Логотип «Мәйдан» журналы

Солдат аналарына...

(Җыр язу өчен)Борчыладыр һәр ана да,Ир баласы үсеп җиткәч.Төн йокылары качадыр,Улы армиягә киткәч... Кушымта:.Үз теләге белән улы,Солдат булам, әни, диде.Мөмкин булса, армиягә,Улы белән китәр иде...


(Җыр язу өчен)


Борчыладыр һәр ана да,
Ир баласы үсеп җиткәч.
Төн йокылары качадыр,
Улы армиягә киткәч...
43bfd86fdc5a72ef6845149a78cbf9a9
 
Кушымта:.
Үз теләге белән улы,
Солдат булам, әни, диде.
Мөмкин булса, армиягә,
Улы белән китәр иде....
 
Бер ел вакыт күп гомер шул,
Минутларын санаганда.
Әле анда, әле монда,
Сугыш уты янаганда....
 
Кушымта.
Ана өчен газиз бала –
Үз Ватаны өчен терәк.
Анага да, Ватанга да,
Исән-имин уллар кирәк!
 
Кушымта:
Үз теләге белән улы,
Солдат булам, әни, диде.
Мөмкин булса, улы өчен
Үзе хезмәт итәр иде...
 

Питердагы шартлаудан соң уйланулар


 
Балык йолдызлыгы планетаны
Ике мең ел тотып тоткында,
Җирдә хөкем сөргән идеализм
Батып бара бүген упкынга.
Тимер гасыр кысасында адәм
Кыргый кырыслыкка абынып,
Рухияттән тәмам ераклашты,
Матдиялеккә тик табынып.
Инде галәм һәм дә заман бездән
Төкәнүне көтә уйланып.
Яңа дәвер үзе чаң кагудан
Планетабыз китәр уянып.
Сукояр дип аталган йолдызлык
Дәверендә дисәк, ни булыр?
Ике мең ел дәвамында ул да
Хакимлек итәргә омтылыр.
Галәмдәге затлар адәмнәрнең
Рухи яктан үсешен теләп,
Олуг остазлары ярдәмендә
Бәйләнешкә керер җир белән.
Рухи чистарыну һәм берләшү
Акыл камиллеген арттырыр.
Һәлакәтле кешелек дөньясын
Хак -Тәгалә күзәтеп торыр...
Вазгыятьне аңлап, җир уллары
Кабул итсә галәм тылсымын,
Гайре табигыйлык кануннары
Гыйлем-кәримәткә буйсыныр.
Раббыбызның изге вәкаләтен
Галәмнән җиргә иңдерергә,
Сукояр дип аталган йолдызлык
Кереп бара яңа дәвергә...
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.

Комментарийлар