Логотип «Мәйдан» журналы

Синең өчен яшим җан атып...

И туган җир!И туган җир!«Кыйгак-кыйгак!» – дип,Кыр казлары төшәр күлләрдәГел тоташ нур – көмеш күперләр.Көне буе торгач тирбәлеп,Кичен аны җилләр сүтәрләр.И туган җир!ЧигәләремдәАк җаныңнан күчкән көм...

И туган җир!


И туган җир!
«Кыйгак-кыйгак!» – дип,
Кыр казлары төшәр күлләрдә
Гел тоташ нур – көмеш күперләр.
Көне буе торгач тирбәлеп,
Кичен аны җилләр сүтәрләр.
И туган җир!
Чигәләремдә
Ак җаныңнан күчкән көмеш бар.
Син исәнсең... Яшәвеңдә бит
Минем дә бик тыйнак өлеш бар.
И туган җир!
Йомшак назыңда
Фәрештәләр җәя канатын.
Синең өчен яшим җан атып,
Йолдызларың янсын исән-сау,
Нур балкысын синдә, таң атып.
 

Нигез


Өй каршындагы шомыртым
Сыгылганда җилләрдә,
Чыгып киткән идем мин дә
Ерак-ерак җирләргә.
Һәр көне гомергә тиң,
Йөрелде еракларда.
Миңа таныш түгел кошлар
Сайрады куакларда.
Чит чишмәдән су эчелде,
Чит-ят үләнгә ятып.
Акты еллар елатып та,
Акты еллар юатып.
Төшкә генә керде нигез,
Судан кайтучы әни,
Шомырт җыючы энекәш –
Хәтеремне телгәли.
Җилкапкалы нәни өем
Бу җиҺанда бердәнбер.
...Туган якка бик көттереп
Кайтылгандыр елга бер.
Өй каршындагы шомыртым
Үкседе дә җилләрдә,
Әни, энекәшне алып,
Китеп барды бик еракка –
Кайталмаслык җирләргә.
Таң җилләре сөеп кенә
Капканы каксачы ла...
Шомырт үскән бу урында
Бәрәңге бакчасы ла.
Басып торам ялгыз башым,
Гөлләр гөлгә үрелә.
Үткән гомер бер-бер артлы
Хәтеремдә терелә.
Чү! Бу ни бу?
Нәкъ каршымда
Шомырт акка төренә.
Шомыртның Һәр ботагына
Таң нурлары эленә.
Нәни өйнең тәрәзәсен
Сыйпый яран гөл генә.
Песи малае, сөт сорап,
Килә баскыч төбенә.
Мине килеп кочмак булып
Җилләнеп куя шомырт.
Ачыла да җилкапка,
Әнием Һәм энекәшем
Урамга чыга шыпырт.
Табаннарын ялтыратып,
Энекәш чаба алдан...
Киттеләр... Аларны инде
Мин куып җитә алмам...
Үткәннәр, бер яра булып,
Хәтердә генә калган.
 

Очрашу


Саумы, Акбай! Саумы, җаным!
Картайгансың бит инде.
Мин яланаяк чапканда,
Бәп-бәләкәй эт идең.
Кояш батып барганда,
Капкабыздан кергәләп,
Чыгып сыза идең син,
Тавыкларга өргәләп.
Әтәчтән дә куркырлык
Бик юаш көчек идең...
Күзгә карап ятасың,
Хәлләрең ничек синең?
Искә төшерәсең мәллә
Кыз озатып йөргән чакны?
Кайта идең бит ияреп
Капка төбенә чаклы.
Кемне шулай сакладың соң,
Анымы, әллә мине?
...Гомер буе төшкә керде
Бит очындагы миңе.
Исемдә, оялып кына
Чиккән яулык сузганы.
Бик акыллы кыз иде лә,
Йотты еллар тузаны.
Акбай дустым, әллә син дә
Хәтерлимсең узганны?
Саумы, Акбай! Саумы, җаным!
Күзләрең сагыш кына.
Оныткансыңдыр... Мин сиңа
Иске бер таныш кына.
Дөресен әйтим, сине бит
Оныткан идем мин дә.
Искергән капка төбендә
Очраштык менә илдә.
Онытылып тын калдым да
Урап кайттым үткәннән.
Беләм, беләм... Син башка эт,
Акбай юктыр күптәннән.
Бик танышсың... Акбаемның
Нәселдәшедер, бәлки.
Күзләрендә ал кояшның
Соңгы нурлары балкый.
Кояш батып барган чакта
Дөньялар алсу... алсу.
Аңламыйсың хәлләремне,
Инде илдә ямансу.
Әйдә керик, уз, авылдаш,
Ишегалдыбыз буп-буш...
Чит илләрдән тәмам алҗып,
Күңелләр бушап кайтыш.
 

Кыз


Таратып толымнарын,
Күлмәкнең киеп агын,
Быелгы яшь үләнгә
Сак кына баскан чагы.
Чәчләрендә ак нурлар
Биешә тыйнак кына.
Үтә җилләр, күлмәкне
Җиңелчә сыйпап кына.
Табаннарына йога
Үләннең яшел суты.
Баш очында ал кояш –
Мәңгелек яшәү уты.
Бөтерелде-әйләнде
Кыз тирәли күбәләк.
Учын сузды кыз аңа,
Яшь үләнгә чүгәләп.
Ә күбәләк... Күбәләк
Лепердәтеп канатын
Очып менде югары.
Кунып калку күкрәккә
Тынып калды... Шул бары.
Әсир итте җанымны
Күбәләкле бу рәсем.
Бу болыннан мин бүген
Китә алмам, күрәсең.
 

Коры җәй


Кая ашыга бу вакыт болай?
Инде төн узган. Дөньясы кызган.
Тәрәзләр ачык. Ишекләр ачык.
Яңгырый тора көндезге азан.
Җирләр ярылган. Басулар көя.
Яңгырны Ходай нигә кызгана?
Табаннары пешә торгандыр инде,
Чишмәдән кайта сылу кыз бала.
Инеш челтери. Үләннәр сары.
Шомырт агачы тоташ пәрәвез.
Тып-тын тирә-як, җилләр дә качкан.
Ходай каргышын алдык мәллә без?
Капканы ачып, эчкә үтте кыз,
Тамчы сибелде, пыш-ш итте тузан.
Бакчага керәм. Сабак астына
Качкан тавыклар. Чуп-чуар ызан.
Кошлар сайрамый, хәтта чыпчык юк.
Битемә кунды ап-ак пәрәвез.
Ишетәм шунда күрше бакчадан:
– Әйдәле, карчык, мунча керәбез!
Капкалар ачык. Ишекләр ачык.
Көчекләр өрми. Урамнар тып-тын.
Тынлыкны бозып, бер ат кешнәде,
Арба шыгырдап куйды югартын.
 

Дәрвиш


Бүзләрем маналмадым...
Дәрдмәнд
ҖиҺанда кап-кара төн.
Бакча салкын. Кыраулы.
Бирә дә тора заман
Һаман бер үк сорауны:
– Кем син? Каян киләсең?
Кая китеп барышың?..
Булмый шул, булмый инде
Вакыт белән ярышып.
Илсез Һәм җирсез калган
Хәерче бер дәрвиш мин.
Чукрак Һәм телсез мин,
Авыз ачып сүз дәшмим.
Гарипләделәр тәмам
Олы ил караклары.
Упкын читендә торам:
Бер адым кирәк бары.
Атладым... Киттем очып,
Әмма кош булалмадым.
Корыган агачларга
Бер сайрап куналмадым.
Өшедем салкыннарда,
Кояш та булалмадым.
Милләт гөленә төшкән
Кыраулар эремәде.
Бар да искечә калды,
Шиңгән гөл терелмәде.
Сорау бирәм үземә:
– Мин соң, мин тере мәле?
Җавабын беләм ләса:
Йоклау бу, үле-мәле.

Шәмле төн


Пыскый-пыскый шәм яна.
Өй караңгы. Күңелгә
Оялады шом янә.
Алгарышка барышлый,
Артка киттек янә без.
Яна авыл, шәҺәрләр,
Иле белән янабыз.
Аваз килә каяндыр:
«Булдырабыз, җәмәгать!»
Бигрәк сәер халык без:
Ил бетсә дә канәгать,
Тел бетсә дә канәгать.
Пыскый-пыскый шәм яна.
Тынгы бирми шом янә.
Мин үзем дә бер мәлгә
Охшап калам шәүләгә.
Китапларны яктыртып,
Шуышып үтте якты.
Ачылып китте күзләр,
Шигъри бүлмәм яп-якты.
Китап тулы мәрҗәннәр,
Тышлыклары гап-гади.
Гасырлар төпкеленнән
Дәшә Тукай, Исхакый,
Сынап карый Кол Гали.
Сыйпыйм да китапларны,
Мин тереләм... тереләм.
Сихри тонык яктыда
Киштәм саен гөл күрәм.
Кыркыдылар ничә кат,
Тамырлар исән әле.
Дәверләр кичә-кичә
Яшәргә исәп әле!
Балкый-балкый шәм яна.
Шәмдәлемдә шом яна.
 

Кемсәләр


Җылы урын биләп утыралар кемсәләр,
Тук чырай, шома йөз, ай-Һай тирән кесәләр.
Ялган сүз Һәм мәкер тәмамы баштан ашкан,
«Молодцы!» – дип, гел-гел сыйпап торгачтын баштан.
Монда шөҺрәт, монда акча, муллык, монда дан,
Мондый шәп урынны ничек тапсын яңадан?
Башта мыштым гына халык җанын саталар,
Аннары: «Кризис!» дип кычкырышып яталар.
Чәйниләр, чәйниләр, гел шул бер балык башы.
Болар бик җылыда, өши тик халык башы.
 
* * *
Чорлар безне өтте инде,
Тетмәне тетте инде.
Диварларның асылларын
Салдык та сүттек инде.
Таралып барган нигездә
Торабыз башны иеп.
«Исәнмени бу кавем?» – дип,
Җил дәшә бәгырь телеп.
Чорлар аша җил дәшә...
Дивар буласы ак ташлар
Аунап ята янәшә.
 

Гаҗизлек


Эше дә юк, ашы да,
Заман сыный түземне.
Ломбардка илтеп салыйм
Дигән идем үземне,
«Кит!» – дип, кире бордылар.
Мин бик арзан, янәсе.
Чоры шундый. Калмады
Илдә кеше бәясе.
 

МөҺаҗир


Агарды баш, төсләр үзгәрде,
Сүсәрде гел өстәге җилән.
Бәхет эстәп тәмам арылган,
Бик туелган икән бу илдән.
Тәнем өши, карт сөякләрне
Җылыталмый инде торган җир.
Шундый көн дә җитә икән бер –
Үз илендә бәндә – мөҺаҗир.
* * *
Быелгы яз никтер ялындыра,
Бар агачлар әле ялангачлар.
Яшел яфрак, алсу алма күреп
Төшләнәләр хәлсез алмагачлар.
Мин бу яздан өмет итмим күпне,
Бик теләсәм дә, берни үзгәрмәс.
Шул искечә дәвам итәр тормыш,
Вакыт агышына күз иярмәс.
 

Нәсел


Чабышкы ат. Кылган. Дала.
Япь-яшь бер ир. Хатын. Бала.
Мөлаем ир иртүк торып
Иярләгән акбүз атын.
Ап-ак тирмә ышыгында
Бала бага гүзәл хатын.
Кинәт кенә уклар яуды,
Яшь ир ауды. Хатын ауды.
Кара күмер. Аксыл төтен.
Яшь ананың күкрәгеннән
Күмерләргә тама сөте.
Әсир булып китте бала,
Чабышкы ат ияреп бара...
Көннәр ага, еллар ага,
Идел-йортның нигезенә
Дулкын кага, дулкын кага.
Төнге күктән йолдыз бага.
Шушы илдә яугир инде
Ятим калган теге бала.
Хан булыр ул, дәүләт тотар,
Ил яктырыр, үрчер нәсел.
«Олы җанлы ягымлы хан!» –
Хәтерләргә күчәр Рәсүл.
...Чабышкы ат. Кылган. Дала.
Чая яшь ир тирмә кора.
Бала бага гүзәл хатын.
Пәйгамбәрләр туа тора.
 

Болгарым


Ата-бабам җирләренә,
Моңлы чишмә илләренә
Килдем әле, килдем мин, Болгарым.
Болгарым, Болгарым,
Йомшак җилләр сыйпый йөземне,
Яшь томалый моңсу күземне,
Нур яктырта җылы күгеңне.
Харап булган күпме башлар,
Әрнеп елый изге ташлар
Чиркәүләрнең астында, Болгарым.
Болгарым, Болгарым,
Иртә белән Идел кызара,
Риваятьләр сөйли алкынсу
Чишмәләргә килгән кызларга.
Егетләрең ак атларда
Чаба синең кай якларга?
Ук-сөңгеләр сынган шул, Болгарым.
Болгарым, Болгарым,
Былбылларың сайрый талларда,
Сагыш-моңнар өстәп җаннарга,
Җанны куйыйм икән кайларга?
 

Дәвам


Болыннарда калган эзләремә
Кояш гөлләр тезә генә, тезә генә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Гөлләр арасында алар йөзә генә.
Килә алар әнә баса-баса
Болыннарда калган эзләремә.
Түзеп торам үзем әздән генә,
Гөл таҗларын өзми генә, өзми генә.
Чыр-чу килеп шунда бала-чага,
Түмгәкләрдән кош оясын эзли генә.
Сабый чакка кайтып китми менә
Түзеп торам үзем әздән генә.
Тайлар гөлне ерып йөзә генә,
Кояш нуры күзләрендә, күзләрендә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Очу дәрте балаларның йөзләрендә.
Хыялый чак, шаян-наян чаклар...
Ерак сәяхәтләр – сүзләрендә.
Гашыйк булыр алар өзәңгегә,
Өйрәнерләр яшь тайларны иярләргә.
Утырырлар менеп иярләргә:
– Сау бул, абый, без үстек бит! – диярләр дә.
Чыр-чу килер калган бала-чага,
Гашыйк булыр алар өзәңгегә.
Мин дә басар идем өзәңгегә...
Гомер генә шаулап узып бара менә.
Сабыйчакның садә, саф чаклары
Үзәгемне өзә генә, өзә генә...
 

Ана телем


Ана телем – татлы тел,
Олуг тел ул, затлы тел.
Олпат тел ул, данлы тел,
Күп гасырлык шанлы тел.
Әрем тел ул, тәмле тел,
Гөлле тел ул, ямьле тел.
Куркак түгел, батыр тел,
Күп михнәтләр татыр тел.
Сихәтле тел, шифа тел,
Бик назлы тел, зифа тел.
Дошманнарга дошман тел,
Бик кирәктә куштан тел.
Ипле тел ул, әйбәт тел,
Сертотмас тел, гайбәт тел.
Моңлы тел ул, гамьле тел,
Чая тел ул, зәмле тел.
Хәйләкәр тел, сабыр тел,
Тирән уйга салыр тел.
Шаян тел ул, купшы тел,
Ана телем – шушы тел!

Татар кызы


Бигрәк матур калфагың,
И гүзәл кыз, аппагым!
Бик җылыдыр кочагың,
Бигрәк садә, саф чагың.
Гашыйк итәр кемне дә –
Күз тимәсен миңенә.
И таң кызы, гүзәлем,
Үзәгемне өзәрем!
Бик килешле атлавың,
Серле караш ат тагын!
Былбыл сайрый телеңдә,
Очар кош син күгемдә.
Энҗе нурлар – тешеңдә,
Зифа сының – төшемдә.
Кояшым син төнемдә,
Якты аем – өнемдә.
Гөлчәчәкле күлмәгең,
Гөлбизәкле чиләгең.
Якты тамчы – гөлемдә,
Шифалы тәм – телемдә.
Толымнарың чем-кара,
Сүт тә яңадан тара.
Тарар аны җилләр дә
Туган-үскән илләрдә.
Очкынлы нур – күзләрең,
Һич калмады түзәрем:
Үбәм синең эзләрең,
Татар кызы, гүзәлем!
 

Көмеш су челтер-челтер


Бөр буе – иркен болын,
Ай нуры толым-толым.
Чишмәле шул болынга
Урый да килә юлым.
Көмеш су челтер-челтер,
Таң белән сылу килер.
Челтерәтеп чиләген,
Көмеш суга иелер.
Сылуны былбыл күрер,
Болынны моңга төрер.
Сылуның толымына
Моң тулы гөлләр үрер.
Бөр буе – яшел болын,
Ак нурлар толым-толым.
Болыннар куенында
Сикерә, уйный колын.
Сайрап тора былбыллар,
Көмеш су челтер-челтер.
Яшь егет акбүз атка
Көмеш суны эчертер.
Сылукай читтән генә
Яшь егетне күзәтер.
Иреннәре пышылдап:
«Сөям!» дигән сүз әйтер.
 

Очрар булсаң


Очрар булсаң әгәр юлларымның
Кадерле бер ерак чатында,
Сөйләр идем бөтен гомрем буе
Сине яратуым хакында.
Төшләремә килеп керәсең син,
Син ерак та миннән, якын да.
Соңгы сулыш алган көнгә кадәр
Янар инде йөрәк ялкында.
Күрәсеңме, әнә парлы-парлы
Ак йолдызлар таган атына.
Галәм юлындагы кошлар булып
Очрашырбыз күкләр катында.
 
 

Комментарийлар