и 300 татар, с которыми князь Мосальский 9 мая 7106 (1598) г. выступил из Тары в поход. Точно не известны ни место, где русские встретили хана, ни время, когда именно он потерпел поражение. Большая продолжительность похода дает основание думать, что он был совершен куда-то далеко от Тары. Конец же этого дела был следующий: русские напали на хана в его становище, убили множество татар, взяли в плен шесть его жен с тремя сыновьями и двумя дочерьми и много знатных и простых татар, захватили все имущество ханского становища и весь скот и вернулись благополучно 23 августа в Тару, причем со стороны русских не было потеряно ни одного человека… Несмотря на успех описанного похода, победа была еще неполная, потому что не захватили самого хана и других его сыновей».* (*Миллер Г. История Сибири. Том I. – Москва, 1999. – С.292.)
Миллердагы каршылыклар – ул Күчем ханга каршы соңгы яуны 9 майда башланды, дип яза. Башкаларда бу дата – август башы. Урыс гаскәре белән князь Мосальский идарә итте, ди. Башкаларда ул – воевода Воейков. Күчем хан өстенә яу белән урысларга кушылып барган өч йөз татар санын кайдан алганлыгы да билгеле түгел, бу сан бик күп һәм шикләндерә. Миллер хәтле Миллерның бу сугышның кайда һәм кайчан булуын белмәве дә гаҗәпләндерә. Миллерның «Күчем ханны эләктерә алмадылар», дип язуы бу сугышта Күчем ханның катнашуы, әмма исән калуы турында әйтә. Шул ук вакытта шушы ук хезмәтендә ул урыс патшасы Михаил Федоровичның 1623 елның 23 февралендә Төмән воеводаларына биргән Грамотасын урнаштырган. Анда Гаврила Ивановны Төмән атлы казакларының атаманы итеп билгеләү күрсәтелгән. Патша Грамотасыннан күренгәнчә, шушы Гаврила Иванов, аның каршына килеп, үзенең ничек Себерне яулавын, Күчем ханга каршы сугышуларын сөйләгән…

 

Тулысынча журналның февраль (№2, 2017) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга