Логотип «Мәйдан» журналы

Сөенеч

Хикәя.

—  Абау, күзләре лә күзләре! Бигрәк сөйкемле! — дия иде аны күргән бар кеше. Аннары авыр сулап, Гөлсинә­нең үзенә ишетелерлек итеп һәм мәңге төзәлмәс ярасына кабат тоз салып, әйтеп куялар: — И-и, бичара... Нинди бәхетсез...
—  Сөбханалла, сөбханалла! Биргәч тә бирер икән ходай тәгалә бу балага күзне нурлы итеп, — дип каршы­лады аны Минзәлә халкы   да.
—  Озын кыштан соң беренче тапкыр җир өстенә чыккан кояш нуры җылылары бар, балам, күзеңдә, — дип танышты Гөлсинә белән Сәрбикамал әби дә.
Ә күзләре аның... Күзләре... сөйкемле булуыннан ни файда? Алар өчен төн ни, көн ни. Гөлсинәнең ике күзе дә дөм сукыр. Матур төсләргә, күп төрле буяуларга би­зәлгән бу дөнья аның өчен дөм караңгы. Алай гына да түгел. Караңгылык ул бит шулай ук төс. Аны күреп та­нырга мөмкин. Күзлеләр өчен төрле буяулары, матур бизәкләре белән танылган дөнья исә Гөлсинә өчен очсыз-кырыйсыз билгесезлек.
Чү! Бер генә секундка, бер мизгелгә туктап калыйк. Бу төссез, буяусыз, салкын билгесезлек алай очсыз-кырыйсыз түгел икән. Гөлсинә күңел түренең иң аргы киш­тәләрендә үзен күзлеләр дөньясы белән бәйли, якынайта торган кадерле истәлекләр саклый. Ул чакларда аңа ике-өч яшь тирәләре булдымы икән соң?.. Балалар йор­тының тәрәзә төпләрендә чәчәкле гөлләр бик хәтерендә. Тиктормас нәни Гөлсинәнең күзе шуларга төште. Үрелеп бер чәчәк өзим дигән иде, гөл чүлмәге идәнгә тәгәрәде... Монысы бер истәлек.
Балалар йортының кем иркәләсә шуңа сыланырга торган йонлач маэмае бар иде. Баскыч төбенә чыгып шул маэмайны кочаклап, аңа атланып уйнаганы ни­чектер бик еракта, томан артында ук булып исендә калган. Маэмайның акыллы күзләре, елмаеп торган йөзе бик хәтерендә. Күзлеләр дөньясы белән бәйләнеше шуның белән өзелә Гөлсинәнең. Шул көзне таралган йо­гышлы чир бөтен күрше-тирә авылларны йөреп чыга. Үзенә корбан эзләп Балалар йортына да килеп керә. Гөлсинә каты авырып китә. Үзе терелә, тик менә күзләре генә... аның аяз күк йөзедәй төпсез зәңгәр күзләре дөм сукыраеп кала.
Уналты тулгач гармунчы Гәрәй белән аларның икесен Әтнә балалар йортыннан Минзәлә инвалидлар йортына күчерделәр. Монда көн итүчеләрнең күбесе картлык көннәрендә карар кешесе булмаган карт-коры­лар. Кеше ярдәменә мохтаҗ гарипләр, сугыш инвалид­лары. Сукырлар берничәү, чукраклар бар. Бу әби-бабайлар арасында безгә бик күңелсез булыр иңде дип Гөлсинәләр бирегә бик куркып килгәннәр иде. Ләкин алай булып чыкмады. Интернат халкы аларны ачык йөз белән кабул итте. Гөлсинә белән гармунчы Гәрәй сизми дә калдылар, бер атна дигәндә биредә үз кеше булып киттеләр. Аларга күңелсезләнергә ара да калмый әле.
Инвалидлар йортыннан читтә, кайдадыр еракта ке­шеләр зур эшләр башкаралар. Бер ярыннан икенчесе кү­ренмәгән киң елгалар, инешләр аша күперләр салалар, түбәләре болытларга ашкан биек йортлар төзиләр, ко­рыч канатлы кошларга атланып галәм киңлекләрен тик­шерәләр. Әмма тормыш көймәсе картлар йортында да комга терәлмәгән. Бу торакның халкы да ил шатлыгы, ил кайгы-хәсрәтләре белән яши. Тормыш дигәнең монда да бөтерелеп-бөтерелеп аккан тау чишмәсе кебек тынгы­сыз, мәшәкатьле әле. Чөнки һәркемнең көнлек эш планы бар. Һәркем үзенең киеренке социалистик йөкләмәсен башкалардан алда үтәү хисе белән яна. Алар бер-берсс белән ярышып калфак бәйлиләр. Үзе йомшак, үзе җылы, үзе җиңел мондый йон калфакларны Ккартлар йор­тының директоры Каюм Каюмович галәм киңлекләренә очучы космонавтлар өчен дип сөйли. Төрле язмыш арка­сында бирегә килеп эләккән һәм гомерләренең соңгы көннәрен шушында үткәрүче матур әбиләр, көмеш са­каллы бабайлар тату бер гаилә булып, берсенең кайгы­сын барысына бүлешеп, икенчесенең нәни генә шатлы­гына да бергәләп сөенеп гөр килеп тормыш көтеп яталар. Иртән торырга өлгермисең, чыштыр-чыштыр чүәген өс­терәп бүлмәләргә Зариф бабай кереп җитә. Кулында газетасы булыр. Аны биредә барысы да Комиссар дип йөртәләр. Зариф бабай алты егет — алты лачын үстергән. Аларның барысы сугыш кырында ятып калган. Кар чыгын, каш өстендәге күзен, уч төбендәге терекөмеш бөртеген, моннан берничә еллар гына элек үзе җирләгән.
— Менә безнең «Правда» нәрсә яза, — дип интернат­та яшәүчеләрне һәр көн иртән дөнья яңалыклары бе­лән таныштырып чыга. Һәр бүлмәдә радио да бар югый­сә. Кичләрен барысы бергә кызыл почмакка җыйналып телевизор карыйлар. Әмма Зариф бабай анда да тик ке­нә утырмый. Тапшыруларны тыныч кына карарга һич ирек бирми. Телевизордан ни сөйләсәләр дә, ни генә күрсәтсәләр дә, бабай аларның барысын да күргән, ул вакыйгаларның эчендә үзе катнашкан булып чыга. Кайчакны телевизорны кыса төшеп, дикторны өзеп, үзе сөйләргә керешә. Әле дә ярый Сәрби әби бар. Аны ул тыеп килә. Югыйсә, Кызыл почмакка җыйналган ин­тернат халкын Зариф бабай үз авызына гына каратып торыр иде.
— Булды, булды, Минзариф. Бүгенгә шуның белән бик җитте. Әзрәген иртәгә дә калдыр,— дип шып тукта­та ул аны.
Сәрби әбиме? Иң яхшысы аңа каршы дәшмәү. Су­гыштан соңгы елларны үз авылларында бригадир да, председатель дә булып торган. Әле хәзер дә дөп-дөп басып йөри. Нинди эшкә керешсә дә, ирләрчә уч төбенә төкереп алып керешә.
—  Аңладым, — Сәрбикамал. Олы кеше сүзе — хак сүз. Ихлас күңел белән тыңлап утыруыгызны килештереп сөйләвем генә иде, — дип, Зариф бабай тынып кала. Әл­бәттә, беразга гына.
Сөнгать бабай белән Әсмабикә әби пар күгәрченнәр­дәй гел бергә. Чүкер-чүкер килеп һич сүзләре бетми, белмим нинди мәхәббәттер инде ул. Бергә намаз укый­лар, бергә ашарга йөриләр. Үзләре чисталар, үзләре пөхтәләр, һәркемгә ягымлылар, йомшак телделәр. Шу­шы ике пар күгәрчен икесенә бер ул үстергәннәр. Ул малай инде зур булгач, Сөнгать бабай әйткәнчә, сабакка йөри башлагач, язгы ташу чорында суга батып үлгән. Картларның курчак өедәй матур авыллары соңгы ел­ларны гына, шүрәле каргагандай, корыган да киткән. Күп халык колхоз үзәгенә күчеп утырган. Йорт-җирләрен шәһәр тирәсенә якынайтып салучылар да булган. Әле кайчан гына шау-гөр килеп торган, нигез корырга урын җитмәгән дүрт йөз хуҗалыклы авыл күзгә күре­неп юкка чыккан. Элек яшел чирәм булган урамнарны алабута, тигәнәк баскан, Алар арасында адашып йөрү­че песи балалары, тавык чебешләре генә калганнар. Үз­ләре бик картайгач, карар, тәрбияләр башка туган-тумачалары булмагач, әби белән бабай йорт-җирләрен, мал-туарларын сатканнар. Тик җиз самавырларын гы­на үзләре белән эләктереп, шушы интернатка күченеп килгәннәр. Сөнгать бабайлар колхозы председателе Заһидуллин аларга туган-мазар да түгел. Әмма үткәндә-барганда сугылып аларның хәлләрен еш белеп тора. Тамагыгыз тукмы, өстегез бөтенме, кирәк нәрсәләрегез юкмы, дип барын сораштыра. Әле беркөн килүендә алай озаклап сөйләшеп утырырга вакыты бик тыгыз булды бугай. Каядыр ашыга иде ахрысы.
—  Илләргә тынычлык, халыкка иминлек теләп тәм­ләп бер чәй эчәрсез, — дип бер чиләк бал калдырды да үз эше белән китеп барды.
Минзәлә картлар йортында яшәүчеләр арасында Са­җидә Рахманкуловна туташ та бар. Чөнки ул бер тап­кыр да тормышка чыкмаган. Ул моңа хәзер дә һич үкен­ми, офтанмый төсле.
— Хатын-кызлар дөньяга гомерләрен гаиләгә бәй­ләп, бала үстерү, аш пешереп, оекбаш бәйләп бушка уз­дыру өчен түгел, ә бөек идеаллар өчен көрәшеп, чын революционерка булып яшәү өчен яралганнар, — дип хисап­лый. Саҗидә Рахманкуловна үз гомерен шуңа багыш­лаган да. Ул, үзенең сөйләвенчә, Казанның күренекле сәүдәгәренең кызы булган. Аның әтисе Агыйделдә дүрт-бишләп пароход, дистәләп баржа тоткан. Саҗидә Рах­манкуловна үзе бик яшьли революцион хәрәкәткә кат­нашып киткән. Эсерлар партиясендә торып Совет хөкү­мәтенә каршы эшчәнлек алып барганы өчен ун еллар чамасы сөргендә булып кайткан. Илгә фашистлар ба­сып кергәч, үзе теләп фронтка киткән. Анда зур батырлыклар күрсәткән. Аның өч ордены, берничә медале бар. Минзәләдә тантаналы җыелышлар булган чакта аны алырга җиңел машина белән военком үзе килә. Андый җыелышларда Саҗидә Рахманкуловна гел президиумда гына утыра. Сүз бирсәләр, калтыравык тавыш белән, әмма чын ораторларча кабынып истәлекләр сөйләп кай­та. Аны пионерлар да кунакка бик еш дәшеп торалар. Саҗидә Рахманкуловна үзе дә сборларга бик теләп бара. Чыгыш ясарга, речь сөйләргә булса, үлеп китә иңде. Ул гомумән бүгенге көн белән түгел, тик истәлекләр белән генә яши. Котылгысыз фаҗигаләргә, көтелмәгән шат­лыкларга бай тормыш кичереп тә, гомеренең соңгы көн­нәрендә бирегә килеп эләгүен ул гаять авыр кичерә. Бү­генге көн, үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, кайгы-хәсрәтләре, шатлык-сөенечләре белән аның өчен әллә бар, әллә юк. Калфак бәйләүгә дә ул башка карчыклар төсле эштән тәм, ямь табып түгел, ә эч пошканнан, ва­кыт авышсынга гына катнаша. Югыйсә, һәркемнең ку­лыннан килерлек бу һөнәрне интернат директоры Каюм Каюмович биредә яшәүчеләр эшсезлектән интекмәсен­нәр, төшенкелеккә бирелмәсеннәр, тормышта максат бе­лән яшәсеннәр, дип уйлап тапкан.иде.
— Бөек Марксның кызы Лаура белән аның кияве француз революционеры Поль Лафарг бөек идеаллар өчен көрәшеп яшәп кенә калмаганнар. Картайгач, өшән­гәч, партиягә һәм җәмгыятькә артык йөк булмас өчен, тормыштан вакытында китә дә белгәннәр. Ә менә мин­дә андый көч юк. Бик түбән, принципсыз кеше мин, — дип сөйләп куя ул кайчакларны. Гөлсинә аның күп сүз­ләрен аңлап та бетерми. Әмма аны тыңларга ярата. Бу әбекәй әле хәзер дә революционер хатын-кызлар ара­сында шул заманнарда бик модада булган кыска чәч йөртә, күн тужурка, тар итәк, озын кунычлы итек кия. Җитмештән өстәге карчыкка болар бик сәер инде. Лә­кин аңа үз сүзен сүз итү, үз принципларына тугры булып яшәү кадерле. Саҗидә Рахманкуловна пенсиягә чыгар алдыннан Минзәлә район больницасында фельдшер бу­лып эшләгән. Хәзер аның бу дөньяда бер туганы, бер якыны да юк. Совет Армиясе көннәрендә тантаналы җы­елышка алырга килгән полковниктан, сборга чакыра килгән пионерлардан кала, әллә нигә бер больницадан врачлар килеп чыгалар.
Дөнья булгач, яфрак селкенми, савыт-саба зыңгыл­дамый тормый инде. Кайчакларны шулай интернат халкы арасында да ыгы-зыгы кубып ала. Карчыклар, телләрен озайтып, әйткәләшеп тә куялар. Урын тарлыктан, я нәр­сә дә булса җитешмәгәнлектән түгел. Эч пошканнан, нервылар какшаганлыктан, картлыктан. Байтак ара бер-берсе белән сөйләшми, исәнләшми йөреп алалар. Әй­терсең бүләсе нәрсәләре бар. Әмма Саҗидә Рахманку­ловна үзен мондый ваклыклардан һәрчак өстен тота. Интернат халкы белән ул гомумән бик аз аралаша. Картлар йорты китапханәсендәге китапларның күбесе аныкы. Саҗидә әби күп вакытын китапханәдә, китаплар арасында уздыра. Их, нинди тутыкмас зиһен аңарда! Кайчакларны кулына нинди дә булса берәр китапны ала да, уйга кала. Аннары башын артка ташлап, күзләрен йомган хәлдә, әлеге китаптан озын-озын поэмаларны ят­тан сөйләргә керешә. Башкалар мәрткә китеп карап утыралар аның авызына. Гөлсинәнең сизүенчә, Саҗидә Рахманкуловнага Сәрби әби генә бик үк табынып бетми. Аңа һәрчак каршы чыгып тора. Ярый әле, Саҗидә әби үзе телле-тешле тү­гел. Югыйсә алар атлаган саен әйткәләшеп торырлар иде. Чөнки Сәрби әби Саҗидә Рахманкуловнаның бер фикерен дә тормышка яраклы санамый. Аның бар прин­ципларына каршы чыга. Саҗидә әби бай кеше кызы булган. Үзе укымышлы. Яшь чагында ул бик чибәр дә булгандыр әле. Ул әле хәзер дә бик мөлаем йөзле кар­чык. Әмма бер тапкыр да кияүгә чыкмый калуын Сәр­би әби һич кенә дә аңлый алмый. Алар арасындагы аң­лашылмаучылык менә шуннан башлана да.
— Һәй, төкерәм мин аның рәвәлүсүн тормышына, — дип кенә җибәрә Сәрби әби. — Дөньяда яшәп кияүгә дә чыкмагач! Кургашын булып эреп ир куенында да бер йокламагач! Кем әйтмешли, бу дөньяның ни яме дә, ни тәме! Менә мин үзем, әллә ни чибәрлегем булмаса да, тормышка өч мәртәбә чыктым. Үзем бәхетсез. Өч ирем­не дә үзем җирләдем. Аларның гомерләрен ходай миңа биргән. Кипкән сөякләремне шалтыр-шолтыр шалтыра­тып һаман да дөнья пыскытып ятам бит әле, йонын күп­тән койган тавык, димәсәм. Үзем бәхетсез. Ходай мине, җитмәсә, кысыр итеп яраткан. Өч иремнән бер балам булмады. Әгәр дә берәр елагым булсамы, җүләр! Монда ятар карчыкмы мин! Төн йокламый балаларымның балаларын багар идем. Атлаган саен кибеткә йөгереп тү­гел, үз кулым белән тукып, баштанаяк үз кулым белән бәйләп киендерер идем мин аларны. Һәй, мондагы тор­мышны эт кырсын инде. Үз нигезеңдә картаюга, үз куы­шыңда җан бирүгә ни җитә. Ләкин нишлисең? Язмы­шыңа шулай язган икән, монда килеп баш төртми дә хәлең юк. Картайдым, бетәштем дип кенә үзең теләгән сәгатеңдә үлеп китеп тә булмый бит әле ул.
Аның мондый монологын Саҗидә Рахманкуловна да тыныч кына тыңлап тора алмый. Килешмәвенә ишарә ясап, урыныннан тора, так-ток басып югары катка, үз бүлмәсенә менеп китә.
Сәрби әби Гөлсинәне дә беренче күрүдә үк:
—  Һи, кызым, күк күгәрченем, бу матурлыгың, тал чыбыктай бу зифалыгың белән озак картайтмыйм мин сине. Кет тә тор. Бер дигән егеткә димләп куярмын әле үзеңне, — дип каршылады.
—  Китче, әбекәй, шаярмачы. Мин, имгәк, кемгә ха­җәт? —дигән булды Гөлсинә. —  Менә сизми дә калырсың әле. Кемгә хаҗәтеңне шул чакта күрерсең, нибуч.
Мондый мәсьәләләр хәл ителгәндә сүзгә Саҗидә Рахманкуловна да катышмый түзә алмый.
—  Мин таза-сау булып та тормышка чыкмадым, һәм аны кирәк тә санамадым. Ә дөм сукыр инвалидка мондый ялгышлыктан аеруча сак булырга кирәк. Мин моны сезгә киңәш итмим, — дип үз фикерен яклый.
Интернат директоры Каюм Каюмович биредә яшәү­че әбиләр, бабайлар үзләрен нәкъ менә үз өйләрендә, үз нигезләрендә яшәгәнчә хис итсеннәр өчен кулыннан килгәннең барысын эшли. Авылча иттереп, мичен елга ташыннан гына өйдереп, ак мунча салдырды. Ашханәдә ике көннең берендә камырын әбиләр үзләре баскан ток­мач шулпасы пешерәләр. Ә Сәрби әби аның соңында да:
—  Һәй, үз йортыңда яшәүгә ни җитәр! Лапас артын­да бакчаң. Янгыр артыннан яшь бәрәңге казып керәсең. Без ашый торган, вагоннан вагонга бушатып йөртә тор­гач резин тупка әйләнгән бәрәңге түгел инде ул, — дип зарлана торгач, директорлары интернат артындагы буш­лыкны сукалатып бәрәңге чәчтерде. Картлар, карчык­лар бәрәңгене үзләре утырттылар, үзләре утадылар. Ке­черәк кенә яшелчә бакчасы да булдырдылар. Зариф ба­бай анда ике түтәл тәмәке чәчте. Пар күгәрченнәр, Сөн­гать бабай белән Әсмабикә әби, икебезгә бер эш булыр дип, кыяр үстерә башладылар. Гомерләрен ат җигеп уз­дырган бабайларга бер юаныч булыр дип директор ин­тернатка колынлы бер бия алып кайтты.
Кеше дигәнеңне бәхетле итү өчен бик күп кирәк шул. Сәрби әби һаман да канәгать түгел әле.
—  Иләк тутырып чебеш чыгартасым, чебеш үстерә­сем килә, — дип йөри башлады. Чебешләрнең дә инку­батор чыгарганы ярамый икән әле. Базардан дистә ярым күкәй алып керде, кыртлаган тавык каяндыр табып кайтты. Аны утыртып чебеш чыгартты. Интернат ишек алдында хәзер тавык чебешләре чеп-чеп килә. Әбиләр чиратлашып аларны тилгәннән, мәче явыз тырнагын­нан саклыйлар.
Сәрби әби интернатка Гөлсинә белән гармунчы Гә­рәйнең килүенә дә сөенеп бетә алмады.
—  Сез, балакайларым, килү белән торган җиребез ямьләнеп китте. Өстебезгә кояш булып чыктыгыз, прәме, — дип ике сүзнең берендә такмаклады.— Син, Гәрәй, борыныңны сызгыртып моңаеп йөрмә. Син дә башлы күзле булырга әзерлән, сиңа да бер дигән кәләш табып бирәм.
Мондый сүзләрдән соң Гәрәйнең дә күңел тынычлы­гы бетте. Ике рәтле гармунын тезеннән иртән дә, кичен дә төшерми, бармакларыннан ут чыгара. Тыңлаучылар­ны моңнарына ияртеп әллә кайларга, инеш буйларына, яшел болыннарга, кара урман яланнарына алып чыгып китә.
Интернат ишек алдында, акация куаклары урта­сында түгәрәк мәйданчык бар. Кичтән интернат халкы шунда чыга. Гәрәй гармун тарта. Гөлсинә җыр башлый. Кәефләре булганда аңа карчыклар да кушылалар. Ан­нары шунда Сәрби әби «Наза-наза», «Чума үрдәк, чума каз» уеннары оештырып җибәрә. Каткан, оешкан сөяк­ләрен шарт та шорт китереп, тәмам әлсерәшкәнче бие­шеп алалар.
Әлегә хәтле инвалидлар йортында шунысы уңайсыз булды, ул утын белән ягыла иде. Кыш көннәрендә кич­тән бүлмәләрдә тын алмаслык тынчу, ә иртә беләнгә эчке тәрәзәләр бозлана. Быел яз башыннан ук Минзәләгә газчылар килделәр, йортларга газ кертә башлады­лар. Иң башта картлар йортыннан башладылар. Газ­чыларны интернатның бер буш бүлмәсенә урнаштырды­лар. Ашарга да алар ашханәсенә беркеттеләр.
Газчылар алтау. Араларында Зиннәт исемле бер яшь кенә егет тә бар. Үзе шундый шаян, үзе тел бистәсе. Барысын үз авызына карата да көлдереп кенә тора. Үт­сә да, барса да, Гөлсинәгә дә кагылып киткәли тагын. Я бармак очы белән генә чәнчеп ала, я кулындагы яф­рак белән аның муенын кытыклап уза. Гөлсинәгә дә әл­лә ни булды. Менә шушы шаян Зиннәт күңеленең түре­нә үк керде дә утырды. Утырмаслык та түгел шул. Зин­нәт үзе дә гел аның тирәсендә генә бутала. Әле тегеләй дип, әле болай дип, аңа сүз катып кына тора. Ә беркөн исә иртәнге чәй янында әйтте дә салды.
—  Моңарчы йомшак мамык эчендә изрәп йоклаган йөрәгемнең тынычлыгын алды да куйды шушы Гөлсинә­гез. Менә мотоцикл гына алыйм. Урлыйм да качам мин аны. Беркөн иртән торсагыз, исләрегез китәр. Гөлсинә­гез булмас яныгызда. Менә мотоцикл гына алыйм... — диде.
Әй, оялды да соң Гөлсинә аның бу сүзләреннән. Ко­лак яфракларына хәтле уттай янарга кереште. Бит ал­маларын инде әйткән дә юк.
— Ул безнең үзебезгә дә бер генә кызыбыз. Без аны беркемгә дә бирмибез, — диештеләр өстәл артында чәй­ләп утыручылар.
Ә Сәрби әби шаян Зиннәтнең бу сүзен бөтенләй ки­лештермәде.
—  Безнең Гөлсинәбез синең ише зимагурга каян ки­леп иш булсын ул! — диде әби, ярыйсы төксе итеп. Ан­нары өстәп куйды. — Күзеңне майландырсаң, кара аны, җилкәңдә менә моны биетермен.
Сәрби әби кулындагы чикләвек таягы белән ток-ток итеп идәнгә сугып алды. Ләкин әби таяк белән янаган­нан гына Зиннәт бизмәде. Эш арасында әз генә буш ва­кыты чыкса да, Гөлсинәләр калфак бәйләп утырган җиргә килеп җитә. Кулына йомгак алып җеп чорнаша. Гөлсинә кулыннан йонны алып үзе язарга тотына.
Гөлсинә үзе дә газчылар эшләгән җиргә барып уты­рырга ярата. Аларга бидон белән салкын куас китерә. Чынлап, әллә нәрсә булды аңа. Кич ятса да, иртән тор­са да, күңелендә аның гел Зиннәт кенә. Бертуктаусыз аның тавышын ишетәсе, гел аның янында гына буласы килеп тора. Менә бүген дә түгәрәктән башкалар тарал­гач та, Гөлсинә бүлмәсенә ашыкмады әле. Зиннәт белән бик озак чүкердәшеп утырдылар. Сәрби әби кич эчендә ике-өч тапкыр алар янына чыгып, чикләвек таягы белән ток-ток җиргә бәреп:
—  Менә күрдеңме моны, зимагур! Тәртипсез кылан­саң, ватмаган сөягеңне калдырмам, — дип Зиннәткә янап кына торды.
Газчылар тагын бер атнадан эшләрен тәмамлыйлар. Алар күрше авылга күченәчәкләр. Гөлсинә Зиннәтсез ничек түзәр? Аның тавышын ишетми ничек торыр?
—  Ачы миләшем, төче алмам, баллы карлыганым, татлы чиям, — дип иркәли аны кичләрен Зиннәт.
Шуларны тыңлап утыруы Гөлсинәгә рәхәт, бик тә рә­хәт.
—  Әле калды, тагын калды бит син әйтмәгән җимеш төрләре, — ди ул.
—  Чәнечкеле гөләп җиләгем, кызыл баланым, өрек җимешем, абрикосым, әфлисуным, — дип, Зиннәт тагын тезеп китә. Аның белмәгәне юк бит.
Зиннәтнең бит уртасында зур гына миңе бар.
—  Мәхәббәт миңе ул. Кызлар мине шуның өчен яраталар, — ди Зиннәт. Гөлсинәнең кулын үз учларына ала да битенә куя. Гөлсинә бармак очлары белән генә аның битендәге миңне капшый.
—  Син дә ярат мине, Гөлсинә! Син дә ярат, — дип пышылдый Зиннәт.
Чәчләреңне тарак белән тарап бер якка яткырып куй, — ди Гөлсинә.
— Һәй, тарамаган кая инде. Алар бит минем нәкъ керпе инәләре төсле. Кай якка яткырырга тырышып ка­расаң да, артыңнан ук аягүрә басып баралар. Ә син курыкма. Туебыз буласы дигән кичкә мин аны яшь бозаудан ялатып куярмын. Нәкъ син теләгән якка ятып торыр.
—  Шаярма алай, Зиннәт. Үзеңне дә алдама, мине дә сыкратма. Без ничек бергә була алыйк? Мин бит гарип. Ә сиңа күзлеләр дә бетмәгән, — ди Гөлсинә, аның битләреннән сыпырып. Үзенең күзләрендә кайнар яшь.
—  Анысы инде минем эш. Миңа кешене ярату кадер­ле. Күзлеме, күзсезме булуында эшем юк, — ди Зиннәт, ачы миләшем, баллы шомыртым дип иркәләвен белә.
Ә иртәгесен иртән чәй янында Зиннәт бөтен ашханә­не ярып:
—  Бабайлар, әбиләр, хәер-фатихагызны бирегез. Без Гөлсинә белән язылышырга булдык, — дип әйтеп салды.
Иртән чәй янында бабайлар гадәттә бу араларда һа­валарның матур торышы, көзләрнең ямьле, коры килүе, игеннәрнең мул булып уңуы турында гәп корып алырга яраталар. Әбиләр төнлә күргән төшләрен яхшыга юра­шалар. Табын һәрчак гөр килеп тора. Әмма Зиннәтнең шушы сүзләреннән соң ул шып булып тынып калды. Тә­рәзә пыяласында көзге усал чебен безелдәгәне генә ише­телә.
Кәләпүшен башына бер киеп, бер салып алганнан соң, тынлыкны беренче булып Зариф бабай бозды.
—  Ашыкмыйсыңмы, егет? — диде ул. — Барын да төп­тән уйлап бетердеңме? Башыма бәла алдым дип, соңын­нан үкенмәссеңме? Без картлар арасында: «Хатын ала­сы була, алгач баласы була», дигән сүз дә бар. Анысын да уйла. Өйләнү кәҗә алу гына түгел. Уңмасаң, чыга­рып сатып кына котыла алмыйсың.
—  Уйладым. Үкенмәм! —диде Зиннәт. Ул шул килеш өстәл башында тора бирде. Йөзе җитди, кыяфәте тәвәк­кәл иде.
Сәрби әби эчә торган чәен түргәрәк этеп куйды. Та­магын кырып алды. Табын әйләнәсендә утыручылар аның авызыннан чыккан сүзне көттеләр.
—  Бер-берегезне яратышканыгызны күреп торам, балакайларым. Теләкләрегез изге. Әмма сез бер-берегезне табышу, яратышу белән генәмени соң... Улым, синең ата-анаң ни дияр бит әле. Никахыгызга аларның хәер-фатихасы да кирәк булыр бит?
—  Һәй, ата-ананың миндә буласы бар бит әле! — дип куйды Зиннәт. — Мин бит үзем дә детдом баласы. Гөл­синәгез минеке, и бетте-китте. Сездән хәер-фатиха гына кирәк.
Яшь кенә егет үзе шушы Зиннәт. Ата-ана тәрбиясе дә күрмәгән. Әмма мәгънәле, әдәпле егет. Шулай матур, йомшак, күңелгә ятышлы сөйләве белән кешене эретә дә җибәрә.
—  Мин бик риза да... Бәхетегез генә була күрсен, ба­лакайларым, — диде Сәрби әби, авыз эченнән озын дога пышылдарга кереште. Аңа башка карчыклар да кушыл­дылар.— Амин! Изге сәгатьтә укылган догалар булсын, ходай аны бездән кабул итсен.
—  Өч көпчәкле мотоциклга дип җыйган акчам бар. Шуңа Минзәлә читеннән бер кечерәк кенә йорт алып җи­бәрербез. Риза булсагыз, Сәрби әби, сезне дә үзебез белән алыр идек. Икебезгә дә әни булырсыз, — диде Зиннәт. — Яшелчә утыртырбыз, тавыклар үрчетербез. Кәҗә алып җибәрербез. Өчәүләп ду килеп яшәрбез.
Алдагы көнгә корган уй-хисапларын Зиннәт бер ми­нут эчендә чиште дә салды. Шулай кайгы-хәсрәтсез яши торган бер егет инде ул. Аның өчен тормышта барысы ачык, ябык булганы бер минут эчендә келтерәп ачык­лана, хәл кылына.
Әй күңелле дә узды соң аларның туйлары. Минзәлә картлар йортында моңарчы мондый шатлыклы бәйрәм­нәр, булдымы икән! Табыннардагы аш-судан, тәмле ри­зыклардан өстәлләр сыгыла. Алдагы гомерләрен бергә бәйләүче бу ике яшь йөрәкне интернат халкы үз яшьлек­ләренә әйләнеп кайткандай итеп иркәләделәр, назлады­лар, зурладылар. Ә гармунчы Гәрәй бу кичне аруны бел­мәде, инде, гармунын бер генә минутка да кулыннан тө­шермәде.
Туйга Саҗидә Рахманкуловна гына катышмады. Туй­ларны ул шулай ук танымый иде.
Ә Зиннәт, туй мәшәкатьләре белән башы катып, чәч­ләрен бозаудан ялатырга тәки өлгермәгән. Аларның һәркайсы үзләре теләгән якка тырпаеп торалар, туйда-муйда эшләре юк. Зиннәт Гөлсинәгә таба иелгән саен, аның битен йомшак кына итеп чәнчеп алалар. Ә Зин­нәт үзе бераз гына тора да:
—  Әбекәйләр, бабакайлар, кадерле әткәйләр-әнкәйләр, әллә балларыгыз бер дә ачы түгел инде, — дип куя.
— Ачы! Ачы! —диләр табындашлар.
Зиннәткә шул гына кирәк. Бар кеше алдында һич оялып-нитеп тормыйча Гөлсинәне үбә дә ала, кочагына җыеп китерә дә үбә дә ала...
Күңелләренә ошаган бер йорт тапканчы Каюм Каюмович яшьләргә интернатның бер бүлмәсеннән почмак бирде. Зиннәтнең акчасы йорт алырга җитеп бетмәс төс­ле. Алгач-алгач аның юньлерәген аласы килә. Ә бу эше аның бик уңай, хезмәт хакын да көйле түлиләр. Карт­лар белән утырып киңәшкәннән соң, ул беразга шушы эшендә калып торырга, иптәшләре белән күрше авылга газ кертергә китәргә булды.
Инде көз җитте. Зиннәтләр тагын да ераграк авылга күченделәр. Хәзер ул атнага бер генә кайтып йөри. Әм­ма Гөлсинәне айлар, еллар буе күрмәгәндәй сагынып кайта.
— Ачы миләшем, төче алмам, баллы карлыганым, татлы чиям, — дип кенә иркәли аны. Озакламый аларның бәбие булырга тора. — Син миңа үзем кебек тырпайган чәчле бер елак малай алып кайт, —ди Зиннәт хатынына.
Ә карчыкларның үз мәшәкатьләре муеннан. Тапты аларга Зиннәт эшне. Сәрби әби, Саҗидә Рахманкуловна, Зариф бабай иртән тору белән аннан-моннан гына чәйләп алалар да Минзәләне айкарга чыгып китәләр. Булмаган урамнары, кермәгән йортлары калмады бу­гай инде. Сөнгать бабай белән Әсмабикә әби артык картлыклары сәбәпле алай Минзәләгә үк чыгып йөри алмыйлар. Әмма Зиннәткә нигез сайлауда иң баш кон­сультантлар алар. Яшьләр өчен сайлаган йортның түр тәрәзәләре кояш чыгышка карап торсын. Андый йортта өй гөлләре яхшы үсә. Түбәсе калайдан, идәне буяулы, мунчасы ак булсын. Ә нәкъ менә андыен гына каян та­басың; суы якын булса, җиләк-җимеш бакчасы юк, бак­часы булса, мал-туар асрарга ишек алды тар. Зиннәт­нең акчасы җитмәү дә куркытмый аларны. Бу картлар­ның һәркайсының саклык кенәгәләрендә картлык көнгә дип җыйган әллә ничаклы запаслары бар. Өстәвенә ай саен пенсияләре килеп тора. Җитмәгәненә үзләре дә ак­ча өстәп, кияүләре Зиннәткә бер дигән йорт алып бирер­гә аларның исәпләре. Бәядән торыш юк, нигез тик аларның үзләренә генә ошасын.
Ниһаять, күп сайлый  торгач, Зариф бабай  сүзләре белән әйтсәң, пудхадяшний куышны таптылар болар. Су колонкасы да каршыда гына. Түбәсе калай, идәне буяулы. Мунчасы ак. Мунча артында алма бакчасы. Ишек алды ындыр табагы хәтле. Түр тәрәзәләре кояш чыгы­шына карап торалар. Интернат халкының аягына йөрердәе барысы барып, карап, бик килештереп кайттылар бу йортны. Җитмәсә, картлар йортыннан да ерак түгел.
—  Мондый нигезгә эшче куллар да күп кирәк. Әллә яшьләрдән үзебезгә дә берәр почмак сорыйкмы, яшьтиләр,— дигән була Зариф бабай. Карчыклар аны барып юып та кайттылар. Тәрәзә төпләренә үрмәле гөлләр ил­теп куеп, матур кашагалар элделәр. Инде Зиннәт кайт­канны гына көтәсе калды.
                                                                                                                                      *    *    *
Көзнең яңгырлы, шыксыз, ямьсез итеп җил үкергән киче иде бу. Интернат каршына ниндидер машина килеп туктады. Тышта пышын-пышын сөйләшкәнне ишетү бе­лән, Гөлсинәнең йөрәге жу итеп китте.
—  Ни булды? Миннән нәрсә яшерәсез? — дип аты­лып чыкты ул тышка.
—  Гөлсинә, кызым, күңелсез хәл булган бит әле. Бе­рүк үзеңне кулга ал, балам, — дип каршылады аны Сәрби әби.
Зиннәтне күмәргә интернат директоры Каюм Каюмович белән Зариф бабай, Саҗидә Рахманкуловна, Сәрби әби дә бардылар. Газ баллоны шартлап аның гәүдәсен бөтенләй чәрдәкләп бетергән. Бит уртасындагы түгәрәк миңе генә нәкъ тере чагындагы күк сөйкемле. Ә чәчләре Зиннәтне кабергә төшергәндә дә, без үлемгә дә биреш­мибез дигән төсле, як-якка горур тырпаешып торалар.
Яз башларына Гөлсинә кыз бәбәй тапты. Балалар тудыру йортына бу көннәрне интернат халкы чиратла­шып йөреп торды. Бәбәйдән бик җиңел котылды. Бер ат­надан аны интернатка алып кайттылар.
—  Сөбханалла, сөбханалла, бигрәк матур бала! Тьфү, тьфү, күз генә тимәсен. Гел әтисе. Гел Зиннәт. Ә күзләре! Күзләре бигрәк әнисенеке. Иртән чыккан кояш нурлары бар йөзендә, — дип тезделәр карчыклар, бәбәй­не биләүдән чишеп җибәрүгә. — Сөенеч, сөенеч бу безгә.
Нарасый үзен болай озаклап караганны килештер­мәде, ачы итеп кычкырып җибәрде. Әнисе кулында да елый. Сәрби әби алгач та тынмады.
—  Кая, үземә бирегез әле шушы нәни кызны, Сөенечне. Хәзер юатам мин аны, — дип бәбине Саҗидә Рахманкуловна алды, Сөенеч нигәдер килештерде аның ку­лын. Матур күзләрен аңа текәп тынып калды. Нәни кыз­чыкны кочып тоткан хәлдә Саҗидә Рахманкуловна Гөл­синә янына килеп утырды.
— Тормышка чыгып син яхшы иттең, балам, — диде ул, күптәнге сүзен дәвам иткәндәй. — Менә балаң, юаны­чың, өметең, сөенечең бар. Нинди зур бәхет бит бу. Ә бит дөньяда бар тереклек иясе беренче чиратта үзеннән соң яңа буын калдыру өчен яши. Шуның өчен тарткала­ша, көрәшә. Табигатьнең законы шуңа корылган... Үзең­нән соң яңа буын калдыруга. Мин моны бик соң төшен­дем. Үкенечле дәрәҗәдә соң...
Саҗидә Рахманкуловнаның мондый катлаулы фи­керләренең мәгънәсен бик үк төшенеп бетермәсә дә, бу юлы аңа Сәрби әби дә каршы төшмәде.
Ә Сөенеч бик хәйләкәр кызчык булып чыкты ул. Бар күңел җылыңны биреп караганны сиземләп, тоеп ята. Бер көйсезләнә башласа, бишектән аны Саҗидә Рах­манкуловна алгач кына елаудан туктый. Тешсез авызын зур ерып тик аңа гына елмая, ыгы-ыгы дип нәни кулын суза.
 

Альберт ХӘСӘНОВ


 
 

Комментарийлар