Логотип «Мәйдан» журналы

SIM-карталар бирүче автоматлар барлыкка килә

Быел Россиядә SIM-карталар сатучы беренче автоматлар барлыкка килә. Симкомат дип аталучы бу җайланма абонентны ачыклап, алдан заказ бирелгән сим-картаны бирәчәк. Ул кешенең паспортын скан аша үтк...

Быел Россиядә SIM-карталар сатучы беренче автоматлар барлыкка килә.
 
Симкомат дип аталучы бу җайланма абонентны ачыклап, алдан заказ бирелгән сим-картаны бирәчәк. Ул кешенең паспортын скан аша үткәрә, ә шунда ук урнаштырылган камера фотога төшереп, базада булганы белән чагыштыра.
Мондый автоматларны беренче булып МТС урнаштырачак. Хәзерге вакытта кәрәзле операторның 30 лап симкоматы бар, әмма аларның әлегә биометрик идентификациясе юк.
Әлеге идеяне шулай ук "Мегафон" һәм "Билайн" вәкилләре дә хуплаган.
 

Комментарийлар