Логотип «Мәйдан» журналы

Син хаклы

Син нәрсә генә дисәң дә,Бәхәсләшмим, син хаклы;Минем яклаучыларым юк,Ә яшьлек синең яклы.Мәйданга чыгып җиңсәм дә,Узсам да җитез атны.«Син җиңелдең!» - дисең икән,Син булачаксың хаклы.Хәтта күрәләтә т...

Син нәрсә генә дисәң дә,
Бәхәсләшмим, син хаклы;
Минем яклаучыларым юк,
Ә яшьлек синең яклы.
Мәйданга чыгып җиңсәм дә,
Узсам да җитез атны.
«Син җиңелдең!» - дисең икән,
Син булачаксың хаклы.
Хәтта күрәләтә торып
Кара дисәң дә акны -
Син хаклы, чөнки яшьлегең
Әлегә синең яклы.
Синең яшьлек - синең көчең,
Булсын гел синең яклы.
Шул яклаучың ташламаса,
Булырсың һәрчак хаклы.
 

Фәнис ЯРУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар