Логотип «Мәйдан» журналы

Син мизгелләр буйлап атлаганда

Син мизгелләр буйлап атлаганда,Һәм тукталыр урын тапмаганда,Кайлардадыр җилләр уяна...Тукталышлар саен утлар яна,Җиргә нурлар тама,КемнәрнеңдерАк канаты моңга буяла.Бу – дөнья бу,Бу – мизгелләр юлы.Ад...

Син мизгелләр буйлап атлаганда,
Һәм тукталыр урын тапмаганда,
Кайлардадыр җилләр уяна...
Тукталышлар саен утлар яна,
Җиргә нурлар тама,
Кемнәрнеңдер
Ак канаты моңга буяла.
Бу – дөнья бу,
Бу – мизгелләр юлы.
Адашырмын диеп уйлама.
Һәм кайдадыр җилләр уянганда,
Кайлардадыр сүнә йолдызлар...
Тукталышлар саен көл өеме.
Тукталырлык утлар – мең алар.
Менә алар, мизгел саен дәшеп,
Ашыктыра, куя төн ката.
Ут алырлык тукталышлар гына –
Юк алар. Юк! Утың югалтма.
Кыйбла якта җилләр ярсыганда,
Җирдә нурлар шашкан чагында,
Мизгелләргә абынып егылганда,
Юк утларга ялгыш табынма!
Табыла да сүнә, табыла да
Тукталышлар саен югала.
Күз күрмәгән якта, синең хакка
Ак канатлар моңга буяла.
Бу – дөнья бу.
Бу – мизгелләр юлы.
Адашырмын, диеп өметләнмә
Һәм артыгын инде уйлама...
 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: Background фото создан(а) aopsan - ru.freepik.com

Комментарийлар