Логотип «Мәйдан» журналы

Смартфоныгызны урласалар, нишләргә?

Роскачествода смартфоннарны урлаган очракта нәрсә эшләргә икәнен сөйләделәр. Гаджетны югалту проблеманың иң зуры түгел. Смартфоннарын урлаткан очракта кешеләрнең акчалары югалырга, шәхси мәгълүматлары...

Роскачествода смартфоннарны урлаган очракта нәрсә эшләргә икәнен сөйләделәр. Гаджетны югалту проблеманың иң зуры түгел. Смартфоннарын урлаткан очракта кешеләрнең акчалары югалырга, шәхси мәгълүматлары таралырга мөмкин, дип кисәтә Роскачество белгечләре. Бу хакта "АиФ" басмасы яза. 

Смартфоны урлатудан үзеңне ничек сакларга?
Смартфондагы мәгълүмат һәм телефонны сатып җибәрү караклар өчен бертигез дәрәҗәдә кызыклы, дип кисәтә Роскачествоның цифрлы экспертиза үзәге җитәкчесе Антон Куканов. Шуңа күрә телефондагы мәгълүматларны саклауны алдан ук кайгыртырга кирәк.
Беренче чиратта телефонны читтән торып блокировкалау мөмкинлеге эшләгәнен тикшерергә кирәк. Бу функция ярдәмендә кулланучы телефондагы мәгълүматларны блокировкалап кына калмыйча, аларны бетерә дә ала. Шулай ук телефонга катлаулы пин-код куелганына да яки биометрик мәгълүматлар белән кереп булганына инанырга кирәк.
Смартфондагы мәгълүматларга даими рәвештә резерв күчермәсе (резервное копирование) ясап торырга кирәк. Бу телефон ватылган очракта яки аны урласалар мөһим мәгълүматны югалтудан саклап калачак. Мәгълүматларны күчереп алуны кулдан башкарырга була яки автомат рәвештә көйләп куярга була, мәсәлән атнага бер тапкыр күчереп ала торган итеп. Моннан тыш фотоларны, видеоларны һәм документларны телефонда сакламау хәерлерәк. Ә “облочное хранлилище”да саклау яхшырак. Бу очракта кулланучы телефонда булган барлык мәгълүматны да читтән торып бетерә ала.
Роскачество белгече телефондагы настройкаларда IMEI кодын да карарга киңәш итә. Бу мобиль җайланманың халыкара идентификаторы, гадәттә уникаль, кабатланмас була. Шулай ук IMEI белән бергә гаджетның серия номерын да язып алырга кирәк. Смартфонны урласалар, бу мәгълүматлар кирәк булачак. IMEI номеры 15 саннан тора, аны телефонның тартмасында һәм гарантия талонында да табарга була. Шулай ук *#06# номерын җыйсагыз ул телефон экранында да чыгачак. Гаджетның серия номерын кабында яки настройкалардагы телефон турындагы белешмәдән табарга була.
Смартфонны урласалар, нишләргә?
Иң беренче эш итеп телефонның чыннан да урланган булуына инанырга кирәк. Моның өчен башка телефоннан үз номерыгызга шалтыратырга кирәк. Әгәр телефонны урламаганнар икән, аны тапкан кешеләр шалтыратуга җавап бирергә мөмкин. Җавап бирүче булмаганда түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
Смартфонның кайда булуын күзәтегез
“Телефонны табу” функциясе ярдәмендә югалган җайланманың “эзенә чыгарга” мөмкин. Моның өчен Android кулланучыларга android.com/find битен ачарга һәм Google аккаунтына керергә кирәк. Шуннан соң кирәкле җайланманы сайларга һәм аны югалган дип билгеләргә кирәк. Болай эшләгәндә аңа уведомление килә, ә картада телефонның урыны турында мәгълүмат пәйда булачак.
iOS кулланучыларга “Локатор” (iOS 13 һәм яңараклары), “Найти iPhone” кушымталарына яки iCloud.com веб-сайтына керергә һәм җайланманы күзәтергә кирәк. Әмма шуны истә тотарга кирәк, бу сервис телефонның урынын якынча гына күрсәтә.
Смартфондагы мәгълүматларны юкка чыгару
Җинаятьче смартфондагы мәгълүматларга ия булмасын өчен, читтән торып андагы барлык файлларны бетерергә кирәк. Моны шул ук сервис ярдәмендә эшләргә була. Шуны да истә тотарга кирәк, барлык мәгълүматларны бетергәч «Найти iPhone» функциясе ярдәмендә гаджетны күзәтеп булмаячак. Ә җайланманың хәтерен чистартканнан соң аны учет язмасыннан бетерсәгез, активлыкны блокировкалау функциясе сүнәчәк. Бу каракларга сезнең телефон белән кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Сим-картаны блокировкалау
Смартфонны урлаганнар икән, шундук элемтә операторына мөрәҗәгать итәргә һәм сим-картаны блокировкаларга кирәк. Бу караклар смс ярдәмендә сезнең счеттагы акчаны күчермәсен өчен кирәк.
Банк карталарын блокировкалау
Әгәр урланган смартфонның номерына банк картлары тоташтырылган икән, аларны да мөмкин кадәр тизрәк блокировкаларга кирәк. Моның өчен банк хезмәткәрләренә шалтыратып, смартфонны урлаулары турында әйтегез.
Аккаунтка керү омтылышларын белү
Чит кеше телефонын кулга төшергәч, җинаятьче андагы аккаунтларга керергә мөмкин. Бу хакта башка гаджетлар аркылы учет язмасын тикшереп белергә була. Җинаятьче сезнең аккаунтларга керә алмасын өчен, барлык җайланмаларда да сеансларны төгәлләү функциясен файдаланыгыз.
Полициягә мөрәҗәгать итәргә
Телефоныгызны урласалар, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, гариза язарга кирәк. Гаризада IMEI кодын һәм җайланманың серия номерын күрсәтергә кирәк. Документ биргәннән соң, гаризаны кабул итү датасы һәм теркәлгән номеры турында мәгълүмат алырга кирәк.
Кайбер иминият компанияләре үз клиентларына урланган смартфон өчен компенсация бирү мөмкинлеген тәкъдим итә. Моның өчен полициягә мөрәҗәгать итүне раслый торган документларны бирергә кирәк. Кайбер очракларда җинаять эше ачу турындагы карар да кирәк булырга мөмкин. Уңай карар чыгарылса, зыян күрүчегә иминият компенсациясе түләнә.
 
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/smartfonygyzny-urlasalar-nishl-rg-/

Комментарийлар