Быел да бәрәңге, яшелчә мул уңыш белән сөендерде.

prpvolo4nik

Кызганычка каршы, соңгы елларда җирдә проволочник артуы күзәтелә. Корткыч бөҗәк бигрәк тә бәрәңгеләргә зур зыян китерә. Моның өчен нәрсә эшләргә, җирне ничек эшкәртергә кирәк?
Нәрсә соң ул проволочник? Ул — корткыч коңгыз — шыртлавыкның личинкалары. Бәрәңге, кишер һәм башка тамыразыклар үскән туфракта яши. Бөҗәкләр, шулай ук, көнбагыш, виноград һәм башка үсемлек тамырларын да үз итә. Проволочникны көзен җир казыганда, яки туфрактагы тамыразыкларны җыйганда табу уңайлырак.

Ничек көрәшергә?
Бәрәңге бакчасындагы проволочниктан котылу өчен түбәндәге агротехник чараларны кулланырга киңәш ителә:
*көздән грунтны яхшы итеп казып чыгарга һәм личинка, яки бу бөҗәкләр үзләре табылган очракта, аларны юк итәргә кирәк;
*участоктагы чүп үләннәре һәм анда үскән культура калдыкларын җыеп алыгыз;
*чәчү әйләнешен саклагыз (бәрәңгене — кәбестә, кабак, кызыл чөгендердән соң, кишерне кыяр, помидор, суган, кузаклы культуралар үскән мәйданда утыртырга кирәк);
* проволочникны “куркыта”, ягъни ул яратмый торган культуралар утыртырга онытмагыз.

Минераль матдәләр ярдәмгә килә
Минераль матдәләр куллану бәрәңгегә ияләшкән проволочниклардан тиз арада котылырга ярдәм итәчәк. Шуларның берсе — селитра (азотлы тоз). Ул туфракның әчелеген (кислотность) үзгәртә һәм проволочникның үлеменә китерә.
Игътибар! Бер квадрат метрга 25 грамм аммиак селитрасы таләп ителә.
Аны туфракның составы нинди хәлдә булганда куллану да зыян итмәс. Мондый ашлама җиргә эләгү белән “үз эшен башлый” һәм бу үзлеген салкыннар җиткәч тә югалтмый. Туфракның әчелеген киметүдә акбур яисә көл белән аралаштырылган известь белән эшкәртү дә яхшы нәтиҗә бирә. Аны, әлбәттә, көзен түтәлләрне казыганчы башкарырга кирәк. Һәр квадрат метрга берәр килограмм исәбеннән кертелә бу катнашма.
Телгә алынган бөҗәкләрдән котылуда марганцовканың да ярдәме тияр. Катнашма суга кушып эшләнә. 10 литр суга 5 грамм калий перманганаты кирәк.
Туфракта проволочник табасыз икән, участокны известьләү дә яхшы. Калий-хлор катнашмасын куллануны да яратмый бөҗәкләр. Әлеге матдәдә хлор микъдары 65 процентка кадәр җитә. Соңгысын көзен генә кулланырга киңәш ителә, чөнки, “саф” хәлендә хлор үсем­лекләргә генә түгел, кешеләр өчен дә зарарлы. Язга кадәр хлорны яңгырлар юып бетерәчәк, яки ул парга әйләнәчәк. Димәк, язын аның куркынычы да калмаячак.
Игътибар! Калий-хлор куллану нормасы бер квадрат метрга 10 граммнан артмаска тиеш.
Әлеге катнашма ашлама кертү мотлак таләп ителгән комлы һәм торфлы туфраклардагы проволочниктан котылуда нәтиҗә бирә. Кыш дәвамында тупланган калий язын бәрәңге һәм чөгендер уңышын күтәрүгә дә булышлык итәр.

Химик препаратларның өстенлеге
Бөҗәкләргә каршы химик препаратлар кулланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә онытмагыз.
Корткыч коңгызны юк итүдә “Базудин” препараты нәтиҗәле. Ул грануллы порошок хәлендә була. Гадәттә, 30 грамм матдә тутырылган бер пакет 20 квадрат метр җирне эшкәртергә җитә. Ул корткычларның эчәк системасына эләгү белән аларны параличлый һәм үлемгә китерә.

Алдавыч та яхшы тозак
Көзен проволочниктан котылуда алдавыч­лар да яхшы булыр. Моның өчен кисәкләргә туралган кишер, чөгендер, бәрәңге кирәк. Әлеге кисәкләрне нечкә генә таякларга “утыртып”, 10ар сантиметр ара калдырып, җиргә тыгып куялар. Берничә көннән әлеге алдавычларга җыелган корткычларны алып юк итәләр. Әлбәттә, мондый алым белән зур булмаган участокларда эш итү уңайлы.
Янә бер алым. Шул рәвешле, вакланган яшелчәләрне банкага салып, савытны җиргә күмәргә кирәк. Берничә көннән ул банканы алып, анда җыелган корткычларны юк итәләр. Вакланган яшелчәләрне тимерчыбыкка “утыртып” та җиргә күмәргә, аннары казып алырга була.
Сыналган тагын бер юл бар. Алдавыч сыйфатында солы, кукуруз яисә бодай куллану да эзсез калмый. Бу культураларны көздән чәчәргә кирәк. Үсеш чорында, әлбәттә, алар­ның тамыры проволочникларны үзенә җыячак. Салкыннар башланганчы бу үсентеләрне тамыры белән йолкып алалар. Билгеле, тирәнгә төшеп өлгермәгән тамырдагы корткычлар шунда ук үләчәк.

Халыкта сыналган ысуллар
Үлән төнәтмәсе. Әлеге ысулда кычыткан мөһим урын тота. Моның өчен бер чиләк суга 0,5 килограмм вакланган үлән алына. Кычыткан урынына тузганак кулланырга да мөмкин. Анысы бер чиләккә 0,2 килограмм исәбеннән әзерләнә. Әлеге төнәтмәне ике тәүлек тотарга һәм тамыразыклар үскән мәйданга сибәргә кирәк.
Үсемлек сабагыннан яки саламнан берничә урынга өем ясап, участокта калдыралар. Юешләнеп, дымлана башлаган үлән тирә-яктагы проволочникны үзенә җыячак. Көннәр салкынаер алдыннан әлеге үсенте­ләрне җыеп яндыралар.
Зур булмаган чокыр ясап, анда салам тутырыла. Аның өсте такта белән каплана. Шулай ук, көннәр суыта башлагач та саламны аның астына җыелган корткычлар белән бергә алып яндырырга кирәк.
Суган кабыгын көздән туфракка күмүне дә проволочниклар яратмый. Суган кабыгында туфракны дезинфекцияләүче һәм корткычлар­ны куркытучы фитонцидлар бар. Ул туфракны баетучы витаминнарга һәм микроэлементларга да бай. Агач көле дә әлеге корткыч­ларны куркыту сәләтенә ия. Аны яшелчә культуралары җыеп алынган мәйданга сибеп, көздән казырга кирәк.
Чи йомырка кабыгын кулланып та шыртлавыкларны юк итеп була. Аны яхшы итеп ваклыйлар һәм исен арттыру өчен көнбагыш мае кушып бутыйлар. Аннары катнашманы җиргә күмәләр. Мондый ашламада кальций, магний, фосфор һәм калий да бар.

Фото: mir-otpugivateley.ru

https://kiziltan.ru/

Комментарий язарга