Логотип «Мәйдан» журналы

Сирень буын сызлавын баса!

Аңардан әзерләнгән төнәтмәнең рецепты белән бүлешәбез.Ул буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап туты...

Аңардан әзерләнгән төнәтмәнең рецепты белән бүлешәбез.



Ул буыннары сызлаудан җәфаланучылар өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак.




Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк.




Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз.




Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!




Фото: https://kiziltan.ru/


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-05-28/siren-buyn-syzlavyn-basa-652560

Комментарийлар