Логотип «Мәйдан» журналы

Синең белән мәртәбәле халкың...

7 нче февраль - Татарстан туграсының (гербының) 25 еллыгы уңаеннан.Бөек Болгар чоры, Алтын Урда,Казан ханлыгының мирасы –Татарстан – Идел йортыбыздаМәгърур калкан булып торасың. Кушымта:Татарстан...

7 нче февраль - Татарстан туграсының (гербының) 25 еллыгы уңаеннан.

359842
Бөек Болгар чоры, Алтын Урда,
Казан ханлыгының мирасы –
Татарстан – Идел йортыбызда
Мәгърур калкан булып торасың.
 
Кушымта:
Татарстан – томырылып очкан
Аргамактай алга ыргылып,
Гасырларны – гасырларга ялгап,
Дастаннарга күчтең җыр булып.
 
Җир шарында тынычлык сөюче
Ил буларак шөһрәт казандың.
Бар җиһанга үрнәк өлге бүген
Мәркәзебез – шәһри Казаның.
 
Кушымта:
Кырларыңда иген күкрәп үсә,
Үз хәзинәң кара алтының.
Татарстан дигән хөр Ватаны
Хезмәт сөйгән эшчән халкыңның.
 
Милләтара дуслык һәм бердәмлек
Идел йортыбызның кыйбласы.
Татарстан – сиңа тугры юлдаш
Ак Барслы дәүләт туграсы.
 
Кушымта:
Синең белән мәртәбәле халкың,
Синең белән горур милләтең.
Дөнья үзе зурлый Галиҗәнап
Татарстан җөмһүриятен...
 
Фәүзия Мөхәммәтова, Норлат.

Комментарийлар