Логотип «Мәйдан» журналы

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” XIX Бөтенроссия конкурсы буласы көн җитә

Шушы атнаның шимбә көнендә, ягъни 2 апрельдә сәгать иртәнге 9дан көндезге 1гә кадәр Казанның Краснококшайская, 156 адресы буенча урнашкан Ә.Максуди үзәгендә (башта “Ярдәм” мәчетендә буласы әйтелгән ид...

Шушы атнаның шимбә көнендә, ягъни 2 апрельдә сәгать иртәнге 9дан көндезге 1гә кадәр Казанның Краснококшайская, 156 адресы буенча урнашкан Ә.Максуди үзәгендә (башта “Ярдәм” мәчетендә буласы әйтелгән иде. – Ред.) “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” XIX Бөтенроссия конкурсы уздырыла.
43649007
Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиатуллина оештыра, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Моннан 4 атна часасы элек “Татар-информ” МА хәбәр биргәнчә, конкурста 4-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Аларны төрле яшь категорияләренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр Кол Шәриф, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла Тукай, Галимҗан Баруди, Сөембикә, Мөхлисә Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас зыялык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү конкурсның төп максаты булып тора.
Конкурска кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Конкурс сораулары белән биредә танышырга була. Дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы сәгать көндезге 1 нче яртыга билгеләнгән.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар